«Казан халкы мәчетне үзе сорады», яки Башкалада төзеләчәк Җәмигъ мәчете кемгә кирәк?

«Казан халкы мәчетне үзе сорады», яки Башкалада төзеләчәк Җәмигъ мәчете кемгә кирәк?

«Бу мәчет безгә кирәкми!». «Балалар белән ял итә торган бердәнбер урынны юк итәләр!». «Инде сүтә дә башлаганнар...». Казанда Җәмигь мәчетенең кайда төзеләчәге турындагы хәбәрне ишеткәч, шәһәр халкы авызыннан чыккан иң беренче сүзләр бу. Хәер, инде ел башыннан бирле барган каршылыклы фикерләргә нокта куяр вакыт җитте – Татарстан башкаласында Җәмигъ мәчете «Кырлай» паркы урынында төзеләчәк. Алай гына да түгел: 20нче майда аның нигезенә беренче таш салына, ә көзгә төзелеш эшләре башланыр дип көтелә.

КҮПМЕ КЕШЕ – ШУНЫҢ КАДӘР ФИКЕР

Бу елның гыйнвар аенда Татарстан республикасы хакимияте Җәмигъ мәчете төзелергә мөмкин булган урын турында хәбәр иткән иде инде. Ул чакта иң уңайлысы дип «Ривьера» белән «Казан» гаилә үзәге арасындагы территория табылды. Бу әле рәсми хәбәр булмаса да, халык арасында шау-шу куптарырга өлгерде. Шунда ук социаль челтәрләрдә РФ Табигать министрлыгы адресына юлланган петиция пәйда булды. «Әлеге урын шәһәр халкы һәм туристлары өчен ял итү зонасы булып тора. Мондый масштабтагы мәчет халык күпләп яши торган урында булырга тиеш түгел, ул торак йортлардан ерактарак урнашырга тиеш», – дип язылган иде документта. Үз фикерләрен дәлилләп, Казансу буендагы әлеге төзелеш елганың экологиясенә тискәре йогынты ясый, Русия Су кодексы нормаларын боза, дип тә өстәгәннәр иде. Елга ярындагы мәчет төзелешенә архитектор һәм экологлар да каршы чыкты, Казансуның уң ярындагы йортларның беренче линиясендә яшәүчеләр дә кушылды.

Таякның ике башы булган кебек, халыкның да ике фикере. Озак та үтмәде, шәһәр халкының икенче яртысы мәчет төзүне яклап имза җыярга кереште. «Шәһәр мәчетләрендә халыкка актив рәвештә социаль ярдәм күрсәтелә. Мохтаҗларның меңләгән өлеше матди ярдәм һәм азык-төлек җыелмаларын да шуннан ала. Мәчет авыр вакытларда аз керемле кешеләргә зур ярдәм күрсәтеп кенә калмый, җәмгыять өчен терәк тә булып тора. Мәчетләр күптән хәйрия үзәгенә әйләнде инде», – дип аңлатты бу адымнарын петиция авторлары.

Ниһаять, халык сүзенә колак салынды: Җәмигъ мәчетен башка урында – «Кырлай» паркы территориясендә төзиячәкләр. Боз кузгалырга өлгергән дә инде: бу хәбәр ишетелгәнче үк, паркта урнашкан аттракционнарны сүтү эшләре тулы көчкә бара иде.

– Мәчет төзелеше мәсьәләсе кичә-бүген генә күтәрелмәде. «Мәчет кирәк», дигән мөрәҗәгатьләр күп булды. Халык та, дин әһелләре дә сорады. Аларның сүзләренә колак салдык, – дип белдерде матбугат очрашуында Татарстан Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров. – Шуңа күрә бу тәкъдим Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләү чараларының федераль исемлегенә керде.

Казанга бу мәчетнең кирәк булу-булмавы турындагы уйларны читтә калдырырга кирәк булыр. Өстәвенә, дәүләт казнасын бушаталар дип хафага бирелү урынсыз, чөнки яңа мәчет төзү өчен бюджет акчасы файдаланылмый. Бу эшне тулысынча «Игелек» фонды һәм битараф булмаган кешеләр маясына башкарып чыгарга ниятлиләр. Һәрхәлдә, халыкны шуңа ышандырырга тырышалар, ә ул ышанырмы – монысы билгесез.

АДЫМ САЕН МӘЧЕТ, ЛӘКИН...

