- 09.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №18 (7 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Башлангыч сыйныфларда укыганда, Шәкүр, Рафаэль абыйларга ияреп, Рудник авылы турындагы, Нурминкә елгасының уң як ярында урнашкан Чулпан басуына черек бәрәңге җыярга йөри идек. Бу урын Зур Кукмара урта мәктәбеннән 1,5 чакрым ераклыкта булгандыр. Дәресләр сәгать 11ләрдә бетә. Мәктәпне җыештыручы Хәдичә ападан кичтән кертеп калдырган чиләкләребезне кереп алабыз да, китап-дәфтәрләрне аңа калдырып, басуга китәбез. Әгәр сәгать икеләргә калсаң, кар-бозлар эреп пычрата, җир өсте кереп булмый торганга әйләнә. Шуңа да иртәрәк килергә тырышабыз.
Ул җирләрдә элек Чулпан исемле авыл булган. 25-30 хуҗалыклы гына булганга, күмәк хуҗалыкларны эреләтә башлагач, йортларны кайсын кая күчергәннәр. Күбесе Чулпаннан биш чакрым гына ераклыкта булган Иске Йорт авылына күчкән.
… Равилнең: «Әй, килегез әле монда! Зур бәрәңге таптым», – дигән тавышына сискәнеп киттек. Барыбыз да аның янына ашыкты. Янына килеп җитүебезгә, күзе-башы акайган Равилнең бәрәңге тутырган чиләге кулыннан ук төшеп китте. Чиләктәге бәрәңгеләр җиргә чәчелде. Бәрәңге дигәнебез эреп җитмәгән боз астыннан күренеп торучы кеше йодрыгы булып чыкты! Бу хәлне күрүгә, куркудан, абына-сөртенә, баткак җир өстеннән авылга таба чаптык. Азмы-күпме җыйган бәрәңгеләребез дә чиләкләребездән коелып бетә язды. Авылга кайтып җиткәч, Рафаэль абый бу хәлне авыл Советына барып сөйли. Күп тә үтми, район үзәгеннән участковый Василий Голопупов, суд-медицина экспертизасы мөдире килеп җитә. Шәкүр белән Рафаэль абый аларга да ни күргәннәрен сөйләп бирә. Аннан, бозны казып, актарына торгач, йодрык кына түгел, ә теге кешенең беләкләре, бишмәтенең җиңнәре, гәүдәсе дә ачыла. Аркасына аскан букчасыннан исә бер букча йөз сумлыклар табалар.
Эш болай була. Хәзерләүче (заготовщик) Вәли үз эшләре белән районга бара. Кире кайтканда соңга кала, өстәвенә һава торышы да бозыла. Җил, буран куба. Ул адашып басуга кереп китә, хәле бетеп егыла һәм Вәлине кар күмеп китә.
Бу вакыйгадан соң ул басуга бәрәңге җыярга йөрми башладык. Күз алдына гел шул Вәлинең йодрыгы килә торган булды.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы, Зур Кукмара авылы.
Комментарии