- 10.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №05 (6 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Көзнең бер матур көнендә, яшьлек-дәртлек ташыган чагында, авылдашым, балалык, яшьлек дустым Йосыф белән күптәннән бирле чакырулы җиргә – киез-итек фабрикасының тулай торагына, күз атып йөргән таныш кызлар, апалы-сеңелле Рима, Клараларга кунакка киттек. Үзебезчә юл уңаендагы парфюмерия кибетеннән ислемай, сабын, бизәнү әйберләре, тарак, көзгеләр кереп алдык.
Әле 2 чакрым араны тимер юл кырыннан тәпиләп килеп, хәстәрлек күргәннән соң, сәгать телләре унга якынлашты.
Әнә төньяктагы тау итәгендә урнашкан бистәбезнең бизәге булган 3 катлы ак таш йорт әллә кайлардан безне үзенә тартып торгандай күренә. Алар яши торган 1нче катка керүгә, каршыда ук, уң яктагы 3нче бүлмәнең ишеген шакуга, ишекне мөлаем йөзле, кара кашлы, озын керфекле, уртача гәүдәле өлкәнрәге Рима ачып каршылады: «Әйдәгез, әйдә, чишенегез, түргә рәхим итегез», – дип, урыннар күрсәтте.
Без аяк киемнәребезне, баш киемнәребезне салып, әйткән җиргә утырыштык. Әллә ни зур булмаган бүлмә, йорт җиһазлары да уртача. Түрдә өстәл артында Риманың сеңлесе: сөрмә тарткан, кыйгач кашлы, бит урталары алсуланып янып торган Клара утыра. Аңа Йосыфның күзе төшкән иде.
Апасы Рима исә кухня ягында аш-су хәстәрендә. Без дә үз чиратыбызда алган бүләкләребезне янәшәдәге өстәлгә куйдык. Аларны Клара карап утырып, безгә рәхмәтен җиткерде.
Менә Рима тырышлыгы белән бүлмә эченә тәмле аш исе таралды. Кытлык еллар булуга карамастан, подноска ак һәм кара икмәк телемнәре өелгән, янәшәдә помидор, кәбестә салатлары бүленгән, тоз, борыч, гәрчич тә куелган. Йорт токмачы салып пешергән тавык шулпасы тәлинкәләргә бүленеп, алдыбызга килде. Рима эшләгәнне күз явын алырдай сеңлесе Клара урыныннан да кузгалмый карап торды. Ахырда кисәкләп туралган тавык ите утыртылды.
– Әйдә, аштан җитешегез, – дип, Римабыз алъяпкычын салып, безне кыстап куйды. – Әлегә әниебез фабрикада эштә, 1нче сменада, – дип куйды.
Без Йосыф белән ни дияргә дә белмичә, рәхмәтебезне әйтеп, кашыкка үрелдек. Апалы-сеңелле ике туташ кыставында берәр телем икмәкне, тавык шулпасын, берәр кисәк ит ашап куйдык, салатларга да җитештек.
Өченчегә хуш исле цейлон чәе, кура җиләге вареньесы, камыр ризыклары утыртылды. Эсселәп китеп, сөртенеп, костюмнарыбызны салып, берәр чынаяк чәйне дә каплап куйдык.
Каршыдагы зур пыяла касәдә хуш исле, алсуланып пешкән зур алмалар тора. Кызларыбыз безнең хәлләрне сорашкан арада, иптәшем Йосыф теге алмаларның икесен ашап куймасынмы! Кызларыбыз бер-берләренә карап, нидер пышылдашып та алдылар.
Чынлыкта бу алмалар кунаклар килгәч күрсәтү өчен генә булып чыкты. Чөнки күршеләренең сөйләүләре буенча, әниләре Мәсери эштән кайтып керүгә, көн дә барлаган алманың кимүен күреп, кызларыннан сораган, ә алар эшнең нидән гыйбарәт булуын сөйләп биргән.
Рима безне озата чыкты. Бүләкләребезгә рәхмәт әйтеп, саубуллаштык. Ә теге курчактай Клараның аяклары зәгыйфь булган бит, шуны безгә сиздермәс өчен утырып кына торган. Йосыф моны белгәч, кызлар янына бөтенләй бармас булды. Шулай да була икән.
Нурислам ГАЛИЕВ,
Кукмара районы, Зур Кукмара авылы
Комментарии