- 10.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Хәзер акча кирәк булса, кемнән алыйм икән дип аптырап торасы юк. Кая гына керсәң дә, «мә, ал», дип кенә торалар. Бер уйлаганда бик җайлы инде ул. Кирәк әйбереңне аласың да, әзләп-әзләп түлисең. Ташламалы кредитлар да күп.
Тик ташламалы кредит дигәне дә алдавыч кына нәмәрсә инде . Аңа алданып күпме кеше тозакка эләккәнен сизми дә кала.
Каникул вакытында башкалабыздан 800 бала Ленинградта экскурсиядә булып кайтты. Оныгым укыган мәктәптән 30 бала китте. Биш көнлек экскурсиянең бәясе теш сындырырлык кыйбат булмаса да, кызым кулланучылар кредитыннан файдаланырга булды. Аны үзе еш йөри торган кибеттән биргәннәр иде. Өч ай процентсыз түли торган бурыч турында ишеткәнегез дә бардыр – шул иде ул.
Бер куллана башлагач, ай саен 100 сум акча түләргә кирәклеге дә куркытмады. Дөнья булгач, акчаның кирәге гел чыгып тора. Сиңа ышанып бурычка бирүче туганың, дустың булса, аны да нәрсә белән булса да бәхилләтергә туры килә.
Акча алган көнне үк кызыма телефоннан шалтыратып, ышанычлы кулланучы буларак тагын бурычка 500 мең сум акча алырга мөмкин булуы турында хәбәр иттеләр. Хезмәт хакың турында документлар да, поручительләр дә (үзебезчә ничек әйтергә белмим) кирәк түгел. Кызым кош откан кебек сөенеп йөри. Планнар да зурдан. Кирәк әйберләр күп. Правага укып йөргән иде, машина да аласы килә. Күп балалы ана булгач, җир кишәрлеге дә булырга тора, шул акчага кирпечтән йорт та салып куйды. Ташламалы ипотекага алган фатирыбыз бурычын тагын 25 ел түлисе бары да исеннән чыкты.
Кызым бик төпле, уйлап эшли торган минем. Ул да шулай һавадагы торнага алданып, сарайлар күз алдына китерә башлагач, шикләнеп куйдым. Кызган баштан кредит алып кайта бит, дип котым очты.
Ярык тагарак алдында калучылар турында көн саен сөйләп торалар бит, югыйсә. Алдаучылар малыңны, акчаңны тартып алуның нинди генә юлларын уйлап тапмыйлар. Акыллы гына кешеләр дә тәмле телгә, буш вәгъдәләргә алданып, үз куллары белән кара көнгә, йә нинди дә булса максатны тотып җыйган акчаларын бер дә белмәгән кешегә тоттырып чыгаралар. Ә инде бер кулың белән биргәнне, ул каракларны тотсалар да, кире кайтарырмын, димә. Кулдан ычкынган кошны тотып булмаган кебек, «үз кулың белән биргән малны кайтарыйм», дип суд юлларын таптасаң да, ай-һай, сәламәтлегең җитәрме дә, кулыңа кабат керерме икән?
Ә монда – кулга керәм дип тора. «Мә, ал, бирәбез», – диләр.
Андый «ал, бирәм», дип торган кәгазьләр, пластик карточкаларны, конверт эченә тыгып, почта тартмасына да күп салдылар. Берара үткеррәк караклар ул карточкаларны почта тартмаларыннан җыеп, банктан акча алып та йөрделәр әле. Ә түләргә – җибәргән кешеләрдән таләп иттеләр. Ул чагында күпме кеше суд юлын таптады. Ушлы кешегә нишләп эшләп торырга ди? Башыңны бераз гына эшләтәсе – акча үзе кулга керәм дип тора.
Безгә дә күп килде андый кәгазьләр.
Кызымның бик авыр чаклары иде. Яшь бала белән утыра, иренең дә даими акчасы юк. Торыр урын да кысан. Шул чагында хат килде бит. Бер чибәр ханым тормышын тамырдан үзгәртергә вәгъдә иткән. Моның өчен аңа үзе җибәргән адрес белән «булыш» дигән сүз генә язып җибәрәсе…
Андый вәгъдәләрне Мәскәү газеталары укыган кешеләр хәтерлидер, һәр сан саен диярлек тулы бер куш бит бирәләр иде.
