Азнакайлы су коесына төшкән этне коткарганда үзе дә аска егылган

Азнакайлы су коесына төшкән этне коткарганда үзе дә аска егылган

Азнакай районының Ирекле авылында яшәүче Рәфкать Абдуллаев өчен эт елы авылдашының этен коткарудан башланып киткән. 10нчы гыйнвар көнне төш вакытында өй телефоннары шалтырый аларның. Әле генә эштән әбәд ашарга дип кайткан ирне үзләреннән әллә ни ерак яшәмәгән ялгыз карчык – Сәбилә апа Әхмәтшина ярдәмгә чакыра. «Этем төшеп китте, базга төште, коега төште ул, коткарып булмасмы, этем төшеп китте!» – дип, каушап сөйләшкән карчыкны ишетүгә, чыгып чаба ир. Кайда төшкән маэмай, ничек төшкән – монысын урынга баргач белешермен, дип уйлый.

«КЕРЛӘРЕМНЕ ГЕНӘ ЭЛИМ, ДИГӘН ИДЕМ!»

Сәбилә апа бу көнне булган хәлләр турында хәзер бер хикәят кебек кенә сөйли. Әмма шунысын яшерми – курку һәм чарасызлык дигән хиснең нәрсә икәнен бу көнне ике мәртәбә кичерергә туры килә аңа.

– Өйдәге вак-төяк чүпрәкләрне: кул сөлгеләрен, аяк сөрткечләрне чайкаштырдым да, ишек алдына эләргә дип чыктым. Анда бәйдә торган этем бар. «Гел бер урында торып арыгандыр, әзрәк аяклары язылсын», – дип уйлап, чылбырыннан ычкындырдым да, урамга чыгарып җибәрдем. Бу уктай атылып чыгып китте, күреп торам: мин керләр элгән арада бакча башына ук менеп җитте, кайтырга уйламый да! Кушаматы белән эндәшеп чакырдым: «Малыш, кайт, кайт әйдә!» – дим, кайтырга исәпләмәде дә – юлга чыгып китте. Болай булгач, тиз генә кайтмас инде бу, дип, өйгә кергәндә су алыр өчен, ишек алдында торган коемның авызын ачып куйдым. Артыма борылып нәрсәдер эшли генә башлаган идем, бер мәлне кое эчендә бер әйбер шапыр-шопыр килә башламасынмы! «Нәрсә булды, һай Алла!» – дим, коеның чиләге дә селкенә. Куркып киттем. Алай да булмады, этем «Коткарыгыз!», – дигән сыман улап җибәрде. Коега барып карасам – шунда тырмашып ята, диварга алгы аяклары белән ничектер ябышкан да, миңа карап чиный бу. Мин моны үземчә чыгарырга әй азапландым! Су чиләген дә төшереп карадым, янәсе, шунда сикереп кермәсме. Кая ди ул! Кое диварына ябышкан да, кузгалырга куркып, дер-дер калтырап тора, – дип сөйли карчык.

Кая барып бәрелергә, нишләргә белмичә шактый азаплангач, бакча башымда гына ярдәмчел ир-ат Рәфкать Абдуллаев бар бит, бау белән тартып булса да чыгара алмасмы, шуңа шалтыратып карыйм әле, дигән уй килә. Әмма шул ук вакытта, ярдәм килеп җиткәнче этем өшеп үлмәсме, дип тә борчыла Сәбилә Әхмәтшина.

Шөкер, авылдашы озак тормый – бер атлап, ике сикерүдә, килеп тә җитә.

– Сәбилә апа шалтыратуга өстемә куртка гына элдем дә чыгып киттем… Ул карчык миннән ике йөз метр гына ераклыкта яши. Чабып бардым. Барсам, ике әби кое тирәсендә акырышып йөри. Моның берсе – Сәбилә апа үзе, икенчесе күршесендә яшәүче тагын бер ялгыз карчык – Тәзкирә апа. «Нәрсә булды?» – дим. «Менә, эт коега төшкән иде, инде бер сәгать буе маташабыз, чыгарып булмый», – ди. Соң, бау белән чыгарып карыйк булмаса, дип уйладым. Ләкин файдасы тимәде. Элмәк ясап, шуны эт янына төшереп, башына кигермәкче генә булам – ычкына да китә… «Сәбилә апа, баскыч алып килегез әле, шуның белән аска төшеп карыйм, болай гына чыгарып булмас моны», – минәйтәм. Сәбилә апа баскыч артыннан китте. Ярты гәүдәм белән кое авызына яттым да, этнең аякларын теге бауга эләктердем. Корсак өлешеннән генә кое авызында тора идем бит, аяклар ишек алдында калган иде. Этне эләктереп күтәреп ятканда, эт чайкалып китте дә, мине үзе белән бергә коега сөйрәде дә төшерде, башым белән туп-туры чумдым тегендә. Сигез метр тирәнлектәге салкын сулы кое ул. Аның киңлеге дә аскы өлешендә 70 смга 80 см, өске өлеше бер метрга бер метр. Анда иркенләп йөзеп тә, борылып та булмый, кыскасы, дөнья белән хушлаштым, бөтен тормышым күз алдына килеп басты, «Булды, үлдем инде!» – дип уйладым.

Әмма этне коткарырга килгән Рәфкать Абдуллаевның үзен ниндидер бер көч коткарып кала: үзе дә аңламый ул, ничек җаен тапкандыр, кышкы киемнәрдән тар гына кое эченә башы белән чумган ир-ат, бөтерелеп-борылып, ни рәвешледер кире чыга ала.

– Үзем дә ышанмыйм бу хәлгә. Чыга алуыма гаҗәпләнәм. Мөмкин хәл түгел иде ул. Әле ярый аягыма чыгып киткәндә кирза итекләр кигән булганмын! Алар аяктан да төшеп калмый, таймый да – шул итекләрем белән кое астындагы буралган бурага терәлә-терәлә борылдым. Бераз тончыгып та алдым, әмма иң курыкканым – салкын суда тәнемне көзән җыера башламаса ярар иде, дигән уй булды. Көзән җыерса, чыга алмый калган булыр идем мин аннан, – дип сөйли ир.

«ЙӨРӘКЛӘРЕ ЯРЫЛМАСЫН, ДИП БОРЧЫЛДЫМ»

Рәфкать әфәнде коега егылган вакытта эт хуҗасы Сәбилә апа кайда булган соң, дисездер. Бу вакытта баскыч алып килеп яткан мәле була аның. Кое тирәсендә тагын бер суга чумган төсле тавыш ишетеп ала карчык. Йөгереп килеп караса, Рәфкать юк! Бераз вакыттан соң кое суы болганып тора да, өскә ирнең башы кутәрелеп чыга.

– Өскә карасам – Сәбилә апа белән Тәзкирә апа икәүләп каушап калганнар, әй елыйлар, «Үлде инде бу малай, бетте, үтердек!» – диләр. Болай артык хәсрәтләнеп, йөрәкләре тотмаса ярый, дип тә борчылдым хәтта, – дип сөйли Рәфкать Абдуллаев. – Аннан баскыч сорап алдым да, этне куеныма кыстырып, алып чыктым коедан. Әбинең өенә кереп, хатынга шалтыраттым. Бер «ярты» аракы алып килделәр. Аның яртысын эчеп бетердем, яртысы белән тәнемне ышкыдылар. Берәр сәгать җылы юрганга төренеп ятып торгач, өйгә кайтып киттем. Шулай итеп, эт елында эт коткардым…

Бәхеткә, бу вакытта көннәр чагыштырмача җылы торган чак була. Кое суы салкын булса да, чирләми ир. Ә этнең язмышы ничек булып беткән соң, диярсез. Эт тә Сәбилә апаның өендә кибенеп, җылынып, кабат урамга чыккан. Сау-сәламәт, әле дә рәхәтләнеп чабып йөри, ди.

– Хәзер су алырга кое янына килүем була, Малыш аяк тирәли әйләнә-бөтерелә, өрә башлый – дип сөйли Сәбилә апа. – Янәсе, үзенчә кисәтә: тагын егылып төшә күрмик, дип аңлата. Салкынга да карамый ярдәмгә килгән авылдашыма рәхмәтем чиксез. Бернинди акча да алмады, «Мин моны акча өчен эшләмәдем, хайванны коткарырга кирәк иде бит инде», – диде. Рәфкать ул авылыбызда һәр яктан үрнәк кеше. Сыер бозаулатасы, җир сөрәсе булса да ярдәменнән ташламый. Бәхетле тормыш итсен!

Азнакайдагы бу вакыйганың ахыры яхшы тәмамлану сөендерә. Әмма укучыларыбыз арасында ишек алдында коесы булганнар тагын бардыр. Берүк, сак булыгыз! Су алына торган җирдә аяк асты да гел бозлавык була. Таеп китеп, коега төшә күрмәгез.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии