- 09.07.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №27 (5 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
1913нче елда Минзәлә өязе Урыс авылында Шәяхмәт белән Латыйфа гаиләсендә уртак мәхәббәт җимешләре булып бер ир бала дөньяга аваз сала, аңа Габделәхәт дип исем кушалар. Тукай язганча «тормышлары шактый гына ярлы була, асрый болар сарык белән кәҗә». Яртылаш җиргә күмеп салынган йорт, бераз кәҗә белән сарык ябарлык абзар-кура, Габделәхәттән соң туган өч кыз баланы исәпләмәгәндә, башка байлыклары булмый. Бер генә малай булгач, Латыйфа Габделәхәтне колагыннан гына тартып үстерми, кәҗә сөтен Габделәхәткә генә эчертеп тора.
Еллар уза, булачак батыр тракторчы булырга укый, МТСта тракторчы булып эшли башлый. Тамагы ипигә туйгач, Латыйфа карчыкның: «И-и-и, Габделәхәт бәбкәем, кәҗә сөтләре генә эчеп үскән идең, тәки бәхетләрең булды бит», – дип сөйләгәнен искә алалар.
Колхозлар төзелеп, тормышлар яхшыра. Габделәхәт тә үзенә пар табып, минем әтинең апасы – Минҗиһан исемле ятимә кыз белән тормыш корып җибәрә. Үзләренә зур булмаган агач йорт төзеп, землянкадан чыгалар.
Авыл сабантуйларында көрәшеп йөрсә дә, Габделәхәт район сабантуйларына барып җитә алмый, сугыш дигән афәт, арттан килеп, тез астына суга. Тракторчылар җитми, шуңа сугышның беренче елларында, аларга «бронь» биреп, МТСта калдыралар. Инде илнең хәле кыл өстенә килеп терәлгәч, алар да, тракторларны хатын-кызларга тапшырып, сугышка китеп баралар.
Таза бәдәнле, баһадир гәүдәле Габделәхәтне сугыш кырыннан яралыларны алып чыгу, алып кайту өчен, кыр госпиталенә санитар итеп билгелиләр. Сугыш сугыш инде, анда да җиңел булмагандыр, кайтканда аның күкрәгендә орден-медальләр күп иде.
Шулай итеп, сугышка кереп, Германиянең мәркәзе Берлин каласын алганчы, ул, санитар булып, сугыш кырында яраланып, ярдәм көтеп ятучыларны кайгырта. Ниһаять, сугыш бетеп, җиңү таңы ата. Солдатларны өйләренә озата башлыйлар. Җимерелгән илне төзекләндерү, ачлыктан җәфаланучы халыкны туендыру өчен һәр җирдә ирләр кулы кирәк. Тракторчы Габделәхәтне дә солдат хезмәтеннән беренчеләрдән булып азат итәләр.
Минзәләгә кайтып җиткән Габделәхәт, килеп алуларын сорап, авылга хәбәр итә. Өлкән ат караучы булган җизнәсе Галиев Җиһангир аны ат белән алырга килә. Кешеләр поездларга утыра алмыйча йөргән заманда Габделәхәт ничек алып кайткандыр: анда төргәк-төргәк ефәк тукымалар, хәтта немец аккордеоны, немец велосипеды, ниләр генә юк анда…
Бераз авызны «шайтан суы» белән чылатып алгач, Габделәхәт, уйный белмәсә дә, кулына гармун алып, «менә мин кайтам» дигәндәй, авылга кайтып керә. Алып кайткан әйберләре затлы булгандыр, икенче елны ук авылга алты почмаклы нарат йорт алып кайтып сала.
Авылда ир-атларның, бигрәк тә тракторчыларның бәһасе алтынга торган чак. Иң беренче эш итеп колхозның сугышка кадәр алып, тегермән тарттыра, икмәк сугу машинасын әйләндерә торган генераторын (аны авылда «движок» дип атыйлар иде) эшләтеп җибәрә. Әмма бераз хезмәт көненә эшләп карый да (бездә аны таякка эшләү диләр иде), болай гаиләне туендырып булмас дип, МТСка барып эшкә керә. МТС директоры Филиппов дигән керәшен егете аны бик җылы каршылый. Тракторчылар бригадасына бригадир итеп билгели.
Шулай итеп дөньялар көйләнеп китә. Габделәхәт ел саен бер ат алып, ашатып, сугымлык әзерли торган була. Әле көченең ташып торган чагы. Авыл сабантуйларына килсә, көрәшче Әхәт килгән дип, бәйрәмнең даны арта. Ул инде бераз гына мәйданны күзәтеп, сабантуй азагына якынлаша башлагач кына мәйданга чыгып, аягындагы туфлиен салып, сөлгене кулына алып, үзе белән көрәшергә тиешле кешегә карап куя. Ашыкмый гына биленә сөлге салып, җай гына тартып карый. Сөзешергә әзерләнгән үгезләр кебек, бер-берсенең җилкәләренә терәлеп, акрын гына мәйданны әйләнеп чыгалар, ягъни сабырлыкларын сыныйлар. Габделәхәт беркайчан да беренче омтылышны ясамый, сабыр итә. Инде иптәше омтылыш ясаса, уңайлы мизгелне кулдан ычкындырмый, шул арада күтәреп тә ала, тәгәрәтеп тә җибәрә. Үзе, берни булмаган кебек, кай ара ике кулы белән тезләрен богаулап утыра. Зур эш эшләгән кебек ике ягына борыны белән пошкырып, «менә синең белән эш бетте», дигән кебек, көрәшкән иптәшенә карап куя. Инде иптәше канәгатьсезлек белдерсә, ялындырып тормый, бусында кызганмый-нитми генә сыртына китереп сала.
Авылларда сабантуйлары узгач, районда соңгы сабантуй була, моңа инде Габделәхәт зур хәзерлек белән бара. Һәр елдагыча, аның белән беренче-икенче урыннарны алыр өчен көрәшергә бик таза, зур гәүдәле Остроумов дигән керәшен агае кала. Ул вакытта авторота дип йөртелүче, хәзергечә әйтсәк, АТП директоры булып эшләүче бу агайга комиссия тарафыннан зур өстенлекләр бирелә иде. Габделәхәт ничә тапкырлар күтәреп сыртына салса да, комиссия әгъзалары, дөрес түгел, дип табалар иде. Авылдан килеп көрәшүче бер авыл тракторчысына сабантуй тәкәсен биреп җибәрмиләр, билгеле. Ул вакыт батырга хәзерге кебек җиңел машина түгел, кер юу машинасы да бирмиләр иде, чөнки алар ул вакытта юк. Батыр калучыга бүләккә берничә метр чәчәкле парча һәм сабантуйның иң зур бүләге – тәкә. Ничә еллар бер үк күренеш, берни дә эшләп булмый.
1950нче ел. Габделәхәткә дә 36 яшь тулган. 1-2нче урыннар өчен көрәш бара. Берничә тапкыр Габделәхәт Остроумовны күтәреп салса да, комиссия, дөрес түгел, ди. Инде ничә еллар шушы гаделсезлекне күреп җаны әрнегән Габделәхәт сөлгеләрен, биргән бүләкләрен комиссия өстәленә ташлый да мәйданнан чыгып китә. Халык та күрә бит, мәйдан тузган корт оясы кебек гөжли. Болар берсе дә комиссия кешеләренә тәэсир итми: район сабантуе батыры дип Остроумовны атыйлар.
Икенче көнне Габделәхәт МТСтан бер атналык ял алып, Ижау каласына юл тота: анда әле сабантуй булмаган. Монда бер кешене дә белми ул. Дөрес, авылдашлар бар: элек хәллерәк авыл кешеләрен, кулак, дип, Ижау ягына сөрделәр. Аннан якын-тирәдә шәһәрләр булмагач, паспорт ала алган авыл халкы йә шахтага, йә Ижау заводына эшкә урнашты.
Менә сабантуе да килеп җитә. Габделәхәт – көрәшүчеләрнең беренче сафында. Монда да яклашулар булгандыр инде. Әмма Ижау каласында Сабантуйның төп батыры дип Минзәләдән килгән Шәяхмәтов Габделәхәтне игълан итәләр. Саллы гына бүләкләр тапшырыла, фотографлар, гәҗит хәбәрчеләре үз эшләрен эшли.
1930нчы елда Газизулла улы Сәгыйдулла туып, өметле көрәшче булып үсеп килсә дә, әллә тәрбия җитмәде – авыл сабантуйларыннан ары китә алмады. Менә узган ел 9нчы сыйныф укучысы Закиров Руслан Минзәләдә билбау көрәше буенча 3нче урынны алса да, кызганычка, Казанда урыннар ала алмады. Кем белә, бәлки киләчәктә Урыс авылыннан тагын бер Габделәхәт кебек көрәшче чыгып, Минзәлә данын күтәрер дигән өмет белән калыйк.
Инде Габделәхәт Шәяхмәт улы да, Сагыйдулла Газизулла улы да бакыйлыкка күчтеләр, урыннары җәннәттә булсын.
Габделхәй САЛИХОВ,
Түбән Кама шәһәре
Рәсемдә: Ижау шәһәре Сабантуеның төп батыры – Шәяхмәтов Габделәхәт, 1950нче ел)

Комментарии