Эчүчелек авыл үлеменә китермәсме?

Элегрәк шәһәр җирендә җитлеккән эчүчелек чәчәгенең орлыклары авыл җиренә дә таралып, шау чәчәк атып җибәрде. Еллар буе хезмәте өчен акчасын ала алмаган, алган очракта да, 300-400 сум гына кулына кергән авыл ирләре аракыны кулай күрә бирә. Чөнки, чыннан да, тузанга, майга батып, мондый кеше көләрлек хезмәт хакын гаиләгә алып кайтып бирү – үзе оят. Ә авыл җирлекләре җитәкчеләренә шул гына кирәк тә. Хезмәт хакын бирмичә, аракылата түләүне алар инде үз итеп алды.

Мәсәлән, язгы чәчүләр бетүгә, көзен уңышны җыеп алгач та, авыл кешеләренә табын корыла, ә өстәлдә шул авыл җитәкчеләре тарафыннан арзан бәягә кайтартылган начар спиртлы эчемлек урын ала. Хезмәткәрләре тарафыннан яхшы булып күренергә тырышкан түрә-абзыйларыбыз моның ахырын уйлап та карамый. Ә кичен исә гаиләләрдә сугыш, кычкырыш, урамда елаган бала тавышы, кемнедер сүккән әлеге ир хатыны тарафыннан әрнүле сүзләр ишетелеп тора. Бу вакытта шул концертны оештыручы “теге зур абзый” җиде төшен күреп йоклый.

Авыл кешесе хезмәт хакын бары тик Сабантуй алдыннан гына күрә бит. Бәйрәмгә дип 500-1000 сум бирә дә тагын түләнми. Ә елның башка вакытында авыл хезмәтчәне әби-бабай пенсиясенә яшәргә мәҗбүр. Шунысы әйбәт: әле ярый алар акчасы вакытында килеп тора. Ә йортта әби-бабай булмаганнарга нишләргә? Балаларны ни рәвешле аякка бастырырга?

Изгелек, булышу-ярдәм дә тере товар – аракы ярдәмендә бәхилләштерелә. Күршесенә печән, салам алып кайтып биргән абзый, акча алмыйча, шул аракы белән чикләнә. Ике якка да әйбәт: печән алып кайтыла, авырткан баш та төзәтелә. Ә эчкән кешедән яхшылык көтәсе юк. Аңа үстергән газиз ана да, яраткан тормыш иптәше дә, балалар да җен булып күренә. Ул аларны сүгә, кычкыра, теләсә-нинди сүзләр әйтә.

Авыл җирен күргән һәркем бу хәлләрне яхшы белә. Бәлки, язып та тору кирәкмидер. Ә шулай да йөрәк әрни. Бер туганым да эчүчелек баткагына кереп батты. Моны күреп, җан сыкрый. Аның гаиләсе, балалары безнең өчен аеруча кызганыч.

Шулай да ни өчен соң авыл шундый хәлгә төште? Күрәсең, чыннан да, җитәкчеләргә бу файдага гына (берәр әмәлен күрерләр иде). Спиртлы эчемлекләр сатылу – безнең илдә иң табышлы тармак шул. Моны алар ачыктан-ачык әйтә. Әле аз сатыла дип, сүктеләр дә.

Эчүчелек шулкадәр азды ки, дин белән дә тыярлык түгел. Мәчетләр салынса да, йөрүчеләр аз. 70 яшьтән узган 5-6 карт кына күренә анда. Ак яулык бәйлисе апаларыбыз да ятып аракы эчә бит. Бу хәлне бетерү хакында үзебезгә, халыкка, уйларга кирәктер. Җитәкчеләрнең әлеге проблеманы хәл итәргә һич кенә дә вакыты юк. Аларның үз кесәләренә акча туплыйсылары бар. Властьтан киткәч, ничек яшәр ул аннан.

Шунысы үкенечле: бу тагын шулай 10-15 ел дәвам итсә, авылда әйбәт икмәк уңышы үстерерлек кеше калмаячак. Күке сандугач булмаган кебек, исеректән уңган игенче ясап булмый бит. Шуңа да алда икмәкне тулысы белән чит илдән алырга калмагаек.

Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ.

шәһәре.

Вакытсыз өзелгән гомер

1949 елның салкын, карсыз 6 ноябрь киче. Авыл халкы бар да: яше-карты, бала-чагасы мәктәп бинасына булачак тантаналы кичәгә – Бөек Октябрьнең 32 еллыгына багышланган докладны тыңларга һәм беррәттән авыл яшьләре көче белән сәхнәләштерелгән “Галиябану” спектаклен карарга җыелган.

Яшебез җитмәгәнлектән, без малай-шалайны эчкә кертмәделәр. Почмактан-почмакка качышлы уйнап йөргән арада, гармун, тальянда уйнап, авылыбызның данлыклы егете Шәрифҗан абый сөйгәне Наҗия, күршесе Хатим белән килеп туктаган арада яннарыннан бер озын, нәзек кеше аларга бәрелеп кереп китте, хәтта кизәнеп тә алды. Моны танып, күреп алган Шәрифҗан абыйга шул җитте. Күрәсең, кайчандыр бер-берсенә үпкә-үчләре булгандыр.

Шәрифҗан җәһәт кенә тальянын Наҗиясенә биреп, көзге пальто, костюм, күлмәген, кепкасын күршесе Хатимгә тоттырып, яланаяк, майкадан гына теге үзләренә бәрелеп киткән кеше артыннан керде. Күп тә үтмәде, кулы белән сул як күкрәген тотып та чыкты һәм бераз әйләнгәч: “Сәет чәнечте”, – диде дә аяктан егылды. Янында тальянын тотып басып торган Наҗия, күршесе Хатим ни дияргә дә белмичә тынсыз калдылар. Салкын җирдә Шәрифҗанның ак майкасының сул ягыннан – йөрәк турысыннан сирпеп кан ага… Өрлектәй таза егет үлем белән тартыша…

Кем уйлаган бәйрәм кичендә язга солдатка китәсе егетнең явыз адәм кулыннан шушы урында дөньядан китәсен… Күп тә үтмәде, бу хәлне ишетеп, кичәдәгеләр мәктәп залыннан өелешеп чыкты. Апасы Шәкүрә дә килеп чыкты, үзе йон оектан гына, үзе үкси, мендәр алып килеп баш астына салды. Җигүле ат алып килеп, егетне тарантаска салып, район үзәгенә озаттылар.

Кем уйлаган Сәет кулында пычактыр дип. Алай чишенеп артыннан кереп тә китмәгән булыр иде. Алар арасында күптәнге низаг саклана. Үч алу теләге бүген туа. Сәет дигәне күрше урамнан, Шәрифҗаннан берничә яшькә өлкән. Авыруы белән армия хезмәтеннән калган. Кылыч йөзле, тар иренле, карчыга күзле кара-кучкыл кеше иде. Кешеләр белән бик аралашмады.

Октябрьнең 32 еллыгына багышланган доклад укылса да, спектакль төгәлләнмичә өзелә. Хәлилне аткан гына булалар. Халык, Шәрифҗан белән булган хәлне ишетеп, урамга чыга. Егетне кадаганнан соң, керү юлындагы караңгы почмакта посып яткан Сәетне якасыннан боргычлап урамга чыгарып төяләр, төяләр дә каравыл өенә алып барып ябып куялар. Районнан бу хәбәрне ишетеп, бер төркем милиционер машинада төялешеп килеп тә җитә, кулларын богаулап кузовка да аталар.

Туасы елның февраль урталарына кадәр аннан сорау алу була. Ул үз гаебен танымый. Шулай да гадел хөкем карары белән Сәетне 8 елга каты режимлы колониягә ирегеннән мәхрүм итәләр.

Алдагы язмышы аның төгәл билгеле түгел, шулай да аны Ташкент, Прокофьевск шәһәрләрендә күрүчеләр булган. Әмма туган авылына кайтмады. Вөҗданы газаплагандыр.

Шәрифҗан абый әти-әнисе, сеңлесе белән матур җирдә – елга буенда яши иде. Умарта тоталар, күп итеп сарык-бозау, кош-корт, сыер асрый иделәр. Ул уртача буйлы, таза бәдәнле, коңгырт чәчле, зәңгәр күзле егет булып, оста итеп гармун уйнап җырлар иде.

Шәрифҗан җәен колхозда ат җигә, беррәттән итек басып, сөйгәне Наҗия белән Ижау каласына йөрде. Авыр елларда да бар ашау-эчүне: итен, маен, токмач-ярмасын шуннан ташып, муллыкта яшәделәр.

Болар барысы да үкенечкә булган икән. Гомере булмаган егетнең. Армиягә китәсе елны якыннарын, мәктәп яшеннән яратышкан сөйгән Наҗиясен калдырып, бакыйлыкка күчте ул. Аның гомере таңда атылган йолдыздай булды.

Нурислам ГАЛИЕВ.

районы.

