- 09.11.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Газетаның беренче битендәге рәсемеңне күрдем дә, апа, күңелем шатлык белән тулды. Күзләремне ала алмыйча, озак итеп карап тордым. Ярый әле теге вакытта дөнья бетә дигән сүз таралды. Шушы хәбәр аркасында син бәхетеңне таптың. Кызганыч, кемнәрдер ул вакытта бәхетләрен югалтты. Ләкин, апам, үз бәхетеңне тапканчы, ачы язмышның колы булырга туры килде шул сиңа.
Яңа гына чәчәккә бөреләнеп килгән яшьлек гөлеңә бик иртә кырау төште, көлеп, сөенеп туймый торган күзләреңә моң керде. Яратып чыктыңмы син ул Шамилгә, әллә инде урлап алып киткәч, мәҗбүри яшәп калдыңмы? Син бит Данил абыйны ярата идең. Данил абый да: «Фәүзия булмагач, авылның яме юк», – дип, икенче көнне авылдан читкә чыгып киткән.
Апам! Килен булып төшкән йортта син бәхетеңне таба алмадың. Йорт казлары көтүенә ялгыш эләккән кыр казыдай ят кеше булдың. Йөзең сулып, күз нурларың сүнеп, боегып калган, рухың сынган, канатың каерылган хәлдә, туган йортыңа кире әйләнеп кайттың. Бик авыр булды ул вакытлар, сиңа тагы да авыр булгандыр, ләкин безгә сиздермәскә тырыштың.
Еллар үтеп, барысы да онытылган кебек тоелса да, йөрәк ярасы төзәлми шул. Фоторәсемеңдә бәхетең ташып торганы сизелсә дә, әнә күзләреңнең бер читендә үткәннәргә карата рәнҗү ятканы күренә шул.
Әле дә хәтерлим, иптәш кызым белән сине мәҗбүриләп клубка концерт карарга алып төштек. Кайтканда, каршыбызга якынлашып килгән Шамилне күреп, тораташтай катып калдың, шулай да үзеңне кулга алып, яныннан тыныч кына узып китәргә көч таптың.
– Нәрсә, никахлы иреңне танымыйсыңмы? Әнә, дөнья бетә диләр, ашык тизрәк Данилеңнең куенына керергә. Ул да дөнья беткәнче Фәүзияне күреп, сөйләшеп каласым килә дип, гаиләсен ташлап, шәһәрдән авылга кайткан, диләр.
Шамилнең тупас, карлыккан тавышыннан сискәнеп, артыңа борылып карадың. Күзләреңдә нәфрәт, рәнҗү иде. Аннан, уянып киткәндәй, ниндидер ят бер тавыш белән кычкырып көлеп җибәрдең. Көлүеңдә бу кешедән үч алу да, вакытсыз өзелгән яшьлегеңне сагыну да, ничә еллар күңелеңдә йөрткән ачы сагыш та бар иде.
Данил абыйның гаиләсен калдырып, авылга синең өчен генә кайткан дигән сүзләр сиңа башкалардан да килеп иреште. Аның кайтканына ярты ай булса да, юлларыгыз очрашмады. Иртәгә дөнья бетә, дип сөйләшәләр, аны Аллаһы Тәгаләдән башка беркемнең дә белмәсен аңласак та, күңелдә ниндидер шом бар. Җитмәсә, авылдан шәһәргә яшәргә дип күчеп киткәннәрнең барысы да авылга кайтып тулды. Имеш, дөнья бетмәсә дә, безне ниндидер караңгылык биләп аласы икән. Авыл җирендә утын бар, кар өстендә учак ягып булса да ашарга пешерергә була шул. Бу кичне һәрбер кеше бер-берсенә яхшылык эшләп калырга тырышты. Бер-берсе белән үпкәләшкән күршеләр килештеләр. Гомер буе эчкән ирләр бу көнне эштән аек кайттылар. Сөяркәләре янында кунып калгалаган ирләрнең гаиләләре барлыгы исләренә төште. Хатыны белән балаларын калдырып, икенче бер хатынга йортка кергән Расыйм абый да, күз яшьләрен түгә-түгә, хатыныннан гафу сорап кайтып керде. Ә менә җитмеш биш яшьлек Каюм бабай, илле ел гомер иткән карчыгын калдырып, яшьлегендә кызыгып йөргән, кияүгә чыкмыйча картайган Сәлимә әбигә күчте. Кайберәүләр урлаган әйберләрен хуҗаларына кире кайтардылар. Ничә еллар буе түләмәгән әҗәтләреннән котылдылар.
Бу көнне авылда бары бер генә кеше бәхетле иде. Ул син идең, апам. Тәвәккәлләп килеп, сине Данил абый үзенә алып кайтып китте. Юк, ялгышам, тагы бер кеше бәхетле икән, гомер буе сине яраткан, синең өчен гаиләсен ташлап кайткан Данил абый да бәхетле бүген. Сезгә Аллаһы Тәгалә озын, тигез, бәхетле гомерне кызганмасын иде. Моңа, апам, син лаек.
Җомга көнне кешеләрне авыл имамы Галимҗан бабайның иртәнге намазга чакырган азан тавышы уятты. Кешеләр өйләреннән урамга чыктылар. Урамда чалт иткән аяз көн. Кешеләр сөенечләреннән нишләргә дә белмиләр. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып, елый-елый, Ходайга сәҗдә кылалар. Алар арасында, апам, сине дә күрү белән мин дә бәхетле идем.
Фәридә ХИСАМОВА.
Кукмара районы, Тырыш авылы.
Комментарии