- 09.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Газетабызда «Фронтта булган, диләр» дигән исем астында чыгып баручы язмаларыгыз өчен рәхмәт. Бүгенге тыныч тормышыбыз, якты киләчәгебез өчен гомерләрен корбан иткән газиз туганнарыбызны, якташларыбызны гомер буе хөрмәт белән искә алып яшәргә бурычлыбыз. Үзебез исән чакта бабаларыбыз, әтиләребез, абыйларыбыз турында ишетеп белгән сугыш хатирәләрен матбугат битләрендә язып бару бик урынлы дип саныйм.
Май аенда әтиебезне җирләгәнгә унҗиде ел булды. Ул да сугыш ветераны иде. Бүгенге көндә безнең Куныр белән Шода авылында (Балтач районы) исән ветераннар калмады инде. 70 ел үзе бер кеше гомере бит.
Әтием Хәнәфиев Камал – элекке Чепья районы, Куныр авылы егете. Сабый чакта үлеп киткән ике туганын санамаганда, гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Эшкә ярый башлагач та, унөч яшендә Хәнәфих бабай аны Садыйк байга ат караучы итеп эшкә урнаштыра. Хуҗалыкны тәртиптә тоту, вак-төяк җыештыру эшләре дә аның өстендә була. Атларны үзе җигә, үзе туара, ашата, тәрбияли. Әти үзенең ат җигеп, байны гел тирә-як авылларга, базарларга алып баруы турында сөйли иде. Янәшә Киров өлкәсендәге Малмыжга да, Шәмәрдән станциясенә дә күп йөргәннәр алар.
Үсеп егет булгач, әти механизатор һөнәрен үзләштерә. Сугышка кадәр безнең район үзәге Чепьяда була. Механизаторларны шушы Чепьядагы МТСта әзерлиләр. Ул вакытларда район хуҗалыкларындагы, колхозлардагы бөтен кыр эшләре белән менә шушы МТС идарә итә. Сугыш башланган елларда әти колхозда техниканы – механизаторларны җитәкләүче бригадир механик булып эшли. 1941нче елның 2нче июлендә әтиләргә бронь биреп, алты егетне Балтачка озаталар. Тик кырда техника белән эшләргә кеше калмый. Чепьядан бронь биреп кире кайтаралар.
– Тагын бер ел колхозда эшләдек. Кырда эшләрдәй ирләр калмады авылда. Хатын-кызларны машина-тракторларда эшләргә өйрәттек. Бергә чәчүне төгәлләдек, уңышны җыеп алдык. Кыр эшләре беткәч, җирләрне эшкәртеп, машина-тракторларны ремонтлап куйдык, – дип сөйләде әти. – 1942нче елның 2нче июнендә кабат сугышка җибәрделәр мине. Мәскәү шәһәре астындагы аэродромдагы техник хезмәт күрсәтү командасына алдылар. Аэродромда техника белән эшләргә өйрәттеләр. Машина белән самолетларга сугыш кирәк-яраклары, кораллар, запас частьлар, ягулык ташыдык. Сафтан чыккан самолетларны тягачлар белән өстерәп алып кайта идек аэродромга кабат очышка әзерләү өчен. Бер елдан соң безне фронтка җибәрделәр. Белоруссия урманнарындагы партизаннарга барып кушылдык. Гомель янындагы станцияне немецлар бик каты бомбага тотканнар иде. Безгә менә шул станцияне тиз арада сафка бастырырга дигән приказ булды. Миңа машина бирделәр. Урманнан агачларны үзебез кисеп, ташып, ачлы-туклы яшәп, бер ай дигәндә, күперне һәм станцияне торгызып бетердек. Гомель янындагы каты сугышларда яраланып госпитальгә эләктем. Аннан чыккач, мине кабат Мәскәү астындагы техник хезмәт күрсәтү командасына кайтардылар. Сугышның башыннан ахырына кадәр төрле техникада эшләргә туры килде. Анда күргәннәрне сөйләп кенә бетерә торган түгел. Иң авыры пехотага эләкте инде. Һөҗүмгә иң алдан алар бәреп керә торганнар иде. Имән кебек япь-яшь ир-егетләребезнең җансыз гәүдәләрен машина әрҗәсенә тезеп салганда, ирексездән, күздән яшьләр бәреп чыга… Йөрәкне иң тетрәндергәне шул булгандыр. Әнә шунда бик күп солдатларыбыз туган якларына, газиз туганнары янына кайта алмыйча, мәңгелеккә ятып калдылар.
Җиңү килгәч тә, фронттагы солдатларны өйләренә кайтарып җибәрделәр. Ә безгә аэродромга техник хезмәткә килгән яңа команданы өйрәтергә приказ бирелде. Яңа килгән команда белән аэродромны, андагы бөтен техниканы тәртипкә китердек.
1945нче елның ноябрь ахырында гына өйгә кайтып туганнар белән күрешергә насыйп булды. Мин кайтканда, әти дә, әни дә исән түгел иде инде. 1905нче елгы Давыт абыемның да сугышның беренче елларында ук хәбәрсез югалды, дигән кара кәгазе килгән. Сугыш бик күпләрне газиз туганнарыннан аерды, бик күпләрне ятим итте, – дип искә ала иде ул көннәрне.
Әти, сугыштан кайткач, туган авылыбызда, ә 1954-56нчы елларда Арбор авылында колхоз рәисе булып эшли. 1956нчы елдан башлап лаеклы ялга киткәнче, күрше «Активист» колхозында бригадир-механик хезмәтен башкарды.
Әнисә ХӘБИБРАХМАНОВА (КАМАЛОВА).
Балтач районы, Куныр авылы.

Комментарии