Барыбызның да бәйрәме

Барыбызның да бәйрәме

Октябрьнең беренче якшәмбесе – Укытучылар көне дип кабул ителгән. Бәйрәмегез белән котлыйм сезне, кадерле укытучылар!

Телибезме-теләмибезме, ничә яшькә җитүебезгә карамастан, гомер буе без укытучыларыбызны искә төшереп торабыз. Алар бит безнең киләчәк тормышыбызга юнәлеш биргән, аларның ничек укытуына, үз фәннәренә карата ничек кызыксыну уятуына карап, без үзебезгә яраткан һөнәребезне сайлаганбыз. Юкка гына тырышмаган бит инде алар, без биргән белем, без биргән тәрбия укучыларыма гомер буйларына җитсен иде дип өметләнгәннәрдер. Хәзер инде үзебез өлкән яшькә җиткән, укытучыларыбызның күпчелеге бу фани дөньяда юк. Үземә, әллә тормышымда филологик юнәлешне сайлаганга, һәм татар, һәм рус теле-әдәбияты укытучыларымның өйрәткәннәре һәрвакыт юлдаш булып бара. Нишләмәк кирәк, белгәннәрем юлдаш кына түгел, күпмедер дәрәҗәдә «авыруыма» да әйләнгән күрәсең. Мәсәлән, яшь журналистлар-коллегаларымның газеталарда күп очракта «сердәшче» дип язуына үртәлеп үләм инде. «Сер» сүзенә «-дәш» кушымчасы ялганган бит инде, «-че» дигәне нигә кирәк? Әйтик, «хезмәттәшче», «юлдашчы» дип сөйләшмибез ләбаса. «Кытайлы» милләте мине, гомумән, аптырата. «Японлы», «төрекле», «шведлы» һ.б. шундый милләтләр турында кемнең ишеткәне бар? «Кытай» бит инде, бетте китте.

Аннары укытучылар безне -ск кушымчасы белән тәмамланган шәһәр исемнәрен менә болай язарга өйрәтте: мәсәлән, баш килештә «Новосибирск» дип язылса, килеш белән төрләнгәндә, аңа «и» хәрефе ялгана – «Новосибирскида», «Новосибирскины». Гап-гади бит инде, һич «мудрить» итеп торасы юк. «Отпуск» сүзе дә шулай ук. Бер дә ык-мык итеп торырга кирәкми, татар теле сыгылмалы, матур тел бит ул. Укытучылары шулай өйрәтмәдеме икәнни? Әллә колак яныннан гына уздырып җибәргәннәрме?

Русча бик яхшы белүебез нәтиҗәсеме, кайчакта рус телендәге гыйбарәләрне, уйлап та тормыйча, татарчага турыдан-туры тәрҗемә итеп куябыз. Мәсәлән, «за цветами» дип язылганны «чәчәк артыннан» дип. Безнеңчә аны, өстәмә сүзләр кулланмыйча гына да, «чәчәккә» дип әйтсәң, матуррак та, дөресрәк тә килеп чыгар иде.

«Пешекче» сүзен ишеткәндә-укыганда куырылып китәм. Суелган тавыкны йолкыганда кайнар сулы чиләккә чумдырып алып, пешекләвем күз алдыма килеп баса. Ә пешерү башка бит. А. Пушкинның «Салтан патша турындагы әкияте»н русча да, татарча да укыган идем. Ялгышмасам, татарчага Әхмәт Исхак тәрҗемә иткән бугай. «Исәнме, әй, кыз матуры, бул, әйдә, патша хатыны. Ә сез, кызлар-күгәрченнәр, кузгалыгыз бүлмәгездән, берегез булсын тукучы, икенчегез – аш-сучы», – дип эндәшә анда патша, «пешекче булсын», дими.

Аннары үз-үземнән көлеп куям. Ник үртәлергә инде юкка-барга? Иң мөһиме – татарча язалар, татарча сөйләшәләр бит әле. Баш өзелгәндә чәч турында кайгырталармы? Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ!

Тукаебызның «Сөбханалла, сөбханалла» шигырен укыйм да үз-үземнән тагын бер кат көләм:

Сабый чакта укытканда мине хәлфә,

Рәхмәт аңар, өйрәтте бер яхшы нәрсә –

«Сөбханалла» диеп әйтү тиеш, – диде, –

Бер мән яңа гына туган айны күрсә.

.. . . . . . . . . . . . . . . . .

...Әгәр күрсә шул матурны Гайнетдиннәр,

Гади генә Котбетдиннәр, Шәмсетдиннәр,

«Сөбханалла» дию кайда аларга соң! –

Укымаган алар, бернәрсә белмиләр...

Әлбәттә, бу шигырьне биредә тулысынча китермәдем. Язганнарымны яшь коллегаларым авыр кабул итмәсә иде. Барыбыз да туган телебез, аның киләчәге турында чынлап борчылабыз, димәк, хаталарыбызны төзәтә дә белик. Мәктәптә, татар теле дәресләрендә дә әнә шулай «Хаталар буенча эш» ысулын куллана иде бит безнең укытучылар.

Бәйрәм белән котлыйм укытучыларны һәм үзебезне – гомерлек укучыларны!

Шагыйрә, язучы, журналист Фәйрүзә МӨСЛИМОВА,

Казан шәһәре

 

Минем укытучыларым

Беренче укытучым – Анна Тимофеевна Храмова. Ул Әлбәден авылында туып-үскән. Педагогика училищесын тәмамлагач, Питрәч районының Пимәр, Әлбәден, Апакай, Шәле, Иске Йорт мәктәпләрендә укыта.

Безнең сыйныф аның да беренче укучылары иде дип уйлыйм. 1947-1951нче елларда ул безне башлангычта укытты. Без утыз бала идек. Укытучы апабызны бик яраттык. Аңа «апа» дип дәшәбез. Ул яшь, чибәр, шундый килешле итеп киенә, озын толымнары биленә кадәр җиткән. Берәр егет игътибар бирсә дә көнләшә идек. Ул беткәнче безнеке генә булырга тиеш иде.

Укытучыбыз безне укырга-язарга гына түгел, үзебезне карап йөртергә, чисталыкка, тәртипле булырга да өйрәтте. Сыйныфыбызда бездән ике яшькә олырак бер кыз бар иде. Ул арифметиканы да, грамматиканы да яхшы белә, ләкин уку дәресләрендә кычкырып укымый, сөйләшми иде. Анна апа аңа да ачкыч тапты. Безгә мөстәкыйль эш бирә дә, аны үз янына утыртып, укыта. Кыз пышылдап укый, сөйли, сорауларга җавап бирә. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганда ул да кычкырып укырга өйрәнеп җитте.

Анна апа безне Әлбәден мәктәбендә укыганда да онытмады. Язгы ташу вакытында Мишә елгасы дәрья булып болынга җәелә. Бу атна-ун көн дәвам итә. Пимәр балалары Әлбәден кешеләрендә торып укый. Мин һәм Тәнзилә исемле туганым Анна апаларда тордык. Менә нинди игелекле кеше иде ул!

Соңгы тапкыр без аның белән Әлбәдендәге П.М. Гаврилов музеенда очраштык. Рәхәтләнеп сөйләштек. Өенә озата барганда Анна апа: «Рәшидә, нигә болай картайдың?» – дип сорады. «Егет үзе картаймаса, дөнья картайта», – дип җавап биргәч, көлде дә: «Молодец син!» – диде. Дөнья йөген ялгызыма тартып барырга туры килде шул.

Укытучы булу теләгем дә Анна апага охшарга тырышудан туды. Кырык ике ел укыттым. Аның егерме дүрт елын Күн урта мәктәбе директоры булып эшләдем. Питрәч районы халык мәгарифе мөдире дә булдым әле. Тик эшләргә ирек бирмәделәр. Туры Тукайлылык көчле шул миндә.

Пимәр мәктәбе дигәч, җизнәм Гайсин Хафиз Сибгатулла улы турында да язмый кала алмыйм. Ул бик әйбәт укытучы, пөхтәлек ярата торган, тәртипле кеше иде. Гомергә сүгенмәде. Бик ачуы килсә: «Елки-палки», – дияр иде. Җизнәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы һәм бик күп гәҗитләр ала. Мин көн дә диярлек аларга газета-журнал укырга йөрим. Җизни бу эшне бик хуплый иде. Сугыштан соң ул Пимәр башлангыч мәктәбендә укытты, мәктәп мөдире булды. Ул чакта мәктәптә сиксәнгә якын бала укый иде. Мәктәп дигәнебез 1865нче елда салынган мәчет бинасы. Манаралы. 1956нчы елның 18нче августында, бар халык йоклап беткәч, мәчетнең манарасын кисә башлыйлар. Бөтен Пимәр кешесе мәчет янына җыелды. Халык пыр туза. Атка атланып, тирә-якка чаптылар. Манараны кисүчеләрне һәм Хафиз җизнине эзлиләр. Мәктәп мөдире булгач, манараны ул кистерә янәсе. Дөреслектә, җилле көннәрдә ул манара инде чайкала башлаган булган, диләр. Хрущевның КПССның XX съездында Сталинның шәхес культын фаш иткән чагы. Халык пыр туза. Мин ул вакытта Арчаның педагогика училищесында, өченче курста укый идем. «Сез дөрес эшләмисез, җавап бирергә туры киләчәк», – дим. «Башың яшь, ни беләсең соң син?» – диләр.

Ниһаять, Кәрим, Әхмәтвәли, Нургали абыйлар килеп, манараны тимер боҗра белән беркетеп куйдылар. Нәҗип абый да алар арасында. Соңыннан аларны өч елдан алып җиде елга кадәр төрмәгә утырттылар. Пимәрне караңгы, куркыныч авыл дип атадылар. Мөгаен, күзәтү астында да булгандыр. Моннан соң Пимәр кешеләре үзен якларлык хәлдә булмады инде. Пимәрдәге С.М. Киров исемендәге колхозны районда иң беренче итеп бетерделәр дә Кибәчтәге «бик әйбәт» «Совет» колхозына кушып куйдылар. Пимәр кешеләренең байлыгы да, җире дә, мал-туарлары, техника паркы – барысы да Кибәчкә күчте. Урта мәктәпне исә 2011нче елда бетерделәр.

Без балачакта һәм яшьлек елларында 1936нчы елның 5нче декабрендә кабул ителгән СССР Конституциясе нигезендә яшәдек. Җиденче класста укыганда СССР Конституциясе дигән дәрес тә бар иде. Аны Габделбәр Лотфи улы Фәйзрахманов укытты. Ул Арча районы Мөндеш авылыннан. Безгә газета-журналлардан СССР Конституциясенең төрле маддәләренә туры килә торган мисаллар әзерләргә куша иде. Аны Питрәч районы комсомол комитетының беренче секретаре итеп сайладылар. Сикертән авылында колхоз рәисе дә булды. Бик белемле, лидер кеше иде. Халык күңелен күтәрә белде. Габделбәр абый белән соңгы тапкыр 1988нче елда, Арча педагогика училищесын тәмамлаучылар очрашуында күрештек. Ул инде Казанда яши, тарих фәннәре кандидаты. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар турында иде монографиясе. Кызганыч, уйлаган эшләрен төгәлләргә өлгерми калды.

Бибинур Миңнулла кызы Арча районы Курса Почмак авылыннан. Пимәр халкының хәзер дә сакланган бер матур гадәте бар. Алар балаларына белем биргән укытучыларны, саулыкларын саклаган медицина хезмәткәрләрен аштан, туйдан калдырмый, кибеттә чиратта тотмыйлар. Бибинур апа Әлбәдендә җиде еллык мәктәп ачылгач, татар теле һәм әдәбияты укытты. Ире Иван Ильич география һәм биология фәненнән керде. Үземә дә алар белән бер чорда укытучы булып эшләргә туры килде. Иван Ильич күркәм холыклы кеше иде. Бик тату гаилә булдылар, дүрт кыз, бер ул үстерделәр. Барысын да укыттылар.

Иван Ильич Антонов укучыларга ягымлы укытучы иде. Бишенче сыйныфта ботаникадан имтихан бирәбез. Эссе көн. Без, берничә кыз, әле вакыт бар дип, Мишәнең электростанция урнашкан урынында быкырдап су коенабыз. Менә каршы як ярда берничә малай күренде. «Бөтен кеше имтихан биреп бетерде. Иван Ильич сезне көтеп тора», – дип берсе кычкыра. Без күлмәкләребезне кия-кия йөгерәбез. Иван Ильич әрләмәде, үзенә генә хас җайлылык белән имтихан алды.

Җиденче сыйныфны тәмамлап килгәндә, Арча педагогика училищесына укырга керәм дип йөргәндә, гаилә хәлебез үзгәрде. 1954нче елның бишенче гыйнварында әти өйдән чыгып китте. Соңыннан өч мәртәбә кире кайтырга талпынса да, әни аны гафу итә алмады. Күңелем төште, укырга әллә ни игътибар бирми башладым.

Апрель ае. Мәктәп тирәсенә каеннар утыртабыз. Иван Ильич мине үз янына чакырып алды да: «Рәшидә, тырышып укы. Имтиханнарыңны «биш»кә генә бир. Сиңа Мактау грамотасы бирәбез. Әтиең белән сөйләштем, ул синең артыңнан йөриячәк, сиңа ярдәм итәчәк», – диде.

Әти мине документларны тапшырыр өчен Арчага алып барды. Математикадан имтихан бирәсе булды. Әти көтеп тора алмый иде, ул тракторчылар бригадиры, көзге чәчү, туңга сөрү бара торган чор. «Поездга утырып, Казанга кайтырсың. Әми тавында төшеп, шпаллар буенча агач күпергә кадәр бар. Хәмит абыйлар яши торган Шмидт урамы шуннан башлана», – дип кайтып китте.

Укырга кердем. 1нче сентябрьдә укырга килү турында язу бирделәр. Имтихан тапшырганда Буа районы Адав-Толымбай кызы Гөлсинә Миңлебаева белән танышкан идем. Поездга йөгергәндә кабат аны очраттым. Тирә-якны вагон тәрәзәсеннән күзәтеп барабыз. «Әми тавы» дигән тукталыш юк, «Ометьево» гына бар. Нишләргә дип торганда, поезд кузгалып китте. Алда Вахитов тукталышы һәм Казан вокзалы. Вахитовта төшеп, шпаллар буенча җәяү кире киттем. Унбишләп чакрым үтеп, кичке алтыда туганнарга барып кердем. Һәнүрә җиңгәм мине кочаклап елады.

Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау булып җидееллык мәктәпне тәмамладык. Безне ике хатын-кыз, җиде ир-ат укытучы укыткан икән.

Бүген Әлбәден мәктәбе юк инде. Мәктәптән ерак түгел зиратта укытучыларыбыз кабере өстендә каен, усак яфраклары лепердәшә. Ни турында сөйли икән алар?

Укытучыларбыз безне намуслы яшәргә өйрәтте. Ә бүген мәктәптә БДИ бирүгә генә игътибар ителә. Тәрбия бирү юк диярлек. Белемле, ләкин тәрбиясез кеше җәмгыять өчен иң куркыныч кеше ул. Белем һәм тәрбия бирү бердәм процесс булырга тиеш. БДИны бетерергә вакыт. Бу имтихан баланың психикасын боза. Көнбатышта аннан күптән баш тартканнар. Ата-аналар, сез «Долой БДИ!»дип әйтергә тиешсез.

Русия һәм СССР мәгарифе отличнигы Рәшидә ГАЛӘВИЕВА,

Питрәч районы, Күн авылы

Комментарии