Кызым шулай эшләде дә.
Шуннан соң китте… Китте хатлар, китте вәгъдәләр. Әле без машина, әле зур суммада акча отканбыз. Ул откан акчаларны торган саен арттыралар. Отышлы лотерея билетына хәтле алабыз. Моның өчен алар җибәргән каталог буенча акча күчерәсе…
Бик үк алдамаганнар да икән үзе. Кемнәрдер шул уенга катнашып, алар җибәргән каталогтагы әйберләргә акча күчерә-күчерә торгач, җибәргәннәр машина. Уенчыкны… Шуннан соң, «алдадылар», дип кара инде. Машина алгансың бит…
Ул җибәргән хатларның төгәл адресы да юк иде, Мәскәү шәһәрендәге почта тартмасы номеры гына. Ә акчаңны күчерергә тиешле исәп-хисап номеры аермачык язылган.
Машина ачкычына хәтле конвертка тыгып җибәрделәр. Исем-фамилиямне, адресымны каян белгәннәрдер. Машинаны алыр өчен үзләре җибәргән каталогтан күпмедер суммада әйбергә акча күчерәсе һәм шул кәгазь белән килгән конвертка гына тыгып җибәрәсе…
Кечкенә кызымның да бик беркатлы чагы. «Әни, фәлән мең кеше арасыннан сине сайлап алдык, дигәннәр бит, акчаңны күчер дә машиналы булырбыз», – ди. «Юк инде, кызым, бер белмәгән кешегә нишләп машина тоттырсыннар, кешене җүләрсетә генә бит алар», – дим. Ә үзем кызык хат язам. «Миңа тиешле машинаның ярты акчасын гына җибәрегез, яртысы шул каталогтагы әйберләрегез өчен булыр», – дим. Җавап итеп, машина акчасы урынына ике машина алырлык отыш чыкты, дигән кәгазь җибәрделәр…
Ике еллап айга икешәр тапкыр отыш билетлары җибәрә торгач, туктадылар. Шулай да вакыт-вакыт почта тартмасыннан әҗәт алыр өчен кул куясы гына калган килешү кәгазьләре килеп тора әле. Кайчагында куркып та куям, минем исемнән акча ала күрмәсеннәр, дип. Аннан, «мин алмадым», дип суд юлында йөрер өчен күпме акча түгәсе… Бер дә шикләнмим, аңа да башлары җитәр… Алла сакласын инде…
Бер дустымның бер җирдә дә озаклап эшли алмаган, тик матур яшәргә кызыгучы кызы кредит алырга өйрәнеп китте. Баштарак вакытында түләп барды баруын. Артык зур сумма булмагач, ярый иде әле. «Русский стандарт» банкы моңа да 500 меңлек кредит алырга рөхсәт биргән. Әнисе шунда ук банкка шалтыратып түли алмасын да әйткән, югыйсә. Барыбер тыңламаганнар. Менә хәзер кредиторлар өенә шылтыратып теңкәсенә тия, куркыталар. «Фатирыгызны сатып түләгез, югыйсә куабыз», – дип яныйлар. Икенче танышым фатирын залогка салып, банктан кредит алгач, шәһәр үзәгендәге бик шәп өч бүлмәле фатирыннан колак каккан иде инде. Судлар да ярдәм итмәде. Ярый аларның бүтән урында йортлары бар иде. Ә бу танышларымның шул торган фатирыннан башка берниләре дә юк. Шул җилбәзәк кызларының баласын үстерәләр, җитмәсә. Ә кызлары баласын бар дип тә белми, кредит түләүдән дә качып йөри, түләргә исәбендә дә юк. «Андый кредитны берәү дә түләми, берни дә эшләтә алмыйлар», – ди. Өйгә дә кайтмый. Ул акчаларны кая куйганын да белмиләр, алган әйбере дә юк. Ә кызы пенсиядәге әти-әнисе түләр әле дип өмет итә…
Тагын бер танышларымны берничә ел элек уллары шулай өч бүлмәле фатирыннан колак кактырган иде. Улын төрмәгә утыртуларыннан куркып, фатирын сатып түләде. Ярый әнисенә эшләгән җиреннән тулай торак бирделәр. Беркайда да эшләмәгән наркоман улы белән картайган көнендә шунда яши. Менә сайла инде кайсысы яхшы булырын. «Төрмәгә утырса, яхшырак булыр иде», – дип үкенә хәзер. Аңа карап барыбер акыл кермәде.
Шуңа бу танышларымның җилбәзәк кызларының бурычын түләргә исәпләрендә дә юк.
Сүзем шул безгә банктан бурычка акча алу турында иде бит инде… Алмаган акчаны ничек туздырырга хыялланып утырган кызымны тозлап-борычлап сүгеп ташладым. Алуы бик рәхәт тә, түләве авыр. Әле ташламалы льгота белән алган фатирга биргән 7 процентлы кредитны да картайганчы икеләтә-өчләтә итеп түлисе. Башка чара булмагач, анысы ярый, урамда яшәп булмый. Ә бүтәннәрен әкренләп булдырсаң да була, арттан куучы юк… Балалар кечкенә чакта расходлары алай ук зур түгел әле, үскән саен, аларның да ихтыяҗы зурая, укытасы, киендерәсе, кияүгә бирәсе, аларга да торак алырга булышасы һәм башкалары бар.
Андый танышларым күп инде. Бер күршемнең улы да шулай бурычка акча алырга җыенгач, әнисе банкка барып бирмәскә кушкан иде. Тыңламыйлар бит, бирделәр. Әнисе дә шул бала борчуыннан үлеп китте. Ярый соңыннан апасы фатирдагы өлешен сатып алган итеп документлаштырып, әҗәтен банкка түләде. Шулай итеп егетебез урамда калды. Апасын да гаепләп булмый, югары белемле , әйбәт һөнәре булып та эшләргә яратмаган утыз яшьтәге туганының җилгә очырган бурычларын хатын-кыз башы белән үз исәбеннән түләп йөрмәс бит инде. Андый кешенең сабак алып, тәртипле яши башлавына да өмет юк – игелек итсәң, явызлык белән кайтара торган туганың булса, аңардан котылырмын димә.
Интернеттан банк системасындагы кредитлар турында мәгълүматларны укып карагач, әҗәткә алучыларның 10 процентының бөтенләй түләмәвен белдем. Шулай булгач, зур процентлар белән кредитны бирү тиз генә тукталмас әле. 90 процент табыш белән чагыштырганда, 10 процент нәрсә ул? Ә шул 10 процентны түләмәүчеләрнең күпме ата-анасын, күпме туганын тинтерәтеп, куркытып, теңкәсенә тияләр. Кредит биргәндә нигә аларның ризалыгын сорамаганнар?
Анысына гына түзәр дә идең, бурычыңны алуны коллекторларга йөклиләр. Ә алар ярамаган ысуллардан да тартынып тормый. Бер туганымны үтерүгә хәтле янадылар. Аптырагач, полициягә гариза язды. Хәзер ул коллекторлар төрмәдә утыра.
Туганым бер дә начар егет түгел үзе. Тик алдын-артын уйламыйча, һавадагы торнага алданып, банкка әҗәткә керде дә, торнасы очып китеп, ярык тагарак тотып калды… Ә әҗәтен вакытында түләп бетерә алмады… Түләргә дә каршы түгел, качып та йөрми үзе, рәте генә юк.
Ризалык дигәннән… Үзем дә, заманында авызымны ачып йөрсәм, урамда кала идем әле. Яшәгән фатирыңны залогка салып, бурычка акча алып була башлаган чорлар иде. Икенче туганым зур йорт салырга җыенып, миннән кредит алырга ризалыгымны сорады. «Әйдә, бергә йорт салабыз, акча сорамыйм, риза гына бул, бөтенебез бергә яшәрбез», – диде. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, күп сүзгә җитмичә, «булмый» дип кырт кистем. Бик озак үпкәләп тә йөрде әле. «Алыгыз, мин бит каршы килмим, тик сезнең белән генә яшәмим», – дидем. «Фатирыңны залогка сат», – дип, туп-туры әйтә алмады алуын. Риза булсам, ул бурычын түли алмас, йортын салса да, минеке булмас иде, ә мин бернәрсәсез каласы һәм туганым белән дошманлашасы кеше идем. Ә туганым бүтәнчә бурыч алып, бик кыен хәлдә калды. Фатирын булдырды булдыруын. «Шуны сатып түлә», – дип интектерделәр.
«Тиз акчалар» («Быстрые деньги») дип язылган белдерүләрне белмәгән кеше юктыр. Көненә 2шәр процент түләү шарты белән бирелсә дә, бик нык ашыкканда, зур суммада булмаган ул акчаларны алып өч-дүрт көн эчендә түләгәндә бернинди дә зыян юк инде анысы. Тик ул акчаларны күбесе эчәргә, баш төзәтергә ала. Бер танышыбыз вакытында түләргә онытып, ун мең урынына егерме мең сум да түләде әле. Хатыны якында урнашканнарына кереп, бирдермәскә дә тырышып карады. Тыңламыйлар бит, бирәләр үзенә. Һаман да артыграк эчеп башын төзәтергә кирәк булганда, акчасы беткәч, шунда бара…
Хәзерге заманда бер бурычсыз да яшәп булмый. Тик ул бурычны түләүне алган кешенең үзеннән булмыйча, туганнарыннан таләп итеп, аларны интектерүләрен, карый торган телевизорын, эшли торган суыткычын, ятып йоклаган караватын күтәреп чыгып китүләрен, фатирын сатып түләтергә тырышуларын гына аңламыйм. Закон буенча бердәнбер яшәү урынын, көнкүреш кирәк-яракларын тартып алырга диелмәгән. Акчаңны биргәнсең икән, аның балигъ булмаган баласыннан да, пенсиясен көчкә тартып-сузып яшәгән ата-анасыннан да түгел, алган кешенең үзеннән сорарга кирәк. Качып йөри икән, полиция аша таптырсын. Тапкач, соңгы фатирын тартып алмасын, клиентын башка юл белән, әйтик, мәҗбүри эшләтеп түләтсен, һич булмаса, утырып чыксын. Бүтән алмаска акыл булыр. Ә инде алай итәсе килми икән, адым саен белдерү элеп, һәрбер фатирның почта тартмасына хат салып, кибеттә товар алган саен кредит картасы биреп, «акча бирәм – алыгыз» дип кеше котыртып йөрмәсен.
Һәм иң яхшысы – бурычка алучы әҗәтен түли алырлык акча эшлиме-юкмы, бер урында ничә ел эшләгән һәм аена күпме хезмәт хакы алган, әҗәтен түли алырлыкмы-түгелме, банк шуңа ныграк игътибар итсен. Бүтән банкларда бурычы бармы-юкмы – хәзерге техника белән анысын белүе дә кыен түгел. Ышанып әйтәм, һәр яктан да югалтулар күпкә кимеячәк. Ул чагында да бушка ашарга тырышучы кешеләр яисә теләсә нинди сәбәпләр белән түли алмаучылар булачак әле. Зур табыш алганда югалтуларсыз булмый инде. Кибеттә дә товарга ихтыяҗ кимегәндә бәясен төшерәләр яки бөтенләй гамәлдән чыгаралар. Шундый кыйбатлы телефонны, кызым гарантия срогы беткәч, ел ахырында бер сумга да алып кайткан иде әле. Әз генә акча түләп ремонтлаттык та бик озак файдасын күрдек аның. Бу очракта акчаны түгел, түли алмаган клиентларны күздә тотып әйтүем.
Ә болай – бурычка алган кешегә дә, биргән кешегә дә Алла ярдәм һәм сабырлык насыйп итсен.
Сәмига СӘҮБАНОВА.

Комментарии