Сәйдә абыстай дәресләре кирәк

Татарча телеканалда әнә шундый исемдәге тапшыру ачарга кирәк дип уйлыйм. Хәзер заман кешесе шулкадәр мәрхәмәтсезләнде. Минемчә, моның сәбәбе тәрбия җитмәүдә. Аннары күп кешенең тамагы туйды. Ачның хәлен тук белми, дигән әйтем бар. Кайчак балаларның ипине туп итеп тибеп уйнауларын сөйлиләр. Бу баладан нинди мәрхәмәт көтәсең инде аннары? Бу тәрбиясезлеккә олылар гаепле. Без бала чакта тәрбия бар иде. Баланы ата-ана гына түгел, әби-бабай да тәрбияләде. Менә монысы иң зур тәрбия иде. Без кечкенә чакта ашаганда аяк селкеп утырсаң, ашаганыңны шайтан ашый, диләр иде. Майны күп ашасаң – күзең начар күрә баллыны ашасаң – тешең сызлый, көйгән ипи ашасаң, төнлә йөргәндә курыкмассың, дип үстерделәр. Аштан соң тәлинкәне ялап алсаң, бәхет ярмасын ашыйсың, диделәр. Бу инде ризыкның никадәр кадерле булуын аңларга өйрәтә. Ипинең кадерен белгән бала мәрхәмәтсез булмый. Мондый балалар бүген дә бар.

Беркөнне биш литрлы савыт белән су алып кайта идем, мәктәптән ике бала кайтып бара. Алар, бабай, суыңны күтәреп кайтыйк, дип, кулдан савытымны алып, өйгә кадәр озатып куйдылар. Рәхмәт аларга. Менә шундый ярдәмчел балалар тәрбияли алсак, киләчәгебез ышанычлы булачак. Аларны тәрбияләүдә телевидение дә ярдәм итә ала. Минем тәкъдим: шундый канал ачыйк. Сәйдә абыстай янына бүтән дин әһелләрен, халкыбызның абруйлы кешеләрен, галимнәрне чакырсыннар. Аны алып баруны Илдар Кыямовка тапшырырга тәкъдим итәм.

Минем шушы тәкъдимемне ТНВның хуҗасы, депутатыбыз булган Әминов Илшат Юныс улына тапшыруыгызны сорыйм.

Фәнүз ГАРИФУЛЛИН,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии