Урыс зинданында

Урыс зинданында

Ул урыс төрмәләрен, КПЗларын, СИЗОларын телевизордан, кинолардан гына күреп, андагы коточкыч хәлләрне, җәбер-золым, төрле җәзаларга дучар ителгән, кайбер вакытта бернинди гаепсез килеш утыртылган тоткыннарны кызганып карый иде. Төрмә кайда да төрмә инде ул, ләкин чит илләрдәге тоткыннарның Русия төрмәләрендә интегүчеләргә караганда күпкә әйбәтрәк шартларда яшәүләрен дә күреп, аңлап алды. Ул үзенең дә кайчан да булса анда эләгәсен күз алдына да китермәде. Хәтта нәселендә булмаган хәл, бер генә туганы да диярлек төрмәләргә эләкмәде. Хәер, Сталин репрессиясенә эләгеп, «халык дошманы» дигән ярлык тагылып, ГУЛАГларда 10 ел утырып, шунда ук үлеп калган бер абыйсы бар иде аның.

90нчы елларда ул бик тиз һәм актив рәвештә милли азатлык хәрәкәтенә кереп китте. Татар иҗтимагый үзәге җыелышларында, төрле митингларда, пикетларда, акцияләрдә, демонстрацияләрдә катнашты. Җыелышларда сүз алып сөйләде, «Таң йолдызы», «Алтын Урда», «Хәерле иртә» һәм башка милли басмаларга татар халкының хәле, тел язмышы, дәүләтчелек турында мәкаләләр язды, төрле бәхәсләргә, низагларга керде. Бигрәк тә урыс шовинистлары белән тарткалашты ул. Туганнары исә аңа: «Ташла, безнең урыслашып, бетеп баручы татарны син генә уята, төзәтә алмассың. Манкортлашып битарафланган, гафләт йокысына бирелгән татарны уятуы бик авыр, йөрмә вакыт әрәм итеп», – дип үгетләүләренә дә карамады, барыбер үзгәрмәде, милли хәрәкәттән китмәде. Аңа «татар милләтчесе» исеме тактылар. Бергә эшләгән иптәшләре, хезмәткәрләре үзара да һәм турыдан-туры да үзенә бу хакта әйттеләр. Ул аларга: «Сезнең миңа «милләтче» диюегез мине берничек тә кимсетми, киресенчә, горурлык хисе генә өсти», – дип җавап бирә торган булды.

Урыс зинданына эләгүе болайрак булды. Татарстанда Русия Президентын сайлауга каршы милли оешмалар бик актив рәвештә керештеләр. Сайлау алдыннан шәһәрне Русия флаглары, кандидатларның плакатлары белән шыплап тутырдылар. Ул бер төркем иптәшләре белән протест йөзеннән Русия флагларын алып, алар урынына Татарстан байраклары куеп һәм Русия президентлыгына кандидатларның портретларын ертып йөрде. Мавыгып китеп, эләгүен сизмәде дә. Иптәшләре исә алданрак сизеп, эләкмичә калды. Милиция бүлегенә алып килгәч, кесәләрендә булган бар әйберне алдылар. Әллә ни әйбере булмаса да, документларын, ачкыч, акча, хәтта чалбар каешын да калдырмадылар. Шунда читлеккә охшаган тар гына бер урынга керткәч, кулларын ниндидер бер порошокка басып, бармак эзләрен кәгазьгә төшерделәр. Бер милиционер аны коридор аша алып барганнан соң камерага кертеп, тимер ишекне бикләп куйды.

