Синең гомерең моңлы бер җыр иде

Без 1960нчы елда Мамадыш районы, Түбән Ушмы мәктәбенең 10нчы сыйныфын 14 укучы тәмамладык. 10 кыз һәм 4 малай идек. Шәфыйков Димехәмәт, Галиев Ринат һәм мин аерылмас дуслар булдык. Өчебез бергә бер партада утырдык. Арабызда иң акыллысы, иң тырышы Димехәмәт иде.

Бөек Ватан сугышы башланып, биш ай узгач, Димехәмәт туа. Бу вакытта әтисе Сәйфетдин абый сугышка алынган була. Бер елдан соң әти кеше һәлак була. Колхоздагы авыр эш, ачлы-туклы, кайгы-хәсрәтле тормыш эзсез калмый, Димехәмәткә 11 яшь тулгач, әниләре Гөлсем апа авырып үлеп китә. Тормышны алып бару өлкән абыйсы 18 яшьлек Гыйльметдингә кала. Туганнары белән киңәшләшкәч, әле яшь булса да, Гыйльметдин абый өйләнергә карар кыла. Әмма бу авыр тормышка килен булып кем генә килер икән, дисәләр дә, Үрнәк авылыннан батыр йөрәкле, тырыш, булдыклы Зәйтүнә апа Гыйльметдин абыйга кияүгә чыгарга риза була.

Тормышлары әкренләп җайга салына. Зәйтүнә апаның оста тегүе, иренең ике ятим энесен үз баласыдай кабул итүе тормышларына зур ярдәм була. Зәйтүнә апа Димехәмәткә бик килешле итеп киемнәр, хәтта костюмга хәтле тегеп кидертә. Җиңгәсенә ул чиксез рәхмәтле иде.

Сабакташым Димехәмәт бик моңлы, матур итеп җырлый иде. Бигрәк тә Ә.Даутовның «Әниемә хат» дигән җырын үзәкләргә үтәрлек итеп башкара иде. Күп тапкыр Мамадыш районында җырлар конкурсында җиңеп, район данын яклап, Казан шәһәре сәхнәләрендә җырлады. Телевизордан аның чыгышларын еш күрсәтәләр иде.

Бер матур җәйнең киче истә калган. Димехәмәт белән клубтан кайтып киләбез. Мин гармунда уйныйм, ә ул җырлый, төнге авыл өстенә моң агыла. Шунда сугыш ветераны Мәгъсүмов Низаметдин абыйлар өенә килеп җиткәч, Низаметдин абый йокыдан уянып, таягына таянып безнең янга чыкты. «И егетләр, сезнең җырлавыгыз мине әсир итте, җырлагыз әле, яшь вакытлар искә төшә», – диде. Дустым тагын җыр сузды. Аннан соң Низаметдин абый миннән гармунны алып, үзе дә уйнап җибәрде, чөнки ул үзе дә оста гармунчы иде. Шулай итеп авыл уртасында төнлә белән өчебез концерт куйдык. Йокыга талган абый-апалар безгә ачуланмагандыр дип уйлыйм.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Димехәмәт Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керде, агроном белгечлеге алып чыкты. Институтны тәмамлагач, аны Казахстанга эшкә җибәрделәр һәм шуннан армия сафларына хезмәткә алдылар. Аннан кайткач, Кукмара районы Янил авыл хуҗалыгы һөнәр училищесында агрономия фәнен укытты, шул ук вакытта агроном булып та эшләде.

1967нче елда Димехәмәтне Казанга Авыл хуҗалыгы министрлыгының фәнни-тикшеренү институтына эшкә чакырдылар. Бу институтта ул галим-агроном булып озак еллар эшләде һәм шуннан пенсиягә дә чыкты. Селекция өлкәсендә, бигрәк тә бәрәңгенең чыдам, зур уңыш бирә торган яңа сортларын чыгару, аларны сынау өстендә эшли. Галим-агроном буларак, фәнни темага докладлар белән чыгышлар ясый. Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелгән күп санлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелү – аның хезмәтен олы бәяләү билгесе. Димехәмәт хатыны Зөлфирә белән ике кыз үстерәләр.

Озакка сузылган авырулардан сыйныфташым Шәфыйков Димехәмәт Сәйфетдин улы 72 яшендә Казан шәһәрендә вафат булды. Ул авылдашларының, сабакташларының, хезмәттәшләренең күңелендә моңлы җырчы, эчкерсез саф күңелле кеше, фидакарь хезмәт иясе булып сакланыр.

Фатыйх МӨХӘММӘТШИН,

хезмәт ветераны.

Мамадыш шәһәре

Комментарии