Тарихи хатирәләр

Тарихи хатирәләр

Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлаганга 65 ел. Аккан сулар кебек гомерләр дә үтте. Укып бетергәнгә озак еллар булса да, уку еллары һаман да истә. Зур Кызыл (Большая Красная) урамындагы тулай торакта яшәдек, шундый күңелле иде. Авыл балалары шәһәрдә яшибез, укыйбыз. Беренче курс студентлары 40 кешелек бүлмәдә яшәделәр. Мин 30 кешелек бүлмәгә туры килдем. Бик дус яшәдек. Чиратлап дежур торабыз, бүлмәне җыештырабыз, миченә утын ягабыз. Беренче катта зур плитә, ул көне буе ягыла. Без анда ашарга пешерәбез, чәй кайнатыла, кайчан кирәк – шунда файдаланасың.

Без, математиклар, икенче сменада укыдык. Укытучыларыбыз бик белемле, ярдәмчел иделәр, безнең яшәү шартларын аңлыйлар.

Физикадан лекция укучы Кудашёв абый турында аерым язасым килә. Безнең белән фотога да төшкән иде әле. Аның лекциясен йотлыгып тыңлыйбыз. Язып бару өчен беренче рәттәге өстәлләргә утырабыз. Лекцияне язып барабыз, ул үзе дә безнең тырышлыкны күреп, бик аңлатып сөйли. Сынау алганда да сорауларны лекция буенча әзерли. Авылдан килгән студентларның кайдан килгәнлекләрен белә. Дәүләт имтиханын биргәндә дә сорауларны укыган лекцияләре буенча хәзерләде. Сынауларны яхшы бирдек, минем бишле иде. Комиссия рәисе Асадуллов абый да ярдәмчел, миһербанлы булды. Рәхмәт барысына да, рәхмәтебез дога булсын. Безнең группада 75 студент иде. Олы абыйлар күбесе авылдан килгәннәр, сугыш чоры балалары, әтисез үсүчеләр. Барыбызның да дипломлы укытучы булу теләге көчле иде. Өйдән акчалата ярдәм булмагач, ике ел укырга да риза булдык. 21 сум стипендия алдык, 3 сумы тулай торак өчен түләнде, 18 сумын яшәү өчен тоттык. Егетләр бераз эшләделәр, кызлар арасында да эшләүчеләр булды. Барыбызның да киеме, ашау-эчү бер чамада. Ул вакыттагы ашауны язарга да кирәкми билгеле. Ике ел үтте дә китте. Укуны дәвам итәргә теләүчеләрне педагогика институтының 3нче курсына читтән торып укырга алдылар. Мин дә педагогика институтын тәмамладым.

Диплом алгач, юллама белән илебезнең төрле өлкәләрендә (Татарстан, Ульян, Пенза, Курган, Төмән, Омск) хезмәт итә башладык. Тырышып, теләк белән укыган төсле, яратып хезмәт иттек. Фотода 1950нче ел, 25нче апрель, уңнан икенче рәттә, икенче урынына баскан кыз – мин.

Зөбәйдә ЧУМАРИНА,

Әлмәт шәһәре, Олы Тархан авылы

Комментарии