Йолдызлардан ерак тарих юлы

Йолдызлардан ерак тарих юлы

Һәр төбәкнең чын күңелдән горурланырдай, ихтирамга лаеклы шәхесләре бар. Язмам әнә шундый фидакарь затларның берсе – галим якташыбыз Равил Габдрахман улы Фәхретдинов турында.

Холкы белән үтә дә тыйнак Равил абыйның гыйльми, әдәби эшчәнлегенә сокланырлык. Үз кулы белән язып бүләк иткән «Ташлар моңы» һәм «Тарих фәннәре докторы, археолог Равил Фәхретдинов» дигән китаплары китапханәмдәге иң кадерле ядкарьләрем.

1937нче елның 14нче мартында туган булачак галим мәктәптә укыганда ук кызыксынучанлыгы, оештыру эшләренә сәләте белән аерылып тора. Фәнгә омтылышы, хыяллары аны Казан педагогика институтының тарих һәм филология факультетына китерә. Студент елларында ул археология белән ныклап торып кызыксына башлый. Археология – катлаулы фән, кем әйтмешли, энә белән кое казый торган…

60нчы еллар ахыры, 70нче еллар башында шушы бүлектә мин дә белем алдым. Яхшы хәтерлим: 4 ел элек вузны тәмамлаган элеккеге студентлары – Равил абый турында укытучыларыбыз горурланып, яратып сөйлиләр, үрнәк итеп куялар иде.

Ул – Балтачтан. Без якташлар. Мин аларның Балтачның башында ук урнашкан өйләрен яхшы беләм. Тәрәзә йөзлекләре, кәрнизләр генә түгел, өй, чолан, капка-коймалар бизәкләп эшләнгән. Үтеп баручылар туктап, сокланып китәләр. Болар – алтын куллы әтиләре Габдрахман абыйның хезмәт җимешләре.

Институтны кызыл дипломга тәмамлаган егетнең юлы бер генә – археология. Шушы фәнгә ул бөтен гомерен бирә. Күренекле археолог А.Х. Халиков җитәкчелегендә аспирантураны тәмамлагач, бөтен көчен тарих катламнарын өйрәнүгә багышлый. Мәскәүдә – кандидатлык, 1990нчы елда докторлык диссертацияләре яклый.

«Археология ул – тарихның нигезе», – дигән гыйбарә бар. Археолог яздан кара көзгәчә салкын җил, яңгыр, эссе кояш астында, гаиләсеннән, уңайлы көнкүрешеннән аерылып, гади эш кораллары белән, бөртекләп, тарихи катламнарны ача, тарих белән күзгә-күз очраша. Равил абый да әнә шундый шартларда Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чикләрен, гыйльми хезмәткәр һәм эзләнү отряды җитәкчесе буларак, җәяүләп йөреп чыга, шул чорларга караган меңнәрчә тарихи ядкарьләрне табып өйрәнә.

Фәнни экспедицияләр Чуашстан, Самара, Түбән Новгород, Ульяновск кебек төбәкләрдә дә алып барыла. Шушы борынгы чорны чагылдырган истәлекләр «Татарстан АССРның археологик картасы» өчен төп нигез булып тора. «Татарстан һәм татар халкы тарихының атласы» дигән академик басманың авторлар коллективы җитәкчесе һәм иң күп археологик истәлекләр белән катнашучы кеше дә олуг галимебез.

Ике дистә ел дәвамында хәзерге Биектау районы җирлегендә алып барылган эзләнүләр нәтиҗәсендә Иске Казанга багышлап тарихи-этнографик музей, археологик база төзелү – киң колачлы фидакарь хезмәтенең әҗере.

Шунысына исем китә, боларның барысына да ул ничек өлгергән? Кыскартылган библиографик белешмәгә күз салсаң, 30дан артык китап (монография, дәреслекләр), 300дән артык фәнни мәкалә… Аның хезмәтләре Венгрия, Канада, Төркия кебек илләрдә дә басылган. Боларга өстәп, ул әле күпме аспирантның фәнни җитәкчесе иде, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, «Татар археологиясе» журналына нигез салучы, төзүчесе һәм баш мөхәррире дә булды.

Күп еллар дәвамында без үз тарихыбызны белмичә яшәдек. Галимнең башка авторлар белән берлектә 1985нче елда чыгарылган «Татарстан АССР тарихы» дигән дәреслеге чын-чынлап ачыш булды. Яшь буынның үзаңын үстерү, үткәнен белү, тарихи хәтерен уяту өчен бик кирәкле хезмәт иде ул.

Фәнгә кереп чумган кешенең мәдәният, әдәбият өлкәсенә караган язмалары бер караганда сәер кебек тоелыр. Әмма моң иясе Илһам Шакиров турындагы «Җырчы» дип аталган иң беренче китапны да Равил абый язды. Баксаң, аның өчен җыр дөньясы да бер дә чит түгел икән. Бер юбилейда мин үзем моңа шаһит булдым: Равил абый, кулына гармун алып, халкыбызның «Каз канаты» җырын җырлап, үзәкләрне өзде. Бу сәләте мәктәп елларыннан ук килә икән. Ифрат Хисамов җитәкләгән тынлы оркестрда да уйный ул, Балтач хоры составында 1957нче елда Мәскәүдә үткән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында да катнаша.

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Республикабызның фән-техника өлкәсендәге дәүләт бүләге иясе, Һади Атласи исемендәге бүләкнең иң беренче лауреаты, язучы һәм галим Равил Фәхретдинов 90нчы елларда җөмһүриятебезнең бәйсезлеге өчен янып йөрүчеләрнең алгы сафында булды.

Язмамнан читкәрәк китеп булса да әйтим, ул вакытта түрәләр арасында «галимлек» күренеше бик популярлашып киткән иде. Район башлыклары, оешма җитәкчеләренең исем-фамилияләренә фән кандидаты, фән докторы дигән мәртәбәләр ялгау модасы барлыкка килде. Кай арада фән белән кызыксынганнар да, кай арада диссертацияләрен язып өлгерткәннәр, диярсең. Моңа чын галимнәр ничек түзде икән? Дөрес, үзләренең фәнни хезмәтләрен урлап бастырган түрәләрне фаш итеп, матбугатта чыгучылар да булды. Әле бит фән тирәсендә чуалып та, ачышлар ясый алмаучылары да бар, алар турында ни әйтәсең? Әнә шундый вак җанлы бәндәләр Равил абыйга да киртәләр куеп, аңа докторлык диссертациясен яклатмас өчен астыртын эш алып баралар, ләкин максатларына гына ирешә алмыйлар.

Тик шулай да 70 яшьлек юбилее алдыннан абруйлы галимгә мәңге гафу итә алмастай пычрак ягыла. Аны «кара археолог» исемлегенә кертеп, матбугатта аның турында гайбәт тараталар.

Нечкә күңелле, гомере буе дөреслек өчен көрәшкән галимнең сәламәтлеген бу хәлләр какшатмый калмагандыр, билгеле. 2014нче елның март башында, үзе дөньяга килгән айда аның йөрәге тибүдән туктый. Исән булса, быелның 14нче мартында аңа 80 яшь тулыр иде. Шөкер, эшен дәвам иттерергә шәкертләре, улы – шулай ук галим Раил Фәхретдинов бар. Бәлки, оныклары да бабалары эзеннән китәр. Горурланырлык кеше бит аларның бабалары! 2000нче елда Норвегиядә язучыларның Халыкара конгрессы үткән иде. Анда Татарстанның ПЭН үзәге инглиз теленә ике китабыбызны тәрҗемә итеп алып барды. Аның берсе Тукайның «Шүрәле»се булса, икенчесе – Равил Фәхретдиновның «Татар тарихы» монографиясе.

Равил абый гаиләсендә бик бәхетле кеше иде. Җәмәгате Әлфия апа, җаваплы эштә эшләсә дә, Равил абыйга игътибарын да, кайгыртуын да тиешенчә күрсәтеп яшәде.

…Менә әле Балтач мәчетендә Равил абыйны искә алу мәҗлесендә утырабыз. Табын тирәли уллары, киленнәре, оныклар, туганнар, дуслар, күршеләр – Әлфия апа безне уртак табынга җыйды.

Эше никадәр күп булса да, Равил абый туган ягы Балтачны онытмады, якташларының уңышларына сөенеп яшәде. 1994нче елда шушы мәчет ачылгач, «Кичке азан» исемле мәкалә дә бастырып чыгарган иде.

Шактый еллар Сасна Пүчинкәсе зиратында Тукайның әнисе кайсы урынга күмелгәнлеге турында бәхәсләр барды. Бибимәмдүдә абыстайның каберен ачыклау, аңа таш куйдыруны оештыру кебек саваплы гамәлләр кылды Равил абый.

«Кеше китә, җыры кала», – дибез. Үз милләтенә, халкына гомер буе хезмәт иткән, тарихыбызны ача, яза һәм чит илләрдә дә таныта алган галимебезнең исеме мәңгеләштерүгә лаек. Көннән-көн зурая баручы Казаныбызның бер урамына Равил Фәхретдинов исемен бирсәк, бу бик дөрес гамәл булыр иде.

Илсөя ҺАДИЕВА,

Балтач районы, Кариле авылы

Рәсемдә: Сулдан: Әлфия һәм Равил Фәхретдиновлар, Илсөя Һадиева

 

Комментарии