Татарстан башкаласында мәчетләргә кытлык юк, һәр районга дистәдән артык мәчет туры килә. «Бизнес Онлайн» хәбәренчә, бүген Казанда 80гә якын мәчет исәпләнә. Шуның 18е – Казан үзәгендә урнашкан. Җомга намазына йөрүчеләр хисабына, җомга көнне мәчетләр күп очракта тулы була, әмма барысы да түгел. Изге Рамазан аенда тәравих намазына йөрүчеләр дә шактый. Моны исәптә тотып, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да үз фикерен белдерде:

– Җәмигъ мәчете 10 мең кешегә исәпләнгән. Бу саннан куркырга кирәкми, чөнки илебездәге иң зур мәчетләрнең күбесендәге сыйдырышлылык нәкъ шушы саннан башлана. Әйтик, Мәскәүдәгесе 10 мең кешене сыйдыра. «Чечня йөрәге» шулай ук. Махачкаладагысы 15 меңләп кешегә исәпләнгән. Анда хәзер тагын бер үзәк төзелә, анысында 50 мең кеше гыйбадәт кыла алачак. Казан – илебездәге ислам үсешенә юнәлеш бирә торган шәһәр, ул мөселман дөньясының Төньяк башкаласы дигән исемен хаклы рәвештә йөртә. Казан – Русиянең ислам дөньясына капкасы. Бәйрәм көннәрендә күпләп җыелу урыны. Мәчет – дога урыны гына түгел. Биредә рухи-әхлакый чаралар да күп уза. Мәчетнең үзәктә булуы уңайлы. Ул барыбызны да берләштерәчәк. Җомга көнне якын-тирәдәге мәчеткә барсагыз, кешеләрнең урамда намаз укыганын күрәчәксез, чөнки мәчет эчендә һәркемгә урын җитми. Һава торышы салкын, һәрвакыт җәй түгел. Намаз укучылар зур мәчеткә мохтаҗ.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да мөфти сүзләрен хуплап: «Җәмигъ мәчетләре Казанның һәр районында кирәк, җомга көнне кешеләр урамда намаз укый», – дигән фикерен җиткергән иде. Казан мәчетләре төрле. Барысы да «Кол Шәриф» мәчете кебек тауда да урнашмаган, матурлыгы белән җәлеп тә итми. «Өметлеләр» мәчетен генә алыйк. Асылда, ул – мөселманнар өчен яраклаштырылган күп фатирлы торак йортның беренче катында урнашкан кечкенә генә бина. «Туган авылым» комплексындагы мәчет – кечкенә генә агач йорт, ә «Ай нуры» – Королев урамы 2нче йортының подвал өлешендә урнашкан мәчет. Соңгысын мәчет дип белмәүчеләр дә шактый. Кечкенә булсалар да, 50ләп намаз кылучысын каршы алалар. Тик менә 100 кеше сыйдырышлы мәчетләргә төрле сәбәпләр аркасында дистәләгән кешенең генә килүе үкенечле. Ә мондый хәлләрнең булганын мәчет имамнары үзләре дә яшерми. Шул рәвешле, Казан халкына мәчет кирәкми дигән имеш-мимешләр дә тарала. «300 кеше сыйдырышлы мәчеткә 10 кеше килмәгәнне, 10 мең кешелеккә кемнәр йөрер икән?..», – дип уйланалар. Әмма таякның икенче башы бар бит!

Казанның Яңа Татар бистәсендә урнашкан «Ал» мәчетендә гыйбадәт кылу өчен бер кечкенә бүлмә бүлеп бирелгән, шулай да җомга намазына 60лап кеше җыела. «Иске Таш» һәм «Сөләйман» мәчетләре – 40лап намаз кылучыны кабул итә. Дөрес, 100дән артык кешене кабул итүче иң популяр мәчетләр дә шактый. Әйтик, «Мәрҗани»гә – 200-300, «Иман нуры»на – 100-200, «Апанай»га – 150, «Гаилә»гә һәм «Ярдәм» мәчетенең һәркайсына – 500ләп кеше җыела. Ә дөреслектә «Иман нуры» –70-80, ә «Гаилә» мәчете бары тик 300 кешегә генә исәпләнгән. Бу чагыштыруларны һәр мәчет өчен дә китереп булыр иде. Бу хакта мәчет имамнары да теләп сөйли. Ә Татарстан Диния нәзарәте: «җомга һәм гает намазларына йөрүче казанлылар саны 33000 тирәсе», – дип белдерә. Бу хакта үзләренең рәсми сайтларында да хәбәр иттеләр. Әлеге саннар каян алынып, ничек исәпләнелгәндер – бу әллә ни мөһим түгел. Әмма Казанның һәр мәчетенә йөрүчеләр санын берләштереп, зур мәчеткә мохтаҗлык бар дию ясалма ихтыяҗ тудыра түгелме?..

ИҢ ЯХШЫСЫНА – АКЧА

Күп сүз – юк сүз. Мәчет турында сүз купкач, аның эскизын күрү теләге дә тумый калмый. Парк урынында нинди бина төзеләчәген күрәсе килә бит. Тик мәчетнең нинди буласы әлегә билгеле түгел. Әмма аның республика һәм башкала архитектурасына, татар халкының милли рухына туры килергә тиешлеге бәхәссез. Бары тик шундый шарт белән 1нче апрельдән Җәмигъ мәчете эскизына халыкара бәйге игълан ителде. «Игелек» республика фонды башкарма директоры Илнур Рәхимов конкурста катнашу таләпләрен аңлатты. Хәер, алар юк та, чөнки катнашучыларга фантазия иреге бирелә.

