Тормыш киртекләре

Без инде үзебезне өлкәннәр рәтенә кертәбез. Минем үземә 65 яшь. Курмала авылында туып-үстем. Менә инде 30 ел гаиләбез белән Норма авылында яшибез. Олы кызыбыз тормышта, оныгыбыз бар. Улыбыз өйләнгән, үзебез белән яши, алардан да онык сөябез. Оныкларыбыз икесе дә мәктәптә укыйлар.

Олыгайгач, үткән тормышларны тагын бер кат күңелдән кичерәсең икән. Хәтердә төрле хәлләр, хатирәләр яңара. Хәзер тормышыбыз (зарлангалап торсак та) Аллага шөкер дип әйтерлек, бөтен нәрсәбез җитеш. Авылларда да өйләрне газ җылыта, күбебезнең мунчасына да газ кертелгән, мунчага өйдән генә керешле. Ләкин иртәгәсе көнгә ышаныч юк дибез. Бер яктан уйласак, бу да дөрес бит. Безнең үз башыбыздан да шактый гына тормыш авырлыклары узды. Авылдан өч малай 1967-71нче елларда Арча педагогика училищесында укып белем алдык. Курсыбыздан өч малай юллама белән Чуашстан республикасына эшкә киттек. Шуннан армия сафларында хезмәт итү, туган авылга әйләнеп кайту, мәктәптә эшләү, тормыш кору, балалар үстерү…

Элек әти-әниләр гомер буе колхозда эшләде. 4-5нче класстан башлап, без дә аларга булыша идек. Һәр гаиләдә сугыштан соң туган бишәр, алтышар, җидешәр бала булыр иде. Олылар борчак чаба, без, балалар, чабылган борчакны комбайннар сугарлык итеп, покосларга салабыз. Комбайннарны тракторлар тартып йөри. Ял вакытларында апалар-әбиләр борчакны кузагыннан чистартып, бер яулыкка җыялар. Әтинең 1909нчы елда туган, бәләкәйдән гарип Зәйнәп исемле апасы бар иде. Ул култык таягы белән генә йөри, колхоз эшенә катыша алмый. Әти шул апага сугышка кадәр үк «Зингер» машинасы алып биргән була. Апам бик оста тегәргә өйрәнеп, авылдашларының да, күрше авылныкыларның да гозерләрен үтәп яши. Менә шул Зәйнәп апа теге борчактан ботка пешерә иде. Аннан бер бөтен түгәрәк ипи белән кәстрүлдәге ботканы алып, мин басуга әти-әнигә илтәм. Басу бик ерак түгел. Ул ботканың тәмлелекләре! Тәме әле дә тел очымда тора.

Әтием сугышка кадәр үк армиягә алынган була, аннан сугыш башлана. Ул тугыз ел ярым ут эчендә була, берничә тапкыр яралана, әсирлеккә эләгә. Аның бер аягы икенчесеннән җиде-сигез сантиметрга кыскарак иде. Сугыштан кайтканда яраларыннан кан саркып тора иде, дип сөйләделәр әти мәрхүм булгач. Әсирлектә булгач, төнлә милициягә чакыртып сорау алулар, мыскыл итүләрне күргән кеше иде ул. Ләкин безгә бу турыда берни дә сөйләмәде. Үзе үлгәч, иптәшләреннән генә белдек. Без алты бала үстек, бишебез, Аллага шөкер, исән-саулар. Әтиебез пенсиягә дә чыга алмыйча, 59 яшендә вафат булды, урыны җәннәттә булсын. Зәйнәп апага да, әтигә дә, гарип булсалар да, дәүләт бер тиен дә ярдәм итмәде. Ләкин зарлану юк иде. Олыгайгач, менә шулар искә төшә. Әти-әни дә, Зәйнәп апа да искиткеч тырыш кешеләр иде. Булсынга йөрделәр, булсын дип эшләделәр. Алты баланы да укытып, кеше иттеләр, бик зур рәхмәт аларга. Шулай йомыш белән килгән бер генә кешене дә кире бормадылар, кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр. Келәтебездә гомуми зур сепарат та эшләп торды. Бөтен авыл халкы, күрше авыллардан да килеп, шунда сөт аерталар иде. Аннан каймакның күпмедер өлешен май итеп, май комбинатына илтеп тапшыралар иде. Халык бик тырыш, карусыз иде. Ничә еллар буе бушка, таякка эшләде. Шулай булса да, булганына шөкер итеп яшәде. Хәзер инде аларның бик күбесе вафат. Бу язма аларның барысының да рухына дога булып барып ирешсен иде.

Госман ХӘСӘНШИН,

Балтач районы, Норма авылы

Комментарии