Монда керү белән, караңгыда берни дә күрмәде диярлек. Күрәсең, кинәт яктыдан караңгыга кергәч булды бу хәл. Бер 5-6 минут ияләшкәч, камераны күзәтерлек хәлгә килде. Йа Аллам! Булса да булыр икән шундый шыксыз, коточкыч урын! Бу чын мәгънәсендә таш капчык иде. Кайчандыр монда ике тәрәзә булган. Аларны шыплап кызыл кирпеч белән каплаганнар, шуңа күрә тыштан яктылык бөтенләй төшми. Ялтырап, шомарып беткән кара таш идән, штукатуркасы коелып төшкән кирпеч дивар. Аның янында шулай ук ялтырап, каралып, шомарып беткән агач нар. Нарның өстендә бернинди чүпрәк әйбер күренми. Түшәмдә кып-кызыл янып торган бердәнбер электр лампочкасы. Аның кызгылт яктылыгы таш капчыкның почмакларына барып җитми. Камераның бер почмагында калай бак. «Парашадыр инде бу», – дигән уй килде аның башына. Икенче почмакта урындык өстенә куелган икенче бак. Стенага тимер чылбыр белән беркетелгән тимер кружка булгач, монысы эчә торган су багы булырга тиеш. Камерага кереп бер 10-15 минут торгач, янә ишек шалтыр-шалтыр килеп ачылды. Милиция сержанты аңа, фамилиясе белән дәшеп: «Сезне допроска алып килергә кушылды», – диде. Кулларын артка куеп, аны коридор буйлап алып киттеләр.

Ул кергән бүлмәдә милиция өлкән лейтенанты утыра иде. «Сез хулиганлыкта, тәртип бозуда гаепләнәсез», – дип аңлатты, протокол язды. «Кулыгызны куегыз, мин укып чыктым дип языгыз», – диде. Ул укып чыкты һәм: «Мин моңа кул куймыйм, акт дөрес язылмаган. Конституция нигезендә мин сайлаучы буларак Татарстанда Русия Президентын сайлауга каршы протест кына белдердем, моңа минем хокукым бар», – дип кул куймады. Лейтенант бераз аптырап эндәшми торгач, конвой чакыртты. Аны тагын камерага илтеп яптылар. Допрос төне буе сәгать саен кабатланды. Ул тәмам арыды, тик сүзеннән кире кайтмады, протоколга кул куймады.

Инде таң атты, тәмам хәлдән тайган килеш ул теге шыксыз нарга ятып, йокымсырап киткән иде. Сержант дөбер-шатыр ишек ачканга уянып торып утырды. «Сезне начальникка алып барырга куштылар», – дип, сержант аны тагын коридор буйлап озатып, начальник кабинетына кертте. Анда подполковник формасында милиция бүлеге начальнигы һәм теге лейтенант утыра иде. Начальникның йөзе бик борчулы, тоткынга күтәрелеп карады да кулындагы протоколны укуын дәвам итте. Укыгач: «Ярар, лейтенант. Туктатыгыз допросны, хәзер безнең проблемаларыбыз күпкә катлаулырак. Чыгарып җибәр бу үҗәт милләтчене, монда сәясәт исе килә, ә безгә сәясәт белән бәйләнү бер дә кирәк нәрсә түгел», – диде.

Аны беренче тапкыр керткән бүлмәгә алып барып әйберләрен тапшыргач, чыгарып җибәрделәр. Чагыштырмача җиңел котылуына бераз гаҗәпләнеп, бу шомлы җирдән китәргә ашыкты.

Котылуының сәбәбен ул чакта татар милли азатлык хәрәкәтенең көчле булуы, ТИҮ, башка милли оешмаларның абруе, авторитеты әле шактый югары хакимиятнең, милициянең алар белән бәйләнешкә әллә ни керергә теләмәүләре, татар халкының милли күтәрелеше әле бик көчле булуы белән бәйләде.

Урыс зинданында кунып чыгуны бер имтихан, сынау буларак бәяләде. Бу язмыш дәресеннән соң, халкының азатлыгы, дәүләте өчен көрәшне беркайчан да туктатмаска кирәклеген бөтен җаны-тәне, йөрәге, акылы белән аңлады ул.

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии