- 09.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №18 (5 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Миңа интернет сайтларда сорау бирүчеләрнең, шулай ук «Безнең гәҗит» газетасын алдырып укучыларның, эш белән Марига килгәч, «Уракчы кыз» һәйкәле яныннан үтеп йөргәләгән Татарстан шоферларының кызыксынуын искә алып, үзем булдыра алганча «хәтер сандыгымны» ачып салып, районның активрак кешеләренә мөрәҗәгать иттем. Һәйкәлгә карата кемдә нинди караш, нинди фикер туган?
Битарафлар да җитәрлек, күпчелек исемнәрен язуымны теләми, аңлашыла, мактар идем – торганым бар, хурлар идем – торасым бар, дигәндәй, куркак таяк белән йөргән заманалар… Турысын әйткән – туганына ярамаган югарыдагыларга ирешсә?..
Шулай да һәйкәлгә турыдан-туры катнашы булган берничә кешедән алынган мәгълүматны кыскача гына язам әле. 1975-1980нче еллар, районда колхозлар үзәкләрендә Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә һәйкәлләр торгызыла башлаган чор. Республика, район «дилбегә»се нык кулларда: Виктор Петрович Никонов – Мари Обкомының беренче секретаре, районда исә Равил Сафин – беренче, соңрак – Вилсур Мөхәммәтгалиев. Темадан читкә чыгып булса да язуны кирәк күрәм. Мариның беренче секретаре Виктор Никонов вакытында республика буенча илдә иң зур күләмле сельхозхимия оешмалары, колхоз-совхозларда тирә-якта тиңе булмаган мөгезле эре терлек, сөтчелек, дуңгызчылык комплекслары төзелгән, кырларда хәтта уч төбе кадәрле җирләр дә чәчелми калмаган, гөрләп иген уңган еллар!
Венгрия делегацияләре дә тәҗрибә уртаклашырга килгәләгән, илдә иң зур дуңгызчылык комплексы булган Ленин исемендәге миллионер колхоз җитәкчелеге сугыш батырлары хөрмәтенә һәйкәл проектына заказ әзерли. Ул вакытта колхоз рәисе – Нурислам Фатыйхов. Партоешманы Феликс Баһаветдинов җитәкли, ә колхозның баш инженеры вазыйфасында эшкә үтә дә җаваплы, алдынгы карашлы булган егет – Рәис абый Салихов эшләгән еллар. Скульпторын да Куярдан (Мари) эзләп табып Рәис абый алдан әзерләп куйган була. Бу өчлек һәйкәл мәсьәләсен уртага салып киңәшә һәм шунда уртак фикергә киләләр. Сугыш батырларының да көче икмәктә. Фронтны икмәк белән тәэмин иткән, үзләре алабута икмәге, өшегән бәрәңге кәлҗемәсе белән тукланып, балалары авызыннан өзеп, фронтовикларга икмәк үстереп биргән хатын-кызларыбызны, тыл ветераннарын да зурларга вакыт җитмәдеме икән?! Мондый бай, мул еллар гел генә булып тормас, үзебез лаеклы ялга киткәч, шундый елларда да хет бер һәйкәл дә калдырмаганнар, дип, киләчәк буын безне тәнкыйтьләмәсме? Һәм шунда «Уракчы кыз» һәйкәле проекты күңелләрендә туып, Рәис абый тырышлыгы, колхоз җитәкчелеге фатихасы, республика-район түрәләренең сүзсез ризалыгы ярдәмендә тормышка аша. Һәйкәлне кая урнаштырырга дигәндә, билгеле, игенченең урыны – кырлар түрендә. Ике колхоз – Мазарбашы (абыйлы-сеңел Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар авылы) һәм Куянавыл (Гайнан Кормаш авылы) кырларын бүлеп торган ызанны да олы юл буена урнаштырырга карар кабул ителә һәм тормышка ашырыла.
…«Акыл дилбегәсе» көпчәккә чорналган, алда ни көткәнен дә белмәгән заман, һәйкәлләрдә дә ил язмышлары чагыла: бу һәйкәлнең дә урагы сынган, вакыт җилләре нык талкыган, очраклы кешеләр кулларына калган, кадер күрмәгән басу-кырда болыт мендәрләренә башын салып, үги кыз ролендә нәүмизләнеп басып тора ул. Уракчы кыз постаментка менгән елларда тормышка, иртәгесе көнгә ышаныч, киләчәккә өмет бар иде. Безгә бүген, мөгаен, шул кирәктер?!
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,
Мари Иле районы, Бәрәңге бистәсе
Һәйкәлдә дә кеше язмышлары,

Комментарии