Хек урынына – форель

Элек (60-70 еллар) шәһәрдә җәмәгать туклануы челтәренә караган ашханәләр, чәйханәләр шактый күп иде. Без, тулай торакларда яшәүче буйдаклар, шунда тукланабыз. Аның бәясе – 50-60 тиен була. Без, төзелештә эшләүчеләр, хезмәт хакы әллә ни зур булмаса да, яшәргә тулысынча җитә иде. Ә ресторан, кафеларда көндезләрен комплекслы әбәтләр була. Үзе 1 сум торып, тәмлерәк һәм сыйфатлырак хәзерләнә. Ял һәм хезмәт хакы алган көннәрдә шунда кереп тә тукланып чыккалый идек. Чират торасы юк, официант китереп бирә. Ул елларда шәһәрнең Горький исемендәге үзәк ял паркында “народное гулянье” дигән күңел ачу чаралары була иде. Паркка керү – 20 тиен, ә төрле аттракционнар 10-15 тиен. Яшьләр волейбол уйный. Халык артистлар, үзешчәннәр концерты карый. Бильярд залы эшли, сәгате – 1 сум. Аны килешәсең: оттырган кеше түли. Шулай җәйнең матур бер көнендә бүлмәдәшем Михаил Степанов белән шул паркка ял итәргә чыктык. Көне буе йөреп аргач, кайтканда “Волга” кунакханәсенә кереп, культурно гына комплекслы әбәт ашап чыгарга булдык. Беренчегә – украинча борщ. Икенчегә дөге белән хек балыгы булды. Икенчесен ашый башлаган идек, балыгын авызга кабарлык түгел, ачы булып чыкты. Шуннан официантны чакырып, дәгъвалар кенәгәсен сорадык. Ул: “Хәзер китерәм”, – дип китеп барды. Шуннан аның белән ресторан директоры һәм кухня мөдире килеп, бездән нәрсә канәгатьләндермәвен сораштыра башлады. Хәлне аңлаткач, директор балыгыбызны әйләндереп карады да: “Бар да аңлашылды, гафу итегез, сезгә хәзер яңадан хезмәт күрсәтерләр”, – диде һәм мөдиргә товарны үзе янына алып керергә кушып, китеп барды. Шуннан берничә минуттан официант безгә катлаулы гарнир белән форель балыгы китереп бирде. Без аның кыйммәт булуын һәм акча өстәргә буласын уйлап, бермәл аптырап калдык. “Юк, өстәп түлисе түгел, тәмле итеп ашап, безгә яңадан керегез. Директор шулай кушты”, – диде. Шуннан хекка ни булган соң, дип кызыксындык. Официант пешекченең балыкны тиешенчә чистартып бетермичә (эчендәге кара пәрдәсен алмаган) пешерүен әйтте, шуңа ачы булган икән. Без инде пешекчене кызганып, аңа дәгъва язып тормадык. Шулай да директор аңа шелтә белдереп, айлык премиясен кисәргә булган. Бу безгә дә балык пешергәндә аны ничегрәк чистарту буенча дәрес булды.

Еллар үтте, замана үзгәрде. Үзгәртеп кору җилләре гөрләп эшләп торган үзәк ял паркының да эшен сүндерде. Шәһәрдәге ашханә, чәйханәләр дә юкка чыкты. Алар урынына безнең халыкка ят булган кыйммәтле ризыклары белән япон, кытай, вьетнам, үзбәк, грузин, азәрбайҗан кухнясы рестораннары, чәйханәләр күпләп ачылды. Элекке торгынлык дигән елларда хәзерге кебек эчүчелек дигән зәхмәт тә юк иде, наркомания дигәннәрне белүче дә булмады. Халык тыныч кына яшәвен белде. Эчкән, тәмәке тарткан хатын-кызны күрүче булмады. Хәзер безнең халык кая барып чыга, бер Ходай гына беләдер. Мин боларны гыйбрәт булсын дип, үткән заманнарның яшәү рәвешен күз алдына китерү өчен генә искә алып үттем.

Сөләйман ШАКИРОВ.

Казан.

Ходай олыласын үзен

Без алты баладан Ходай дүртебезгә гомер биргән. Ә бүгенге көндә икебез генә исән-сау. Сәламәт яшәп көн күрәбез. Менә шул апам Миңнехаҗәр турында язып җибәрәсем килде. Ул иң олысы, бүгенге көндә үзенә 72 яшь. Шул буын кешеләренә хас булганча, бар авырлыкны күрергә туры килә үзенә. Әти Бөек Ватан сугышына киткәндә, аңа нибары 6 яшь була. Шулай булуына да карамастан аңа әниемнең уң кулы, бар авыр эшләрдә ярдәмчесе булырга туры килә. Аннан ул Казан шәһәренә төзелешкә эшкә китә. Әмма әни авырып китү сәбәпле, кайтып, Кукмара итек фабрикасына эшкә урнаша. Әнинең тагын да хәле начарайгач, якынрак – Саба лесхозында эшкә керешә. Көн дә кайтып йөреп, 4 чакрымны тәпили. Шунда эшләгәндә үзенә тиң ярын таба. Тормышка олыгайгач, яше 30га җиткәндә чыга. Тик җизни белән 15 ел гына яшәп кала. 1980 елдан бирле сыңар канатлы. Ә шулай да ялгыз түгел ул. Алма кебек өч кыз үстерә бит алар. Каената-каенанасы да олыгайганчы яши. Аларны кадер-хөрмәт итеп, тәрбияләп, соңгы юлга озата. Кызларының хәзер үз тормышлары. Кайтып, хәл белеп, ярдәм итеп торалар. Эшләрендә дә әниләре төсле мактаулы алар. Шундый авырлыклар күргән апамны Ходай олыласын, алдагы көнендә дә исәнлек, бәхет-шатлыклар, озын гомер телим.

Мәкъсут НУРИЕВ.

Аксубай.

Комментарии