Минем укытучыларым

Минем укытучыларым

Бәхетле укучы нинди була дигән сорауга җавап эзләп караганыгыз бармы сезнең? Мин бу сорауга, һич икеләнмичә, минем кебек була, дип җавап бирәм. Ни өчен бәхетле дисезме? Чөнки мин җир йөзендәге иң әйбәт, иң талантлы, иң сабыр һәм иң кешелекле укытучыларда, иң яңа мәктәптә белем алдым. Чөнки безне, сез тәртипсезләр, булдыксызлар, дип хурлап, ЕГЭ бирә алмаячаксыз, дип куркытып түгел, җылы сүз белән канатларны ныгытып, зур тормыш юлына үзебезгә ышаныч тудырып чыгарып җибәрделәр.

Мәктәпне ярату минем күңелдә кайчан башланды икән? Тәүге Белем бәйрәме көнне директорыбыз Мөзәкир абыйга чәчәк букетын: «Мә сиңа бу, сиңа бирергә кушты Галия апа», – дип китереп ыргыткач, аның якты елмаеп әйткән җылы сүзләреннәнме? Әллә малайлар: «Мөзәкир абый кайтып китте, бүген керәбез, әйдә», – дип котырткач, төзелеп ята торган яңа мәктәпкә үзебезчә шыпырт кына кереп маташканда шул директорыбыз безне тотып алып: «Соң, балакайларым, линейка саен әйтәм бит, өстегезгә кирпеч, такта төшсә, харап буласыз бит», – дип, тавышын күтәрмичә генә өзгәләнүе, мәктәпкә яңа гына аяк баскан, нәрсә буласын аңлап бетерә алмаучы бала күңелен рәнҗетмичә, шул мизгелдә дә сабыр булып кала алуы ышанычны арттырдымы? Үтә дә бала җанлы, киң күңелле Галия апабызның мавыктыргыч дәресләреме? Әйе, без якын итеп абый-апа дип эндәшә идек. Исем-отчество белән эндәшү ниндидер салкынлык өсти, ерагайта кебек тоела миңа.

Без мәктәптә яшәдек дисәм, дөрес булыр. Дәресләрдән соң кичке алтыга кадәр озайтылган көн группасында була идек. Дәресләрне өйгә әзерләп бетереп кайту өстенә төрле чаралар үткәрелә, мавыктыргыч уеннар уйнатыла, китаплар укыла. Иҗатка тартылу да кечкенәдән, шул озайтылган көн группасына йөрүдән башланды. Нечкә күңелле, шигъри җанлы Наилә апабызның сәнгатьле итеп китаплар укуы, шигырь язу серләренә төшендерүе минем өчен бәйрәм була иде.

Рәхәт башлангыч сыйныф тормышы тәмамланганда инде без, алга таба да шулай ук әйбәт булачагын белеп, бик тыныч идек. Чөнки өлкәнрәк сыйныф укучылары: «Сезгә гел җайлы килеп тора, сыйныф җитәкчегез иң әйбәт укытучы – Вәракыя апа булачак, чөнки ул 10нарны чыгарып җибәрә быел», – диләр.

Вәракыя апабызга төрле авыллардан җыелган утыз тиктормас булып килеп кердек. Без ярый ла үз мәктәбебездә, башка авылларда башлангыч укып килгәннәрнең кайсы елый, малайлар тәртипсезләнә, ду киләбез. Төрле авыллардан килгән төрле характердагы 30 баланы бер йодрыкка туплап, икенче әниебез булып китте ул. 11нче сыйныфны бетереп чыкканчы үзебезнең әниләргә караганда да яныбызда күбрәк ул булгандыр. Чөнки укучы баланың күпчелек гомере мәктәптә үтә. Мавыктыргыч тарих дәресләреннән тыш, көн саен иртән тәрбия минутлары үткәрә, дәресләр беткәч тә безнең янда. Төрле чараларга катнашырга әзерләнәбез, спектакльләр өйрәнәбез, туган көннәрне билгеләп үтәбез. Ничек барысына да өлгерә, барыбызга да күңел җылысын җиткерә алды икән, дип шаккатам хәзер. Әле бездән тыш үзенең 5 баласының, көн-төн мәктәп эше артыннан чабучы иренең, өендәге өлкәннәрнең көен табарга, аларга да җан җылыңны бирергә, йорт эшләрен башкарырга да кирәк бит. Ул вакытта керне дә машина юмый, ашарга да мультиварка пешерми. Яңадан җәмәгать эшләрендә катнашырга, агитатор, тагын әллә кемнәр булып эшләргә дә кирәк әле. Малайларыбыз класста 15, шактый ук шук иделәр. Ул аларны катырак сүзләр белән ачуланса, йөрәгенә җиңелрәк булыр иде, дип уйлыйм хәзер. Иң каты ачулану сүзе: «И, кеше көлкесе инде бу!» – дияр иде, аптырап. «Учительская»га керергә оялам, гел сезнең тәртипсезлек турында әйтәләр бит». Шул шук малайларның әз генә уңышлары өчен чын күңеленнән сөенеп: «Менә дигән кеше булып үсәр әле ул», – дип мактап, үсендереп җибәрә иде. Чыннан да, апабызның теләкләре тормышка ашты, һәрберебез тормышта үз урыныбызны таптык.

Төрле конкурс, КВНнарга катнашу программасын кулына алып карый да: «Кызлар, әйдә, әзерләнә торыгыз әле яме, сез булдырасыз бит», – ди. Булдырасың, дип мактагач, булдырасы килә, әлбәттә, тырышабыз үзебезчә. Икенче көнне эшләгән эшләребезне күреп и мактый апабыз: «Мин бу кадәр булдыра алмас идем, шуның кадәр дә булдыклылар инде сез, менә бу җиренә болай дип өстәсәгез, тегеләй диебрәк язсагыз», – ди. Безгә мөстәкыйльлеккә юл күрсәтә, иҗат итүгә, җиңү яуларга канатландыра. Фәнис Яруллин язганча «Сиздермичә ярдәм иткән», никадәр зур булышлык күрсәткән ул безгә. Бәйрәм-конкурсларда катнашканда һәрчак күзебез апабызда була. Аның елмаеп-хуплап утыруы безгә көч бирә, үзебезне сәхнәдә иркен тотарга ярдәм итә. Җиңү генә түгел, тормыш булгач, җиңелә белергә, җиңелүне җиңелрәк кичерергә дә апабыз өйрәтте безне. Берәр конкурста икенче урынга калсак, безнең борын салына, әлбәттә. «Гел җиңү генә булмый, башкаларның да җиңү тәмен татып карарга хакы бар бит, – ди ул. – Утырмагыз борын салындырып, әйдә, ярар, бернәрсә дә булмаган шул кадәр». Гел авыр вакытларда шулай ди иде.

Әлеге сүзен мин гомер буе кулланам. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, бик нык ярдәм итә ул. Кызым кайвакыт үтә борчылып кайтканда мин: «Әйдә, ярар, бернәрсә булмаган шул кадәр», – дип, укытучымның сүзләре белән юатам. «Әни, мин синең шул сүзеңне ишетергә өметләнеп кайткан идем», – ди кызым да. Быел беренче сыйныфка кергән улым, дәфтәрен бозгач, еламсырап ала да, шул сүзләр белән үзен юатып, язуын дәвам итә.

Укытучыларыбыз безнең өчен режиссер, психолог, тәрбияче, репетитор да иделәр. Кышкы кичләрнең берсе – алгебрадан өйгә бирелгән эшне һич эшли алмыйм. Озак уйлап тормадым, алгебра укытучысы Сәкинә апаның өенә киттем. Хәзерге акылым белән уйлыйм да, ул чактагы борчуым өчен читенсенеп китәм. Мәктәптә күпме дәресләр укытканнан тыш, авылда мал-туар, бетмәс-төкәнмәс эш, 3 ир баласына, иренә пешереп ашатасы, өс-башларын карыйсы, икенче көнгә дәрескә әзерләнәсе дә бар бит әле. Сәкинә апа мине ачык йөз белән каршы алып, ни өчен эшли алмаганымны аңлатып бирде. Сабырлыкка һәйкәл куйсалар, ул һичшиксез Сәкинә апа образында булыр иде кебек миңа. Беркайчан бер кешегә күтәрелеп бәрелмәс, авыр сүз әйтмәс, никадәр әче хәсрәтләр күрсә дә, очрашкач, хәл сораганда, әйбәт әле, дияр, үзеннән битәр синең хәлеңне сорашыр, акыллы сүзен әйтер, җаныңа җылы бирер.

Мин мәктәптә укыганда фәкать укытучы һөнәрен сайлыйм дип хыяллана, кайсы фәнне сайлармын икән, дип күзаллый идем. Чөнки Вәракыя апабыз укыткан тарихны бик яратам, Сәкинә апа укыткан алгебраның формулаларына, яңа гына институт тәмамлап кайткан матур, ягымлы Йолдыз апаның биология укытуына, Мөзәкир абыйның химия фәненә мөкиббән, Фәтхыя апа кебек әдәбият та укытасы килә.

Әле мин укытучыларымны мәктәптән укып чыккач та тынычлыкта калдырмадым. Арча педагогика көллиятенә укырга кергәндә дә Вәракыя ападан бик күп өстәмә белем алдым, ул борчу-шикләрне таратырга, алдагы көнгә ышаныч белән карарга ярдәм итте.

Көллияттән практика үтәргә дә без сыйныфташ кызым белән туган мәктәбебезгә кайттык. Тәҗрибәле укытучыларым ул вакытта да җылы сүзләре, төпле киңәшләре белән бик нык ярдәм иттеләр. Практиканы әниебез кебек күргән Вәракыя апабыз янында үтү шундый рәхәт булды. «Сез чын укытучылар булып кайткансыз икән инде, бик матур үтте дәресең», – дип канатландырып җибәрә иде татар теле укытучыбыз Нина апа. «Искитмәле чара үткәрдегез, бигрәк булдырасыз», – дип үсендерә башлангыч сыйныф укытучысы Рәхилә апа. Без практикадан эш өчен шактый тәҗрибә туплап, күңелебез үсеп кайттык.

Укытучыларыбыз яныннан ерак китсәк тә, сирәк кенә очрашулар вакытында аларның безнең уңышка чын күңелдән сөенеп яшәүләрен тоясың. «Син минем укучым бит, уңышларыңа шул кадәр сөенәм, горурланам», – ди торган иде Рәхимҗан абый.

Кызганыч, кадерле укытучыларымның кайберләре арабызда юк инде. Язган сүзләрем аларга дога булып барып ирешсен.

Туган мәктәбемдә укытучы булып эшләп алу бәхете дә эләкте миңа. Шул вакытта бергә эшләгән укытучыларны да мин үземнең укытучыларым дип саныйм. Үткәргән дәрес-чараларымны карагач: «Шул кадәр әйбәт, кызыклы бит планнарың, матбугатка җибәр әле, бастырсыннар, башкалар да күрсен», – дип күңелне күтәреп, тагын да яхшырак эшләргә стимул биргән директор Рифкать абый Файзуллинга, нинди киңәш, ярдәм сорасаң да беркайчан кире какмаган Фидаил абый Мостафинга, мәктәп күләмендәме, район күләмендәме булуына карамастан, үткәрәсе ачык дәрес-чараларыңа «әйдә, ярар, үзе үткәрсен», дип битараф калмыйча, һәрчак төпле киңәшләре, җылы сүзләре белән ярдәм иткән завуч Сания апа Закировага, кайсы гына вакытта булмасын, беркайчан да «юк, бу юлы вакытым юк», димичә, искиткеч итеп баянда уйнавы белән дәрес-чараларыңа җан өрүче Гөлсөяр апа Мифтаховага һәрчак олы рәхмәт хисләре белән яшим.

Мин Казанга киткәндә: «Син тырыш, булдыклы бит, югалмассың, уңышларың белән безне сөендереп торырсың, яме», – дип калган укытучыларым Сания апа һәм Фәһим абый Шәмсетдиновларның җылы сүзләрен күңелемдә йөртәм.

Туган мәктәбем бүген дә яңа буын укучыларга төпле белем бирә, тормышка ныклы адымнар белән атлап китәргә яраклы кешеләр тәрбияләп чыгара. Мөзәкир абый белән Вәракыя апабызның улы Фәнис абый Нәбиев бүгенге мәктәп директоры. Фәнис абый без өлкән сыйныфларда укыганда тагын бер сыйныф җитәкчебез иде дисәм дә була. Кайда нинди ярдәм кирәк – булышучыбыз да, дискотекаларга, күңел ачуларга атлыгып торган без яшь-җилкенчәкләрне бәла-казалардан, күңелсезлекләрдән саклап йөртүчебез, сиздермичә ярдәм итүче тагын бер кешебез булды.

Барлык укытучыларымны, Сәрдекбаш мәктәбенең бүгенге коллективын Укытучылар Көне белән котлыйм! Күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, иҗади уңышлар, игелекле укучылар, тыныч, рәхәт тормыш телим.

Альбина САБИРОВА (ЛАТЫЙПОВА),

Кукмара районы Сәрдекбаш мәктәбенең 1994нче елгы чыгарылыш укучысы

Комментарии