- 09.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №18 (5 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
(Булган хәл)
Поезд, баеп барган кояшны куып җитәргә теләгән шикелле, ашкынып чаба. Тәрәзә уемында урманнар һәм кырлар, зур һәм кечкенә елгалар шуышып уза. Әнә бер авыл. Тузан болыты күтәреп, көтү кереп килә.
Шлагбаум янында ялгызы гына бер кыз басып калды. Юлдашым, аңа тагын бер кат күз ташлау ниятеннән бугай, талпынып куйды. Серем ачылмадымы икән дигәндәй, миңа карап алды. Гомумән, аның нәрсә турындадыр сөйлисе килә иде бугай. Җаен туры китерә алмый утырганын сизсәм дә, мин аны ашыктырмадым, андый гадәтем юк. Сөйлисе килә икән сөйләр.
Чәй китерделәр. Ниһаять, профессор сөйли башлады:
– Студент чагым иде. Ул елны миңа да чит илгә чыгып эшләү бәхете елмайды. Герман иленә. Нәкъ шушы юл буйлап барабыз. Студент халкын беләсең инде, уен-көлке, җыр… Әтием сугышлар белән үткән юл бу. Әле менә нинди шәһәргә керәбез? Барановичи? Әтием монда өч ай госпитальдә ятып чыккан. Шуннан соң Варшаваны азат итүдә катнашкан. Ә теге вакытта болар минем уема да кереп чыкмый әле. Уйнап-көлеп Варшава, Познань шәһәрләрен үттек. Әтием эзләре буйлап баруымны һаман аңламыйм. Хәер, яшьлекнең бит үз яссылыгы, кыйммәтләр башка. Гаепләп буламы аны моның өчен? Һәм менә Берлин. Шулчак минем башыма китереп суктылармыни. Әтиемнең җимерек Берлин урамнары буйлап йөрүе, Рейхстаг диварына үзенең исемен язып калдыруы турында сөйләгәннәре исемә төште.
Берлинда озак тормадык, максатыбыз Һалле шәһәре иде. Килеп төштек. Студентлар тулай торагының 22нче катына урнаштырдылар. Отрядыбызда немец студентлары да булачагын белә идек. Алар инде монда иде. Германия кызларын беренче күрүем. Нәрсәләре беләндер алар үзләренә тарта иде. Ачык изүләр, шәрә ботлар белән түгел, юк. Күз карашы, вакыт-вакыт шул карашта чагылып киткән яшерен көч, күңел төпкелләрендәге ялкын беләндер. Беренче көннән үк шул кызларның берсенә күзем төште бит. Башка берәүне дә күрмәс булдым. Безнең кебек авыл малаена әйләнеп тә карамас инде бу горур зат, дип йөри идем, моңнарыбыз туры килде бугай, аның да күз кырые белән генә мине күзәтүен тойдым.
Элона иде аның исеме. Бер кашык су белән йотар идем үзен, диләр бит, әнә шул инде. Ул безнең ял сәгатьләрен оештыручы һәм тәрҗемәче икән. Яныннан китә алмыйм, аның тирәсендә генә бөтереләм, ни кушса, шуны шатланып эшлим. Сихерләде дә куйды.
Немец студентлары белән җир асты торбалары салабыз. Бер-ике адым гына җир казырга булса да, экскаватор көтеп утыра болар. Без көрәк алабыз да берничә минут эчендә казып та ташлыйбыз. Тегеләр аптырый: безнең эш түгел бит ул. Безне «рус бульдозерлары» дип атый башладылар. Бервакыт шулай торба күтәреп барабыз. Шулчак төшке ашка чакырдылар. Тегеләр торбаны төшерделәр дә ашарга киттеләр. Югыйсә шул ашау урынына таба бара идек инде. Ачу килде бит! Үзебез генә күтәреп алып барып җиткердек тә өстәл артына килеп утырдык. Мин әйтәм: «Менә шуңа күрә сез җиңелдегез дә инде». Каш астыннан гына карап куйды болар. Отряд командиры миңа өстәл астыннан йодрык күрсәтә.
Әйе, исеме үк серле иде аның. Элона! Аның карашы һәрвакыт «мине кочакла инде» дигән кебек яна иде. Төн җитеп икәүдән-икәү калуыбыз була, кочакка ташлана иде. Өйләренә алып барып әти-әнисе белән дә таныштырды. Германия дигәч тә, әллә кемнәр түгел икән, гади эшчеләр булып чыкты, ике бүлмәле гап-гади фатирда яшиләр. Яшәгән урынын күргәч, кыз минем өчен күктән җиргә төшкәндәй булды, ләкин шуның белән миңа тагын да якынайды, аны үземә тиң күрә башладым, йолдыз итеп түгел.
Без инде планнар корабыз. Ул чакта Германиядә безнең гаскәрләр тора иде. Гаскәри частька барып, анда хезмәт итү турында сөйләшеп куйдым. Укуны тәмамлыйм дә армиягә китәм һәм шушында җибәрүләрен сорыйм, имеш.
Ә безнең арттан күзәтәләр икән инде. Командир чакырып алды да: «Яки ул кыз белән йөрүдән туктыйсың, яки моннан куалар үзеңне», – ди. Соңыннан беленде: мин иң якын дустым дип йөргән егет күзәтү органнарының агенты булган икән. 20 елдан соң очраштык без аның белән. Очрашу хөрмәтенә ресторанда утырганда, үзе миңа сөйләде. «Ләкин мин сине сатмадым, югарыга хәбәр итсәм, беренче самолет белән үк илгә җибәрәләр иде», – диде.
Ачыктан-ачык йөрүләр бетте. Тыелган очрашулар бигрәк тә татлыга әйләнде. Кайтып китәр чак та җитте. Төнлә хушлашканда, иртән хискә бирелмәскә сүз куешкан идек. Менә автобуска төялә башладык. Соңгы мизгелдә Элона түзмәде, мин автобуска кереп китәр алдыннан йөгереп яныма килде дә бөтен отряд алдында кочаклап алды. Күзләрендә яшь иде.
Кайттым илгә, укулар башланды. Хатлар язам – җавап юк. Хатлар чикне үтеп чыкмый икән. Бер елым шулай хат көтеп үтте. Менә тагын җәй. Имтиханнарны тапшырдым да авылга кайттым. Бервакыт телеграмма килә. Йөрәгем күкрәк сөякләрен җимереп чыга дип торам. Дүрт сүз: «Мин Мәскәүдә. Көтәм. Элона».
Мин галәм чигенә барырга да әзер, ләкин печән өсте иде. Әти инвалид, бөтен ышаныч миндә. Әйтми генә чыгып китеп булмый. Әти белән сөйләшергә булдым. Шулай-шулай, мин әйтәм, немец кызы, өйләнергә уйлыйм… Әтинең йөзен кара болыт каплады:
– Немец кызы, димәк. Өйләнәм дисең инде? Син үз акылыңдамы? Мин немец белән дүрт ел бугазга-бугаз килеп сугыштым. Немец минем ике абыемны үтерде, сеңлемне мәсхәрәләде. Әнием, боларны күтәрә алмыйча, акылыннан язды. Һәм син шул немецның кызына өйләнәм дисеңме? Шул немец белән мин кода булып утырырмынмы?
«Элона гаепле түгел!» – дип кычкырасым килде. Ләкин, нәрсә генә әйтсәм дә, әтиемнең хакыйкате алдында үземнең коралсыз икәнемне аңладым. Нинди генә дәлилем дә әтиемнең дәлилләре алдында мескен иде.
Бер атнадан икенче телеграмма килеп төште: «Кызганыч, очраша алмадык. Элона, Берлин поезды».
– Менә хәзер сез дә шул ук поездда, бәлки, шул ук вагондадыр әле, китеп барасыз, – дидем мин юлдашыма.
Профессор уфтанып куйды:
– Әйе. Утыз елга соңлап. Халыкара симпозиумга китеп барам, Берлинга. Вакыт табып, Һаллега да барып килергә исәп. Эзләп карыйм әле үзен. Ә үзем аны табудан куркам. Теге вакытта хушлашкандагы кебек күзләрен миңа текәп катып калса, нәрсә диярмен?
– Гаиләгез бармы соң? – дип сорадым мин, төпченергә яратмасам да.
– Бар, әлбәттә, – диде ул. – Хатыннан уңдым мин. Ирне ир итә белә, теләсә нинди шикләнүләр белән кимсетми, балалар, оныклар дип үлеп тора. Ә шулай да немец кызын оныттыра алмады. Хәтер төбе дә буш булырга тиеш түгел, күрәсең.
Тәрәзә артында төн иде инде. Поезд тәгәрмәчләре, юлдашымның тарихына күп нокталар куйган шикелле: теке-теке, теке-теке…
Марс ЯҺУДИН,
Чаллы шәһәре
Комментарии