- 09.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Хәзерге заман тәртипләренә күнегеп тә, яраклашып та киләбез бугай. Күпләр, хәленнән килгәнчә, бизнес дигән нәрсә белән шөгыльләнә. Ул теге сәвит заманнарындагы кебек гаеп, законсыз дип саналмый, киресенчә, хуплана, яклана хәзер. Бер сумга алып, бишкә сату һөнәрен иң элек әбиләр үзләштерде дисәм, һич тә арттыру булмас, мөгаен. Нәрсә дисәң дә, беренчедән, аларның күбесе НЭП чоры балалары, димәк, сату-алу каннарына сеңгән, икенчедән, пенсияләре үзеннән-үзе базарга чыгарга итәкләреннән тарта, өченчедән, берничә ай хезмәт хакы алмаган балаларына булышасы, оныкларын аякка бастырасы бар бит…
Безнең әти уңган-булган, күп һөнәрләргә ия кеше иде, мәрхүм. Ул мин карт авыру дип тормады, колхозда нинди эш бар – шунда хезмәт итте. Пыяла да куйды, мал да чалды, күперләр дә ремонтлады. Башкалар бакчада бәрәңге утыртканда, әти күп итеп алмагач, карлыган, чия кебек җиләк-җимеш агачлары утыртыр иде. Билгеле, мин аңа булыша идем. Аерым елларны санамаганда, куаклары ел саен диярлек мул уңыш бирде. Үзебез кайнатмалар ясаганнан соң артканын аны күрше-күлән, дус-туганнарга өләшеп тә күп кала иде әле. Шуннан миңа үзебезнең сельпо кибетенә сатарга куярга киңәш иттеләр. Һәр кеше аны үстерми бит. Беркөнне берничә капчык алманы кибеткә илттем. Анда алманы алай карадылар, болай карадылар да килосын 32 тиеннән сатарга алып калдылар. Ул чакта 32 тиен дә ярыйсы ук акча иде. Шуңа күрә риза булдым.
Ләкин төп сүзем, фикерем ул турыда түгел, башкада. Икенче көнне мине парторг чакыртып алды һәм укытучы буларак, бу эшнең бер дә килешмәгәнлеген әйтте.
Бүгенге сугыш ветераннарының кадер-хөрмәттә яшәүләренә бер сөенсәм, әткәй кебекләрнең тыныч тормышта рәхәт күрмәүләренә бер көенәм.
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Комментарии