Бәйге халыкара дәрәҗәдә узгач, Русия һәм башка ил вәкилләре дә катнашачак. Гаризаны 15нче апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин. Конкурс ике этапта узачак. Гаризалар кабул ителгәннән соң, икенче этапка 6 катнашучы үтәчәк, аларның проектлары белән танышу каралган. Шулар арасыннан иң яхшы дип табылган өчесенә акчалата бүләк тә биреләчәк.

– Беренче урынга – 2,5 млн, икенче урынга – 1 млн, өченче урынга 500 мең сум күләмдә акча каралган, – диде Илнур Рәхимов. – Конкурсның жюри әгъзалары арасында танылган архитекторлар, хакимият, фән вәкилләре һәм дин әһелләре булачак.

Камал театрының яңа бинасы проектын сайлау утырышы тәҗрибәсе мәчет проектын хуплаганда кулланылачак. Конкурс оештыручылар шулай дип ышандыра. «Бу мәчетнең кирәк булуы турында фикерне халык җиткерде. Аның эскизы да халык белән бергә расланыр. Шул исәптән, исеме дә. Мәчет бер елга гына һәм көн саен төзелә торган корылма түгел. Ул киләчәк буын өчен дә кирәк. Халык фикереннән башка төзелә, халык фикереннән башка гына исем бирелә торган урын түгел бу. Андый зур төзелешләрне ике-өч кеше йә белгечләр советы җыеп кына башкарып чыгып булмый», – дип ассызыклады Шамил Гафаров.

Җәмигъ мәчете гыйбадәт кылу урыны гына булмаячак билгеле. Ул туристларны, Татарстан башкаласына килгән кунакларны җәлеп итү объекты буларак та танылырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, мәчетнең иң матур һәм уңайлы урында урнашуы мөһим. Җитәкчеләр шундый фикердә.

– Катлаулы сәяси-икътисади вазгыять шартларында мондый зур төзелешләргә алыну дөресме? Халык авызыннан мондый шик-шөбһәләр еш ишетелә. Мәчет төзелеше дөньядагы хәлдән түгел, халык теләгеннән тора. Аны булдыру карары да халык ихтыяҗыннан чыгып кабул ителде. Ничек дөрес булмасын? Дөрес, аклана торган юл бу. Җәмигъ мәчете бездә булырга тиеш! – ди алар.

Мәчет янындагы территориядә парк урнашачак. Парк зонасы, машина кую өчен «парковка» зонасы – барысы да уйланырга тиешле. Аларның бер-берсен тулыландырып торуы да мөһим. Ә акча мәсьәләсенә килгәндә, әлегә саннар белән эш итү авыр, чөнки мәчетнең нинди булачагы да, мәйданы да – бернәрсә дә билгеле түгел. «Акча ягы һәркемне кызыксындыра инде ул. Эскизларны карагач, проект раслангач, бу турыда сүз куертып булыр, әлегә иртәрәк», – дип белдерде Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе.

«Кырлай» күңел ачу паркы да шәһәрнең тарихи битеннән сызылып ташланмаячак. Андагы аттракционнар башка урынга күчерелеп, төзекләндереләчәк. Тик ул парк кайда урнашыр һәм кайчан ачылыр – бу турыда мәгълүмат юк. Бу сорау якын арада гына хәл ителер дип көтү шулай ук урынсыз булыр.

Казанда буш торган мәчет юк анысы. Унау булсынмы, йөзме – һәркайсына йөрүче табыла. Мәчет төзү проблема түгел. Бигрәк тә «халык мохтаҗ» булганда, аның теләген тормышка ашыру хакимият өстенә йөкләнгән бурычларның берсе бит. Тик бездә мондый корылмалар күп очракта шәһәр халкы гозерен исәптә тотылып эшләнелмәде. «Казан экспо» халыкара күргәзмә үзәген генә мисалга алыйк. Нинди зур мәйданны биләгән корылма бүген кунакларны күпләп кабул итә дип мактана алмыйбыз. Буш тормасын дип, концерт һәм республика күләмендә узган ифтар һәм башка чараларны шунда үткәрә башладылар. Монысы халык арасында тагын шау-шу куптарды – анда кадәр ничек барып җитәргә ди?

Мәчет төзелешенә каршы килсә дә, халык һәр үзгәреш белән килешергә өйрәнгән, монысын да кабул итәр. Әмма «өстәгеләр» үзләренең түгел, ә «халык ихтыяҗын» кайгыртуларын онытмасыннар иде. Күп мәчетләрнең табыш алу ноктасына әйләнеп баруы күпләргә мәгълүм. «Ничә тапкыр барып, «Ирек» мәчетенә әле һаман эләгә алмадым», – дигәннәр азмыни?! Ә фото төшерәм дигәннәрдән бер сәгать өчен алты мең сум күләмендә акча сорыйлар... Туристларга күрсәтү объекты булып калмасын, кулланылышта булсын дип телик. Хәер, динле һәм иманлы җәмгыятьтә мәчетнең ишеге бары тик килгән кунакларга гына яисә кесәңне бушатсаң гына ачылыр дигән уй гомумән дә булырга тиеш түгел бит. Бәхеткә, халык уе һәм сүзе белән идарә итү мөмкин түгел әле.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии