Атлар да түзмәде

Атлар да түзмәде

Сугыш еллары. Авылдагы атларның барын да сугышка озатып бетерделәр. Бакча сукаларга – үгез, печән, салам ташырга – үгез.

Ниһаять, безнекеләр Герман җиренә аяк басты. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, авылга Герман атлары кайта башлады. Күрәсең, алар әсирлеккә төшкән булгандыр.

Алар өчен яңа фермасы булдырылды. Атларны карарга күршебез Абдулла абыйны куйдылар. Атлар кайткач, авыл ямьләнеп китте. Ә без, малайлар, аларны карарга барабыз. Без бит атлар югында бер-беребезне «авызлыклап» «-ат» уйнаган малайлар.

Атларның аяклары шундый юан, тояклары искиткеч зур. Үзләре ялтырап торалар. Күренеп тора, яхшы тәрбиядә торган бу атлар.

Печән вакыты җитте. Әти печән алып кайтырга дип, колхоз идарәсенә барып ат сорап алды. Безнең атлар белән чагыштырганда, болар гигантлар.

Печәнгә барганда мин әтидән:

– Дилбегәне мин тотып барыйм әле, – дип сорадым. Әй бара атыбыз лап-лап атлап, йөгерергә уйламый да. Килеп җиткәч, әти атны туарды да чирәмлеккә җибәрде. Ә минем бит бу атка атланып та карыйсым килә башлады.

– Печән чабарга кирәк, улым. Вакыт юк, – ди әти. Ә мин һаман аптыратам. Йөдәтә торгач, атка атландырды. Ә атның сырты сәке киңлегендә. Искитмәле! Ботны аерып атланып та булмый. Үзем төшмәкче идем, егылып төштем ат астына. Китереп басса сыта иде, ә ат урыныннан да кузгалмады. Ат мин торып киткәч кенә ашый башлады. Галәмәт зур дагалы аяклары әле дә булса күз алдымда тора.

– Кайтыр алдыннан яшенле яңгыр ява башлады. Без әти белән ат астына кереп ышыкланып тордык. Юлга чыккач, кабат дилбегәне сорадым.

– Мә, улым, дилбегәне тотып кал. Бу атлар безнең шартларда озак яши алмаслар.

Аларны бер коры саламда тоту… Белмим, белмим… – дип, әти юл буе сөйләнеп кайтты.

Әтием бик белеп әйткән, тәрбиядә генә яшәгән атлар су белән саламда озак яши алмадылар. Үлеп беттеләр матур Герман атлары. Аларны берәм-берәм үләксә базына илтә тордылар. Күрше Фатыйма апа шул атлардан ит кисеп алып кайтып пешергән. Күп тә үтмәде, күршебез күбенеп үлде. Әле ул елларны да күп гаиләләр ачлыктан интегәләр иде.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Комментарии