Гөлназ бозаулаган?

Гөлназ бозаулаган?

Безнең гаиләдә хайваннарга, бигрәк тә эт һәм мәчегә, игътибар зур. Улым 5нче сыйныфта укыганда, көчек алып кайтты. Бик яраттык без аны. Зур, кап-кара эт булып үсте ул. Бер дә бәйдә тотмадык, гел иректә йөрде. Яратмаган кешеләренә өргәләп чыкты, гел зарланып тордылар. Үзебез дә, сансызланып, аны бер дә бәйләмәдек. Җәйгә чыккач, авыл җирендә чиратлап көтү көтәбез бит, менә шул Рекс исемле этебез бик яхшы итеп көтү көтәргә өйрәнде. Рекс теләсә кемгә көтү көтешмәде, кемне ярата, кем күңеленә һуш килә, шуларга ияреп көтүгә чыгып китә иде. Бик мактыйлар иде аны. Кич белән көтүдән бер дә өйгә кайтмый, безгә борылып та карамыйча, туп-туры көтү көтешкән кешегә кайта. «Хәзер сыйлагыз инде мине», – дигән шикелле капка төпләренә кайтып ята. Аны яратмаган, үзе дә ошатмаган кешеләрнең чираты булса, иртән көтү киткәндә, капка төбендә ятып кала иде. Чакырсалар да, башын да күтәрми хәтта.
Күрше хатыны Лилия: «Кеше акыллары бар ул Рекста», – ди торган иде. Чөнки Лилия Рекс белән генә көтү көткәли иде, шуннан чыгып әйткәндер инде.
«Иде» дип язган, этләре үлгән, ахрысы, диярсез. Юк, этебез исән, Аллага шөкер. Көтүебез генә «үлде». Өйдә асрыйлар хәзер малларны.
Рекс кечкенә вакытта матур песиебез дә бар иде. Безнең мәчеләр акыллы булдылар, урлашмадылар, өстәлгә менмәделәр. Алайса, берәүләрнең песие өстәл өстендәге казылыкны өстерәп төшереп, карават астына алып кереп ашады. Менә шул акыллы песиебез картайды, бервакыт кыш көне нәкъ үзе төсле мәче баласы ияртеп кайтты. Бик кызгандык, үзебездә калдырдык һәм Кәрлә дип исем куштык. Ә карт песиебез язга чыккач үлде. Мәчесез калмасыннар дигәнме, әллә үзенең баласы булгандырмы, безне песиле итеп калдырды. Исеме генә Кәрлә иде – үзе бик зур, таза булып үсте. Ул песиебез югалгач, күрше авылдан нәкъ шуның төсле мәче алып кайттык һәм аңа каената Күбәләк дип исем кушты. Бик назлы, иркә песи булды ул. Кечкенәдән тычкан тотты, үзебез дә бик сыйладык: сыр, эремчек, казылык ашаттык. Югалган Кәрләбез бер елдан әйләнеп кайтты бит. «Ник минем урынга килдең?» – дигән кебек Күбәләгебезне каһәрли, карап кына торабыз. Күбәләкне күрше мәчесе дә бик чит итте, андый вакытта Рекс дөнья бетереп күрше песиен куа. Өйдәге мәчене яклыйсы икәнен аңлый. Халык телендә этле-мәчеле яшиләр дип әйтәләр бит әле, ә безнекеләр бик тату булды.
Күп еллар фермада савучы булып эшләдем. Без бит анда һәрбер сыерга исем куша идек. Җәй җиткәч, сыерларны җәйләүгә куып чыгарабыз да шунда савабыз, шунда төн куналар иде. Бервакыт төнлә көчле яңгыр яуды, минем Дунай исемле сыерым бозаулаганда, бозавы үлгән. Дунай айлар буе бозавы үлгән җирдән бер дә китмәде. Саварга чакыргач та, үзем куып алып кайтмыйча, килми иде. Хайваннар бездән мең тапкыр мәрхәмәтлерәк. Күпме әти-әни үз балаларын үтерә яки тугач та урамда ташлап калдыра. Эчүчелеккә бирелеп, сабыйларын оныталар, балалары ач үсә.
Шул ферма сыерлары белән бер мәзәк хәл булды. Бервакыт иртә белән эшкә барсак, карда җимерелгән, унлап сыерыбыз юк. Эзләмәдек, үзләре кайтыр әле, дип, булганнарын сава башладык. Ферма мөдире уянып урамга чыкса, исе киткән: унлап сыер капка төбендә ята ди. Ничә хуҗалыктан нәкъ менә аның капка төбенә барып ятсыннар инде. Көлдек рәхәтләнеп.
Мин үзем 10 ел ике эштә эшләдем. Иртә-кич фермада сыер савам, көндез кибеттә сатам. Шул еллардагы тагын бер мәзәк искә төште. Фермада, сыер бозаулаган дип сөйләшү канга, башка сеңгән, иртән сыер саудым да хисапларны тапшырырга дип районга киттем. Анда барсам, бухгалтериядә эшләгән Гөлназ исемле хатын бәбиләгәнне әйттеләр. Бүтән сатучылар хисапка килеп беткәч, мин:
– Ишеттегезме әле, безнең Гөлназ бозаулаган бит, – дим икән. Ике эштә эшләсәң, шулай буталып сөйләшәсең дип, рәхәтләнеп көлделәр инде миннән.
Язмамның ахырында шуны әйтәсем килә: әйдәгез бер-беребезгә, якын-тирәдәге кешеләргә, табигатькә, хайваннарга игътибарлы булыйк.
Венера ШАКИРОВА.
Арча районы, Якты Көн авылы.Гөлназ бозаулаган? , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии