Хәзерге юл юлмыни?

Хәзерге юл юлмыни?

«Безнең гәҗит»нең 49нчы санында (5 декабрь, 2018 ел) Җәүдәт Харисовның «Юлларның без күрдек төрлесен» язмасын укыгач, үземнең дә берничә юл язасым килеп китте. Тумышым белән мин Актаныш районы Яңа Кормаш авылыннан. Язмыш безне 1951нче елны Ютазы районы, Иске Уруссу авылына китереп чыгарды.

1958нче елны шоферлар мәктәбен тәмамлап, өченче класслы шофер булып, армиягә алындым. Төп хезмәт урыным Ташкент шәһәре, «Высоко частотная связь при КГБ Узбекстана» взводында булды. Аннан 1962нче елның гыйнвар аенда 1нче класслы шофер булып кайттым. Хезмәт итү чорында Советлар Союзының күп кенә почмакларында булырга туры килде. Ул Урта Азия, Кара-Ком чүлләре. Нинди генә юллардан, юл булмаган нинди генә җирләрдән үтмәдек. 1958нче елны армиягә алынганнар Берлин шәһәрен стена белән икегә бүлү аркасында барыбыз да диярлек өч ел ярым хезмәт иттек.

Армиядән кайткач, бер ел колхозның ЗИС-5 машинасында шофер булып эшләдем. Александровка спирт заводыннан барда ташый идек. Ул бездән бер 20 чакрымда гына. Хәзерге юллардан зарланалар. Ул вакытта язын-көзен авыл башына кадәр кайтып җитә алсаң, авылның икенче очындагы фермага кадәр гусеницалы трактор гына сөйрәп бара иде. Колхозда бер ел эшләгәч, Октябрьский пассажирлар йөртү предприятиесенә эшкә урнаштым һәм пенсиягә киткәнче шунда эшләдем. Ул Башкортстандагы иң зур оешма иде. Барлык нефть чыгару, эшкәртү, төзелеш оешмаларына мин эшләгән предприятие хезмәт күрсәтте. Күпчелек җирдә юллар юк иде әле. Грузотаксилар брезент каплаган ГАЗ-51 машиналары иде.

60-70нче елларда Иске Уруссу белән чагыштырганда, безнең Актаныш юллары да бик мөшкел хәлдә иде. Төгәл генә әйтә алмыйм, 71-72нче елның җәе идеме, инәйне Яңа Кормаш авылында яшәүче Харисов Мөхәммәтгазиз абыйларга кунакка илттем. Җәйнең коры вакыты, «Москвич 407» машинасы белән бардык. Берәр атна торыр да, алып кайтырмын, дидем. Кайтып, бер атна үттеме, юкмы, китте бит яңгыр. Көн аралаш килә дә коя. Ул яңгырдан соң ничек юлга чыгарга? Ничә көн яугандыр, безнең өчен бик озак булып тоелды ул. Якын туганың булса да, кунакта алай озак тоту күңелгә авыр тоела.

Яңгыр туктап, бер-ике көн җилләүгә, юлга кузгалдым. Бакалыга исән-сау барып җиттем, юл чокыр-чакырлы булса да, ул олы юл дип санала иде. Аннары Илеш районы китә. Ә Актанышка Яңа Илеш бакчалары артыннан сизелер-сизелмәс кенә ат юлы илтә. Җитмәсә, монда яңгыр да элекке көнне генә яуган. Нишләргә? Борылып китәргәме? Ул вакытта совет заманы, Аллага тапшырдым, дип әйтеп булмый. Ни булса, шул булыр, дип алга таба киттем. Машинаны ничек боргалаганын үзем генә беләм. Чуракай авылына җитәрәк, юлны казыганнар, барырлык түгел. Юл читендә балчык боткасы. Күпмедер бардым, аннары бөтенләй барып булмас булды. Чалбар балакларын тезгә кадәр сызганып, машинаны беренче тизлеккә куеп, ачык ишектән машинаны җилкә белән этеп барам. Шулай маташканда, бәхетемә, каршыга ГАЗ-63 сөт машинасы очрап, ничәдер йөз метрны ул сөйрәп чыгарды. Авызыңны ачыбрак йөрсәң, ул юлларда «Москвич» кереп чумарлык зур-зур чокырлар иде. Бер сулы җирдә туктап, үзем юынып, машинаны сөрткәләдем. Алдарак тагын берәүләрнең шулай юынып торуларын күрдем. Алар бер авылдан көч-хәл чыгып җитеп, Чаллыга китәргә торалар иде. Алардан Чаллыга кадәр юл булуын белдем. Шулай итеп, Актанышка кадәр кайтып җитеп, Яңа Кормашка борылдым. Иске Кормаштан Яңа Кормашка кадәр чирәмнән чирәмгә үтеп, ниһаять, барып җиттем. Машинаны авыл башында калдырып, туганнарыбызга кадәр җәяү генә тәпиләдем. Икенче көнне әни белән кайтырга чыктык. Ул вакытта яңгырдан соң авыл урамнарын машина белән үтәрлек түгел иде. «Беларусь» тракторлары ерган юлдан хәтта каз бәбкәләре дә чыга алмый изаланалар. Иртән машинаны кабызып тиз генә чыгып китеп булмады. Авыл башында бер иске күпер бар иде, аннан кешеләр генә этеп чыгарды. Тагын чирәмнән чирәмгә үтеп, Иске Кормашка кадәр килеп җиттек. Иске Кормаш чатыннан Чаллыга юл тоттым. Юл анда да авыз ачып карап барырлык түгел, шулай да туктап торырлык булмады, җайлап кына бардык. Чаллыдан соң Әлмәт-Бөгелмә юллары миңа таныш иде.

Гомер узды. Мин дә күп юлларны уздым. Туган җир булгач, Яңа Кормашка да кайткалап торам. Кайткан саен сөенеп киләм. Хәзерге юллар 70нче елгы юллар түгел инде. Бакалыны чыккач, Иске Илеш артында да Европача итеп юл салып куйганнар. Ә Актаныш районына кергәч, юл билгеләре белән менә дигән асфальт юл башлана. Шул яхшы юл Яңа Кормаш авылына кадәр алып кайта. Авыл эчендә дә асфальт. Яшәгән йортлары да матур. Карап торып, шаклар катам. Минем каршымда 60нчы елларда төшкән фото ята. Анда урамның да бер өлеше кергән. Уйлыйм да, эх, дип куям. 60-70нче елларда яшәгән кешеләрнең күбесе вафат инде, бу рәхәтлекләрне күрмәделәр. Шуларны бер сәгатькә генә булса да Яңа Кормашка кайтарып, шушы юлларны, матур йортларны күрсәтер идем.

Мансаф СӘЛАХОВ,

Ютазы районы, Иске Уруссу авылы

Комментарии