- 09.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №18 (7 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Олыгая барган саен, кешенең, тибрәлгән бишегенә, суын эчкән чишмәсенә, туендырган җир туфрагына, үзен улы һәм кызы итеп үстергән туган иленә хөрмәте артканнан-арта бара. Еллар узган саен, балачак ешрак искә төшә башлый.
Туган авылыма кайтырга уйлап йөргәндә, Димитровград шәһәрендә яшәгән уртанчы абыем телефоннан шалтыратты:
– Сеңлем, авылыбызга кайтырга исәбең юкмы, минем төшемә Ык буе тугайлары, элекке су тегермәне еш керә, ялан тәпи йөгереп йөргән яшел хәтфә үләннәрне сагынам.
– Кайтырбыз, абыем, тиздән Сабан туе да җитә, – дидем мин.
Туган йортта олы абыебыз яши. Әти сугышта үлеп калгач, олы абыебыз безгә әти дә, абый да булды, безне әтиләрчә яклады, саклады һәм төп йортта чын хуҗа булып, нигезне бетермичә, киресенчә, гел заманча төзек итеп тота, һәрчак безне шатланып, колач җәеп каршы ала.
Сабан туе алдыннан безнең туган йорт гөрләп тора, утызлап кеше җыелабыз. Шушы йортка җыелу үзе зур шатлык, зур бәйрәм безнең өчен. Чөнки балаларыбыз гына түгел, оныкларыбыз да аралашып , туганлыкны белеп, мәтрүшкә үләне кыстырып бәйләнгән каен себеркесе белән мунчада чабынуның тәмен белеп үсәләр. Әниебезне барлык оныклары, безнең әбекәебез, дип искә алалар, каберенә чәчәкләр утырталар.
Туган йорт – туган йорт инде ул. Кайда гына яшәсәң дә, кем генә булып эшләсәң дә, туып-үскән йорт истән чыкмый, балачакның онытылмас хатирәләре шушы йортның һәр бүрәнә ярыгында саклана.
Без, ике абыем белән, әниебез зиратына бардык. Чардуганга таянып, тыныч кына, һәрберебез әнигә рәхмәтләребезне кабатладык, үзебезнең нинди рәхәт, мул тормышта яшәвебезне сөйләдек, догалар укыдык. Минем уйлавымча, әни безнең тату-бердәмлекне, догалар өйрәнүебезне белеп сөенгәндер кебек тоелды.
Зираттан соң, уртанчы абыемның төшенә кергән су тегермәненә юл алдык. Су тегермәне күптәннән юк инде, ә яр буенда үскән тирәкләр һаман исән, һаман шаулыйлар. Бөдрә таллар суга ботакларын иеп, елга агышын күзәтәләр, агымсуның тыныч кына «без еракларга агып китәбез, сез каласыз» дигәнен тыңлыйлар. Яр буенда әле дә төнбоеклар үсә, элеккечә бәбкә үләне яшел келәмдәй җәелеп ята. Бу хәтфә үләнгә ятып ауныйсы килә. Һаваның сафлыгыннан башлар әйләнә.
Кошлар елга ярында курыкмыйча оя корганнар, чөнки иң тыныч, иң матур табигать кочагы шушындадыр кебек тоела. Тирә-якта завод-фабрикалар юк, газ исе килми. Елгада саф чиста су ага. Элек без күрмәгән, без белмәгән кошлар да килеп оя корганнар, бала чыгарганнар. Баш очында карлыгачлар, без кайтканга сөенгән кебек, әйләнеп-әйләнеп уйныйлар, сайрашалар. Сандугач, сыерчык, тургайлар сайраганын тын гына тыңлап торабыз, табигатьнең оҗмах почмагы шушындадыр кебек тоелды. Елга өстенә кояш нуры алтын-көмеш тәңкәләрен коя. Акчарлаклар очып килешли бу тәңкәләрне йотып алган кебек, елгадан балык чүплиләр. Ә елгадагы балыклар аларны үчекләгән кебек, сикереп-сикереп уйныйлар. Елга аръягында киң болын җәелеп ята. Болында маллар көтүе-көтүе белән үлән чүплиләр, ә көтүчеләр, үләнгә кырын ятып, малларны күзәтәләр, ял итәләр. Без озак кына сокланып та, горурланып та карап тордык, чөнки мондый оҗмах урыннар бик сирәк хәзер.
Аннан карт тирәк төбенә утырдык һәм абыем без бала чакта елганың шушы борылышында булган, су тегермәненә бәйләнешле хатирәне сөйли башлады:
– Сугыштан соңгы елларның берсендә хезмәт көненә арыш бирделәр. Әни белән без амбардан өч капчык арышны бәләкәй арбага салып алып кайттык һәм ишегалдында таратып киптердек. Көзнең бер аяз көнендә, арба тартып, тегермәнгә киттек. Барыр юлыбыз тауга түбән булганга, йөк авыр тоелмады. Тирә-як авылларда тегермән юк, шуңа күрә анда һәрвакыт чират була иде. Кемдер ат, икенчеләре үгез җигеп килгән, безнең кебек арба тартып килгәннәре дә бар. Алда чират күп иде, кунып калырга туры килде. Әни мине чиратта калдырып, өйгә кайтып китте. Кичке салкын төшә башлагач, ирләр яр кырында учак ягып җибәрделәр. Кемнеңдер тоткан балыгы, кемнеңдер өйдән алып килгән бәрәңгесе белән балык шулпасы пешерделәр. Күрше авылның сугышта яраланып, бер кулсыз кайткан абзые мине чакырып алды да үзенә салган балык шулпасын миңа ашатты. Әй, шул абзыйга ничек рәхмәтле булуымны бер Ходаем гына белә.
Абыем бераз тынып торды да тагы сөйли башлады:
– Әни иртән көтү кугач килде, ашарга ике бәрәңге белән сөт алып килгән иде, мин тәмләп кенә ашап куйдым да су буенда малайлар белән уйнап йөрдем. Чират җиткәндә, алдан бодай тарттырдылар, ә безнеке арыш иде. Без, билгеле, сөендек, чөнки тегермән ташларында калган бодай оны безгә чыгачак, ул онны әни аерым янчыкка алды. Аннан соңгы ике капчык он һәм ярты капчык көрпә безнеке иде. Күңел көр, чөнки ике капчык арыш оныннан никадәр токмач, коймак пешерергә була. Бәрәңге кырып кушып, ипи дә салып җибәрер әле әни, дип уйладым. Өйгә кайтканда, юл тауга менә, тартырга авыр. Әни алдан тарта, мин арттан этәм. Миңа арбаны этәргә кыен булмасын өчен, әни кәкре таяк башына чүпрәк урады. Мин арбаны бик тырышып эттем, әнине кызгандым. Ярты юлны үткәч, юл буендагы өянке төбенә ял итәргә туктадык. Бик тә ашыйсы килә, әни минем күзләремә карап моны аңлады, бодай оны катышлы янчыкны чиште һәм миңа сузды:
– Улым, онны учыңа ал да яла.
– Әни, син алсаң гына алам, синең дә ашыйсың килә бит, – дим.
Юл буенда ялгыз үскән, ботакларын талгын җилгә тибрәндереп юлчыларны каршы алып, озатып калган яшь өянке төбендә без икәүләп он ялап утырабыз, әнинең көлемсерәп караган җылы карашын бүгенгедәй хәтерлим, нинди бәхет иде бу. Беренчедән – шундый йомшак куллы, шундый йомшак сүзле, чиста күңелле изге әнием барлыгы, икенчедән – тамак ачлыгы басылу.
Абыем бу сүзләрне сөйләгәндә, без инде карт өянке төбендә басып тора идек. Абыем карт өянкене кочты:
– Өянкем, син бит әле дә исән икәнсең, исәнме, өянкем! Хәтерлисеңме, он ялап утырган яланаяклы малаеңны, бик тә сабыр холыклы, мәрхәмәтле газиз әнкәемне. Син бит минем төшләремә керәсең. Су буенда тугайда үскән хәтфә яшел үләннәрең, шау чәчәкле болыннарың, басуларда шаулап үскән арышларың белән төшемә керәсең.
Әкрен генә җәй җиле исте. Карт өянкенең ботагында яфраклар селкенеп биткә бәрелде. Миңа инде алар абыемны сәламлиләр, битләрен сыйпап иркәлиләрдер кебек тоелды. Абыемның йөрәк түреннән чыккан күз яшьләрен өянке яфраклары сыпырып алдылар. Бу инде абыемның карт өянке белән исәнләшүе дә, соңгы тапкыр саубуллашуы да иде.
Гөлсинә ФӘСХЕТДИНОВА.
Пермь өлкәсе, Чайковский шәһәре.

Комментарии