Миңлебай авылы тарихы

Мине борынгы авылларның берсе булган Миңлебай авылы (Әлмәт районы) тарихы кызыксындыра. Тукай әйтмешли, гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем… Ә мин хәтта анда тормадым да. Анда минем бабам Даут яшәгән. Миңлебайның, Әлмәтнең сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрендәге исемлектә Даутов фамилиясенең күп булуын күрә идем.

1700нче елларда Екатерина патшалык иткәндә көчләп чукындыру сәясәте тагын көчәеп китә бит. Менә шул елларда яшәгән Даут Бибишев Пенза өлкәсенең бер авылында алпавыт була. Халыкны чукындырырга дип, авылга поплар, становойлар килә. Халык чукынырга теләми. Тегеләр тагын бер атнадан киләселәрен, бәкедә көчләп чукындырачакларын әйтеп китә. Даут кайгыга кала һәм гаиләсен алып, качып китәргә карар кыла. Бөтен мал-мөлкәтен, алпавыт биләмәләрен калдырып, кышның чатнама суык төнендә атларга утырып, авылны ташлап чыгып китә ул. Мең михнәтләр күрә-күрә, урман уртасында салынып ята торган Миңлебай авылына килеп җитә. Боларны миңа Ситдика әбием Даутова-Хәбибуллина сөйли торган иде. Ә аңа әтисе – мулла һәм мөгаллим булып торган Даутов Вәлиәхмәт бабай сөйләгән булган. Шулай итеп, Даут Бибишев ясаклы крестьян булып калган. Аның ике кызы һәм Азамат белән Максуд атлы ике улы булган. Безнең якларда Азаматов, Максудов фамилияләре дә бар, бәлки, алар шушы нәселнекеләрдер.

Миңлебай авылы тарихын авыл башлыклары белән Энҗе Даутова язарга алынды. Ул минем дүртенче буын туганым. Мин аңа ярдәм итү йөзеннән, «Безнең гәҗит»кә мәкалә язарга булдым. Татарстанның башка район-авылларында яшәүче Миңлебай авылы кешеләре бу язманы укыса, үзләре турында, авыл тарихы буенча белгәннәрен, авылның үткәне, бүгенгесе турында язып җибәрсеннәр иде. Фотолары булса, аларның да копияләрен җибәрегез. Энҗе Даутова Казанда яши. Аңа шалтырата аласыз. Телефоны: 8-906-327-52-32. Ә миңа почта аша язарга була. Адресым: 423581, Түбән Кама шәһәре, Проспект Химиков, 94-391. Телефоным: 43-25-81

Лира ГАБИТОВА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии