«Хәтер көненә дәүләтнең карашын үзгәртер идем…»

 «Хәтер көненә дәүләтнең карашын үзгәртер идем…»

Октябрь – татар халкы өчен Хәтерен барлый торган ай. Нәкъ менә октябрьдә без Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән яклап шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухына дога кылырга җыелабыз. Хәтер көнен уздыру традициясе каян килеп чыккан, еллар үткән саен бу көн ничек үзгәргән – быелгы Хәтер көне алдыннан тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән күрешеп, шул хакта сөйләштек.

– Дамир әфәнде, белгәнебезчә, Хәтер көне беренче тапкыр 1989нчы елның 15нче октябрендә билгеләп үтелгән. Ә аңарчы Хәтер юк идемени?

– Аңарчы татар халкының башында булса да, Хәтер көне дип билгеләп үтү юк иде. Беренчедән, совет чорында андый нәрсәләр тыелган иде. Икенчедән, бәлки, халыкта теләк тә булмагандыр.

Аны хәзерге яшь буынга күз алдына китерү бик кыен. Галим Миркасыйм Госманов болай дип сөйләгән иде: ул 1979нчы елда «Җучи олысында ярлыклар» дигән темага докторлык диссертациясен язып бетергән. Диссертацияне яклар алдыннан автореферат языла, газеталарга хәбәрләр бирелә. Миркасыйм Госманов әнә шундый хәбәрләр бастыргач, моның өстеннән шикаятьләр китә. «Татарлар яңадан баш күтәрә башлады, Алтын Урдага тотындылар» дигән эчтәлектә жалулар язалар. Шундый бер шикаять безнең обкомга да килә. Әнә шундый бөтен нәрсәне дә әйтеп бетереп булмый торган заманнар иде ул.

Мин өч ел буе – 1974тән 1977гә хәтле Саба районы, Иске Икшермә мәктәбендә тарих укыттым. Ул вакытта бер генә тарих – СССР тарихы гына бар иде. Дәреслекләрдә татарлар турында сүз булса да, ул татарларны басып алучылар, начар кешеләр итеп күрсәтә торган сүзләр иде. Ә менә дәрестән тыш үтә торган түгәрәкләрдә балаларга дәреслектә булмаганны да сөйләп була иде. Менә шундый юл белән нәрсәнедер сеңдереп була иде әле халыкка.

Ә Хәтер көнен 1989нчы елда Татар иҗтимагый үзәге башлап җибәрде, гамәлгә кертте. Шуннан бирле дәвам итә торган милли традиция ул.

– Ә ни өчен Хәтер көне 15нче октябрьдә билгеләп үтелә? Бу көнне Казан тулысынча басып алынганмы?

– Безнең тарихчылар ул датаны һаман да «дөрес түгел» дип сүгәләр, кемдер Хәтер көнен 12нче октябрьдә билгеләп үтү яклы. 15нче октябрь – иҗтимагый үзәк тарафыннан шартлы рәвештә сайлап алынган көн. Аңлашыла ки, Казанны бер генә көн алмаганнар. Чолгап алу озак дәвам иткән, әле Казанны алгач та каты гына бәрелешләр барган. Шуңа күрә «Казан 15нче октябрьдә алынган икән» дип сөйләшү дөрес түгел. Бу бары тик Хәтер көне генә.

– Иң беренче Хәтер көнен оештыруны искә алыгыз әле.

– Бик яхшы хәтерлим мин аны, чөнки беренче Хәтер көнен оештыру Татар иҗтимагый үзәге белән мин рәислек иткән чорга туры килде. Ул вакытта ТИҮ партия органнары контролендә иде. «Хәтер көнен оештырырга кирәк» дигән фикергә килгәч, миңа бу хакта сөйләшергә Казанның Бауман райкомына барырга туры килде. Ул вакытта аны Терентьева исемле ханым җитәкли иде. Бардым, райком вәкилләре җыелып, мине тыңлады. Безнең ният Хәтер көнен йөреш рәвешендә уздыру, Ленин (хәзерге Кремль) урамыннан Кремльгә таба бару иде. Райком «сез моны үткәрергә тиеш түгел» дигән карар чыгарды. Инде хәзер нишләргә? Кайткач, ТИҮ җитәкчелеген җыйдым. Һәм без мондый карар чыгардык: ТИҮ идарәсе Хәтер көнен рәсми рәвештә үткәрүне үз өстенә алмый, әмма теләгән кешеләр барып үткәрә алалар. Хәйләкәр алым булды бу. Чынлыкта, без анда барыбыз да катнаштык, ләкин ул формаль булмаганрак акция килеп чыкты. Яхшы үтте, кеше күп җыелган иде. «Азатлык!» дип кычкырып, плакатлар күтәреп, Кремльгә таба бардык, аннары Кремль эченә кердек. «Сез нишлисез? Нәрсәгә кирәк бу?» дип карап калучылар да булды. Ләкин ул вакытта демократия бар иде, шуңа күрә партия органнары тыйса да, юлыбызга аркылы төшүче, бәйләнүче булмады. Хәзерге вакыт булса, алай барып җитеп булмас, ярты юлда тотып алырлар иде инде.

– Кремль дивары астында менә инде ничә елдан бирле «Бу урында Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбыз хөрмәтенә һәйкәл булачак» дип язылган кечкенә генә таш кисәге тора…

– Ул ташны без куйдырдык. Беренче тапкыр Хәтер көне узганнан соң берничә ел үткәч куелды ул. Һәйкәл куярга рөхсәт бирелде, хәтта аның берничә эскизы да эшләнде. Ә Кол Шәриф мәчете салына башлагач, ул вакыттагы Президент Минтимер Шәймиев: «Менә һәйкәл шушы булачак», – диде. Чынлыкта, Кол Шәриф мәчете хәлне тигезләми. Казансу эчендә Казанны алучыларга һәйкәл бар бит, шуңа күрә яклаучыларга да нәрсә дә булса булырга тиеш. Мәчет түгел. Милли хәрәкәт 90нчы еллар башында бик каты тырышкан булса, ул һәйкәлне куйдырырга мөмкин иде. Ләкин без ул вакытта эшләп бетермәгәнбез.

– Дәүләтнең Хәтер көнендә катнашканы булдымы?

– Юк, бер тапкыр да катнашканы булмады. Милли хәрәкәт көчәеп, иң югары ноктасына җиткән вакытта, дәүләт органнары катнашмаса да, комачауламыйлар иде. Ә мөфтияттән киләләр иде. Бигрәк тә Габдулла хәзрәт мөфти булган вакытта. Аерым чиновниклар, дәүләт органы вәкиле буларак түгел, үз исемнәреннән киләләр иде, шуңа күрә бөтен чиновникларны да сүкмим.

– Ә яшьләр Хәтер көненә ни өчен чыкмый, ничек уйлыйсыз?

– Французларның бер социологик тикшеренүе бар: 25 яшькә кадәр кеше – мәхәббәт турында, 25тән 45 яшькә кадәр – эш турында, ә 45тән соң милләт турында уйлый. Шуңа күрә яшьләрнең андый чараларга йөрмәве – нормаль күренеш, дип саныйм. Алар башка нәрсәләр турында уйлыйлар. Бәлки, милли аң да җитеп бетми торгандыр. Ләкин яшьләр Хәтер көненә бөтенләй дә чыкмый димәс идем, берән-сәрән булса да күренгәлиләр.

– Бер депутатыбыз татар милли хәрәкәтен «биш бабай йөри торган хәрәкәт» дип атады. Шул «биш бабай» уздыра торган Хәтер көне кирәкме соң ул? Әллә өйдә утырып, бабаларыбыз рухына дога кылу гына да җитәме?

– Хәтер көненә бер генә кеше чыкса да, минемчә, начар түгел әле. Димәк, бер кешенең башында Хәтер бар дигән сүз. Шуңа күрә ул акцияне югалтырга ярамый. Тик урамга чыкмаган кешене дә сүгәргә кирәкми. Бөтен кеше дә иҗтимагый акциядә йодрык болгап кычкырып йөри алмый, моның өчен эчке энергия булуы кирәк. Әгәр кемдер «мин шәһит киткән бабаларыбыз рухына өйдә намаз гына укыйм» дип әйтә икән, ул да начар түгел, андый формасы да булсын. Тегесе дә булырга тиеш. Кем ничек кабул итә, ничек тели – шулай искә алсын.

– Хәзерге Хәтер көнендә нәрсәне үзгәртер идегез?

– Үзебезнең хакимиятнең карашын үзгәртер идем. 1993нче елда АКШта булганда, мин Америка индеецларының Колумб ачышына каршы чыгыш ясавын күрдем. Колумб Американы ачкач, материкка күпләп европалылар күченеп килгән, алар ияртеп килгән чирләрдән җирле индеецлар кырылган – шуңа күрә аларда бу ачышка тискәре караш яши. Ә шул ук көнне, шул ук урында ак тәнле америкалылар Колумбның ачышын бәйрәм итте. Бер чара – ике төрле фикер. Ике якта да тарихи аң бар, һәрберсенең үзенеке. Берәү дә сугышмады да, кычкырышмады да. Хәзер дә бар ул бәйрәм, шулай ук берәүләр Колумбны яклап, икенчеләр каһәрләп искә ала. Сугышмыйлар. Ник әле бездә дә шулай булмаска тиеш ди? Хәтер көне цивилизацияле рәвештә узарга тиеш. Беркем беркемне кыйнарга да, Кремльне яулап алып, анда утыручыларны бәреп төшерергә дә җыенмый бит. Чынлыкта, халык бабалары рухына дога кылу өчен генә җыела. Нигә моңа рөхсәт бирмәскә? Нормаль җәмгыятькә әйләнеп, Хәтер көнен дә нормаль рәвештә билгеләп үтә башласак иде дип телим мин.

Быелгы Хәтер көнен уздыруга рөхсәт алынган. Ул 13нче октябрьдә Тинчурин бакчасында (Казан шәһәре, Татарстан ур., 53. Автовокзал янында ) үтәчәк. Башлана 13.00 сәгатьтә. Белешмәләр өчен Бөтентатар иҗтимагый үзәге телефоны: 8904-661-85-34.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Хәтер көне сабаклары

1552нче елның 13нче октябрендә Иван IVнең гаскәрләре Казанны басып ала. Ул гаскәрләрдә татарларның да байтак кына булуы мәгълүм. Иван IVнең әнисе татар кызы, Мамай хан нәселеннән. Чукындырылган булса да, ул үзен татар диеп санаган.

Алтын Урда вакытында урыс князьлекләре берләштерелә, Мәскәү үзәк диеп таныла. Алтын Урда таркалгач, Мәскәүгә караган князьлекләр христиан динен тотып, урыс дәүләте булып яши башлый. Татар-төрки кабиләләр, ислам дине алып, яңа гына оешып килә торган ханлыкларга бүленеп кала. Аларда берләшергә теләк булмый.

Яшәү өчен көрәш барганда сугышлар табигый (Мальтус теориясе). Көчәеп килүче Мәскәү дәүләте таркалган Алтын Урда җирләрен яулап алу сугышларын башлый. Беренче булып Казан ханлыгы басып алына. Шуның белән Казан ханлыгы бетә, ә Русия империя – патшалык булып оеша башлый. Булган нәрсә булган инде, моңа язмыш һәм Аллаһ шулай теләгән диеп карыйк. Монда без явыз Иванны гаепликме, әллә Казандагы, башка ханлыклардагы таркаулыкнымы? Мондый вәхши сугышлар Русиядә башка кабатланмас диеп өметләник.

Русия һәм Европа илләрендә халык саны артмый, ә кими, яшәү өчен үзара сугышуның кирәге юк. Татарстан һәм Казан халкы ул бер гаилә. Гаиләдә булган каршылыкларны читкә чыгармыйча, үзара чишүең хәерлерәк. Тормышта еш кына шулай килеп чыга: ике кеше арасына «яхшы ният белән» туганы йә дусты килеп керсә, яхшылык көтмә. Украина һәм Сүриядәге вакыйгалар моңа ачык дәлил. Ә Хәтер көнен искә алуга килсәк, Татарстан халкының аны белергә һәм искә алырга хакы бар. Дошманлашу өчен түгел, ә бергә булып, андый хәлләрнең кабатланмавы өчен.

Марс ГАНИЕВ,

Баулы шәһәре

Хәтердән югалтырга тырышкан Хәтер көне

Халкыбызның «Аллаһтан тунлык сорасаң да якалык кына бирер», дигән ярымшаярулы әйтемен мәркәзебезнең «бөек затлары» Хәтер көненә карата «якалыклары» белән расладылар да – Хәтер көне 13нче октябрьдә көндезге сәгать 1дә Кәрим Тинчурин скверында үткәреләчәк. Камал театры мәйданында җыелу, аннан Сөембикә манарасы янына барулар ише чаралар Русиянең Төп Законында гарантияләнсә дә, бездә хәтерләрен җуймаганнарга «низ-зя!» икән.

21нче июль көнне Казанда тәре «хутымы», «пахутымы» булды. Аларга «мужно», нигә безгә елга бер мәртәбә барып дога кылырга да «низ-зя!», без дә шул ук илнең гражданнары, дип үпкәләүләр рөхсәт бирүчеләрнең түбәндәге «Постановление» атамалы без белмәгән «хутлары» барлыгын белмәүдән килә. «Постановление Исполнительного комитета г. Казани от 23. 05. 2018 №2685 О содействии в проведении в г. Казани крестного хода 21 июля 2018 года» дип атала ул.

«Содействие» чаралары шул дәрәҗәдә әзерләнгән ки, барасы юлларында «…провести комплексные мероприятия по благоустройству подъездных путей и мест парковки транспорта…»га тиклем каралган икән. Ягъни «тунлык» кына биреп калмаганнар, «тун»ны «тегеп» үк биргәннәр югарыда искә алынган «бөек зат»ларыбыз. Хәтта башка шәһәрләрдән дә автобуслар белән кешеләр җыюлары дөрес булса, «Казань – земля русская»дан «православная»га, татарларны хәтерсез калдырып, православларга ук әйләндерү түгелме икән кайсыбер «зат»ларның максатлары?

Олуг хөрмәт белән,

Татарстан республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф ИБРАҺИМОВ

Комментарии