«Биш»ле не куйды, ә аннары…

«Биш»ле не куйды, ә аннары…

Сүзгә колак ята бит ул, җәмәгать! Мин дә ирексездән чит кешеләрнең кызып-кызып сөйләшүен тыңлап торучыга әйләндем дә куйдым. Темасы бик кызыклы иде шул, Ходай гафу итсен!

Казан шәһәрендә йөрүче “кызыл автобус”ларның – 22нче санлысы. Арып-талып университеттан кайтырга чыктым. Барасы әле озак… Кемдер алдан төртә, кемдер арттан, утырып кайту турында сүз дә юк, басарга урын булса, рәхмәт.

Читтән торып укучыны эштә елга икешәр кат киткән өчен өнәп бетермиләр. Укуда, юньләп укырга вакыты булмаганга, яратмыйлар, дисәләр дә, укырга читтән торып кына кердем. Ел әйләнәсе көн-төн укып, чабата туздырып йөрүнең ни файдасы бар?! Биш ел буе башыңны бәреп укыдың ни дә, читтән торып укыдың ни, бар кешегә дә “хөрмәт” бертөсле… Шунысы бар инде: хәзер менә ярты ел укырга тиешлене бер айда “манчып”, сессияне ябып кайтасы бар. Ардыра… Көн дә , көн дә зачет.

Әнә шулай алҗып кергән идем автобуска. Автобус тавышына эреп барган мәлдә, артымдагы кызларның сөйләшүе колакка керә башлады. Ике кызы. Башта вата-җимерә русча сукаладылар, аннары русчалы-татарчалы “текә сөйләм”гә күчте болар… Сөйләшүләре кызык, йотылып тыңлый торган. – Туйдырды инде ул. Үзен кем дип беләдер инде. Вечно ей бобла надо… – диде берсе.

Сүзләре зачет куймый интектерүче укытучы турында иде булса кирәк. Исем-фамилияләре белән бер дә курыкмый сөйләшә болар. Кызларның берсе – калын тавышлысы, бик “фәнни тел”дә, цензурага сыймаучы сүзләр куша-куша, зачет процессы турында сөйләп китте. “Матур” сүзләрен язып, газета битен пычратасы килми, йомшартам бераз.

– Чистый гарык инде бу Фәния Маликовнадан (Р.С. – исеме үзгәртелде). Узган ел имтиханда суыткыч алдыртуы җитмәгән, быел: “Микроволновкам ватылды”, – дип утыра. Рәхәт инде бу укытучыларга, кемгә суыткыч, кемгә акча кирәк…

Сүзгә икенчесе – нечкә тавышлысы кушылды:

– Син че, анысы “фигня”аның. Теге юлы, помнишь “историк” Юльканы нишләтте?!

Тынлык урнашты, аннан кыз сүзне дәвам итте:

– “Биш”ле не то куйды, ә аннары Юлька аборт ясатты. Әйе-әйе, ул миңа үзе елап сөйләде моны.

Кызыксынып кына тыңлый башлаган әңгәмәдән чәчем үрә торырдай булды. Кайсы уку йортында икән бу хәл, дип гаҗәпләндем. Безнең КДУда, мәсәлән, минем әле биш ел укып, хәтта бирү белән дә очрашканым юк, Аллага шөкер. Ә монда, Алла сакласын, коточкыч хәл бит бу…

Югары белем алудан ни файда булыр икән киләчәктә Юля кебекләргә?! Гаҗәпләнәм, хәзер генә микән бу хәлләр, әллә элек тә шулай булдымы?! Укырга керергә дә, укырга да акча кирәк икән. Ә акчасы булмаганнардан әнә тагын әллә нинди юлларны табалар. Тик үз сәламәтлегең бәрабәренә алынган “биш”леләр белән тулы дипломның ни файдасы булыр соң?! Дипломдамыни хикмәт, акыл һәм белем кирәк. Акылың булмаса, башың эшләмәсә, егерме кызыл дипломың тезелеп ятсын шунда, мәгънә юк…

Әңгәмәгә әйләнеп кайтыйк. Тагын да гаҗәпләндергәне калын тавышлы кызның реакциясе булды. Ул, әлеге дә баягы, Юляны тамчы да жәлләмәде бугай:

– Ну син бөтенләй аптырагансың икән, беренче тапкыр түгел ич инде, а то белми инде ул абортның ни икәнен!

– Ну да, уж, а Коля у нас тоже хитрый, да, ведь? – дип дәвам итте нечкә тавыш.

– Әлбәттә, аның автосы бар бит, преподларны өйләренә кайтарып куя да зачетларны автомат белән ала. Папашасы да бай бит, акча жәлләми.

Ирексездән башка уй килде, бу Коляның “папаша”сы улының белемле булуы өчен жәлләми микән соң акчаны, әллә диплом алдыру өчен тырышамы?!

– Ой, матурым, минем тукталыш. Мин бүген Аделькага кайтам ич, у Марселя ночую, – дип кызларның берсе Гадел Кутуй урамы тукталышында төшеп калды.

Бик теләсәм дә, кызларның йөзен белми калдым, автобус шыгрым тулы иде, борылсам да, күрмәдем. Әле берсе төшеп калмаган булса, кайтып җиткәнче тагын нинди галәмәт хәлләр ишеткән булыр идем, анысы билгесез…

Юк, мин гайбәтче түгел, мин гыйбрәт сөйләүче генә. Һәм бу язма белән бөтен студентлар да шундый юллар белән укый дигән фикер дә тудырасым килми, ләкин андыйлар да бар икән шул. Гаеп кемдә?! Туя белмәс профессорлардамы, әллә үзләрендәме. Әллә тагын заманасы шул дип, тагын аны гаепләп калдырыйкмы?! Әйе, җиңел шул ул “заманасы шул”, – дип җаваптан качу. Үзебез гаепле, гаделсезлеккә юлны үзебез куябыз. Чынлыкта, яхшы укыган, тәртипле укучыдан бер укытучы да акча да, бүләк тә сорамый. Укытучы, гомумән, беркемнән берни сорамый (ачыктан-ачык сораучылары сирәк), без бит аларга үзебез тәкъдим итәбез. Тиз арада проблемадан котылу җаен эзлибез. Укытучыларны, табибларны, ДАИ хезмәткәрләрен – барысын да үзебез шулай тәрбияләдек.

Рәфилә САЛИХОВА

  “Биш”ле не куйды, ә аннары..., 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии