Мухан каһарманнары

Хәзерге тарихчылар ни генә сөйләмәсен, гади авыл халкы, бигрәк тә ярлы крестьяннар, Октябрь революциясен якты өметләр белән кабул иткән. Икешәр-өчәр мал-туар асраган, фәләнчә дисәтинә җире булган хәлле крестьяннарга, большевикларча әйтсәк, кулакларга ялланып бил бөккән, маңгай тирен агызган фәкыйрьләр изүчеләргә каршы күтәрелгән партизаннарга, Кызыл армия сафларына бик теләп кушылганнар.

Салавыз-Мухан авылыннан гражданнар сугышына үз теләге белән алты кеше киткән. Аларның исемлеген мин авыл мәктәбендә оештырылган музейдан алдым. Менә алар: Камалетдин Мәгалимов, Кашап Фәткаев, Кәбир Фәттахов, Сәхбетдин Кашапов, Вәли Хаҗиев һәм Миңлеәхмәт Хәмидуллин.

Шуларның берсе – Сәхбетдин Кашапов – минем әти була. Ул 1896нчы елда Биктимеров Кәшшафетдин дигән кешенең төпчек улы булып туа. Әйтергә кирәк, әти Бөек октябрь революциясендә катнашып, Ленинның үзен күргән кеше.

Кәшшафетдин бабай җирсез крестьян була, байлардан арендага җир алып иген игә, Ыктан балык тота, «Уфалла» арбасына төяп аны сатып йөри, шулай гаиләсен туйдыра. Революциядә катнашкан кеше буларак, әти акларга каршы сугышуны намус эше итеп караган. Ул, Камалетдин Мәгалимов белән бергә, Буденныйның атлы гаскәренә эләгә. Үзенең сөйләвенчә, алар хезмәт иткән взвод дошман тылына бәреп кереп, сугышчан разведка ясый. Аннары, икенче көнне, гаскәр белән барып, аклар отрядын туздырып кайталар. Шундый рейдларның берсендә Махно бандасының засадасына эләгеп әсир төшәләр. «Акларны кызартканчы, кызылларны агартканчы» кыйнарга гадәтләнгән монархистлар аларны күлмәк-ыштаннан гына, яланаяк килеш атарга тезеп куеп, көн буе кар өстендә тоталар. Буденныйчылар килеп коткарганда, күбесенә салкын тигән була һәм алары лазаретта үлеп бетәләр.
Безнең кавалеристлар бөтен фронт буйлап акларны «урып» йөриләр, күп батырлыклар кылалар. Аларның, хәтта, «кызыл партизаннар» дигән даны тарала.

Бу сугышларда әти берничә мәртәбә җиңел яра ала, госпитальләрдә дәваланып, тагын үз взводына кайта һәм, гражданнар сугышы беткәнче, сафта була. Сугыш беткәч, Камалетдин белән икесенә штабтан тиешле белешмә язып бирәләр. «Бу язуны күрсәтеп, ни кирәк шуны сорагыз. Мал-туармы, җирме, ашлыкмы, – барысын да алырсыз», – диләр. Авыл Советында исә көләләр генә. «Мондый язу белән кайтучылар күп ул, бирергә генә берни дә юк», диләр. Нишләсеннәр, җиң сызганып колхоз төзү эшенә керешәләр, Бөек Ватан сугышы башланганчы шул колхозда хезмәт куялар.

Сугышка мобилизация башлангач, безнең әти дә тагын туган авылын, бер улын һәм ике кызын калдырып фронтка китә. Ләкин озак сугыша алмый, бомба төшеп балчыкка күмелеп кала, бик нык контузия ала. Иптәшләре казып алмаса, исән каласы да булмаган. Озак кына госпитальдә дәвалангач, строевойга яраксыз дип, кайтарып җибәрәләр. Шактый гына колхозда эшләгәч, әтине Урал якларына, хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Сугыш беткәнче ул шунда эшли.

Әтием Сәхбетдин Кашапов ул хәрби заводтан «Бөек Ватан сугышы чорында үзен аямыйча куйган хезмәте өчен» медале белән бүләкләнеп туган авылыбызга әйләнеп кайтты, 85 яшен тутырып Мәңгелек йортка күчте.

Мин үзем дә хәзер 75 яшемне тутырам. Исән чакта Мухан каһарманнары турындагы шушы язмамны матбугатта чыгарып, өстемдәге бурычымны үтисем килде.

Әзһәм КАШАПОВ, хезмәт ветераны,

Мөслим районы Салавыз-Мухан авылы

Комментарии