«Алмагачларымны күреп каласым килә…»

Каһәр төшкән Гитлер сугыш башлап,

Кара кайгы салды башларга.

Гаиләсен ташлап күпме ир-ат китте,

Газиз туган илен сакларга.

Ятимлекне күреп, сугышның кайнар нокталарында булып, әсирлеккә төшеп тә, исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайткан Әсхәт Фәттах улы турында язасым килә. Ул 1917нче елны Кукмара районы, Салтык-Ерыклы авылында туа, кечкенә вакытында әнисе вафат була. 1940нчы елда авылның чибәр кызы Сәгыйдәгә өйләнә. Шул елның май аенда ир-атларны җыенга (сборга) җыялар. Әсхәтне дә шунда алалар.

Фин сугышында була, Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларына каршы көрәшеп, әсирлеккә төшә. Алты ел бернинди дә хәбәре булмый. Ул киткәндә яралып кына калган кыз бала да 6 яшенә җитә. 1946нчы елны, бар кешене шаккаттырып, авылга кайтып төшә. Шушы алты елда күргәннәрен сорасаң, исемә төшермәгез, ул үзәккә үткән еллар, дип әйтә торган иде. Сугыштан соң да рәхәт булмагандыр: ачлык, илне торгызу еллары, сигез бала. Гаиләдә 12 кеше. Аз булса да акча эшләргә дип, ул Нократ Аланы шәһәренә тимер юлга эшкә урнаша. Соңыннан Нократта бакенщик (маякларга ут кабызучы) булып эшли. Ул елларда Нократ елгасында пароходлар бик күп йөзә торган булган. Авылга кайткач, көтүче, үгезләр караучы булып эшли. Нократта эшләгән вакытта бер малае, әти исән-сау кайт, дип гел шул сүзне шигырь шикелле кабатлап тора торган булган. Менә шул малай үскәч, 1975нче елда мин аңа кияүгә чыктым. Ул гаиләне бары тик яхшы яктан гына искә алам. Үзем йөкле вакытта каенанам ашаганда итне ике өлеш бирә, сез бит икәү, дип әйтә торган иде. Бала тугач, колынлы биядән кое суы да артмый дип, гел дә тәмләп чәй эчәргә куша иде.

Без алар белән бергә яшәмәдек, кайткалап кына йөрдек. 90нчы еллардан соң каенатам бик каты авырды. Күзләрен, бөтен тәнен сары басты. Өч хәрефле яман авыру, диделәр. Озак яши алмас, дип тә өстәп куйдылар. Ул терелде. Сигез елдан соң тагын каты авырып больницада ятты, авызына бер нәрсә капмады, сәерсенеп егыла башлады. Егерме көн хирургия бүлмәсендә яткач, аягына басты. Иң беренче миләш, балан, салкын су сорады. 2013нче елда тагын больницада ун көн ятты. Аннары үзебезгә алып кайттык, бер айга якын бездә яшәде. Бу вакытта каенанам аягын сындырып, кызларында Кукмарада булды.

Май аенда каенатама әйтәм, җәйне үзебездә генә үткәрерсең, дим. Рәхмәт, килен, бик тәрбияләдегез, тик авылыма кайтасым килә, мин шунда тудым, шунда үләргә тиеш. Сугыштан соң утырткан алмагачларымны, бакча башындагы ямь-яшел болынымны сагындым, диде. Авылга кайтып киткәч, бер айдан соң, үз-үзен йөртеп торган көйгә, утырган җиреннән беркемгә авырлык күрсәтмичә, бакыйлыкка күчте. Әле ярый авылына кайтты, болыннарын күрми калса, үкенечкә калган булыр иде. Иң аянычы шул: 73 ел бергә гомер иткән хатыны соңгы юлга озатырга кайта алмады. Аягын сындыргач, бер ел урын өстендә ятты. Аннары кешене шаккатырып, аягына басып йөри башлады. Аңа 92 яшь иде. Бу яшьтә кемнең генә сынган аягы ялгана икән? Ул моның өчен кызларына рәхмәтле, сабый бала шикелле карадылар. Хәзер аңа 94 яшь, хәтере безнекеннән дә яхшы.

Яңадан кайтып шуны әйтәм, каенатам, сугышта булып, авырлыклар күреп, ничә тапкыр үлем тырнагыннан калып, 95 яшькә кадәр яшәде. Бу язмам аның рухына дога булып ирешсә иде. Урының оҗмахта булсын, каенатам.

Рафилә ФӘТТАХОВА.

Кукмара бистәсе.

Комментарии