Иң тәмле бал

Иң тәмле бал

Урамның икенче ягында, йортыбыз каршында Харис абый белән аның әнисе Мәйсәрә апа яшәделәр. Бу йорт аларның төп йортлары түгел иде. Харис абыйның әтисе армиягә алынып, өч айдан үлгән хәбәре килә. Алар яшәгән йорт бик тузган булганга, колхоз аларга шушы йортны бирә. Бу йорт заманында матур, нык итеп төзелгән булган. Төп хуҗасы күп балалы, эшчән, уңган кеше иде, диләр. Мин ул кешене күрмәдем. Аларның 20 сутый бакчаларының яртысына шомырт, алмагач, чия агачлары утыртылган иде. Колхозлашу башлангач, бу абзыйның да терлекләрен, эш коралларын һәм умарталарын колхозга алалар. Ә теге абзый беркемгә берни дә сиздермичә, гаиләсен алып, авылдан чыгып китә. Кая киткәнен авыл халкы беркайчан белмәде. Шактый еллар йорты, бакчалары шулай матур килеш сакланды. Сугыш башлангач, каралты-кураларны сүтеп, колхоз йортларына утын итеп ягалар. Матур йорт та капка-коймасыз утырып кала.

Бер елны аларның бакчасына колхоз умарталарын алып килеп куйдылар. Әйләнә-тирәсен рәшәткә белән чорнап алдылар. Кыш көне умарталарны саклау өчен землянка казыдылар. Умарталарны Шиһапов Гатаулла абый карады. Җәй көне бал кортлары җыйган балны Гатаулла абый аерта да, колхоз амбарларына илтеп тапшыра. Амбар белән умарталык арасы 250-300 метр. Олылар бар да колхоз эшендә. 25-30 литрлы бал бидоннарын амбарга кадәр илтергә кирәк. Урамда без – «балчык» малайлардан башка кеше юк. «Бал ашатам», – дип, Гатаулла абый безне чакыра. Безнең ишебез күп, бал ашатам, дигәч, ризалашабыз. Гатаулла абый бал кашыгына 3-4 тамчы бал ала да, һәрберебезнең авызына салып чыга. Бал бик тәмле. Ул: «Әйдәгез, башта балны амбарга илтегез. Аннары мин сезгә тагын ашатырмын», – дип, безне колхоз амбарларына таба алып китте. Бидоннар авыр, бармакларны батырып керә. Аз гына барабыз да, туктыйбыз. Шул арада бармакларыбызны балга тыгып суырабыз. Гатаулла абый ашыктыра. Ниһаять, амбарга килеп җитеп, бидоннарны үлчәүгә куйдык та, Гатаулла абыйның бал ашатканын көтеп тора башладык. Ул исә вәгъдәсен үтәргә уйламый да. Шунда бездән аз гына олырак Фәргать дигән дустыбыз (урыны оҗмахта булсын) балга йодрыгын тыкты да, амбар артына таба йөгерде. Аннан күреп, без дә шулай иттек. Менә шул балның тәме әле дә онытылмый. Мин аны гел «иң тәмле бал», дип, бал белән чәй эчкән саен искә төшерәм.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии