Хәтерләрдә яши үткәннәр…

Хәтерләрдә яши үткәннәр…

Быел 27нче гыйнварда Ленинград камалышының өзелүенә 75 ел тулды. 900 көнгә сузылган чолганыш вакытындагы газап-михнәтләрне үз йөрәге аша кичергән кеше генә аңлый һәм кабул итә ала торгандыр, мөгаен. Безнең буын әлеге елларның кешелек дөньясына ни дәрәҗәдә йогынты ясавын өлкәннәрдән ишетеп, китаплардан, тарихи әсәрләрдән укып, акылыбыз белән никадәр авыр булуын аңласак та, барыбер йөрәк аша кичереп, бар тулылыгы белән кабул итеп бетерә алмыйбыз, миңа калса. Моны аңлар өчен, ишетергә түгел, ә шул елларда яшәп карарга кирәктер.

25нче гыйнвар көнне әлеге дата уңаеннан Корноухово мәдәният йортында «Хәтерләрдә яши үткәннәр…» дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде. Әлеге чараның максаты үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, тыныч тормышыбыз өчен гомерләре белән түләгән ватандашларыбызга рәхмәтле булу һәм дә инде чарага килгән төрле буын вәкилләрен үзләре өчен нәтиҗә ясап, билгеле бер фикергә килүгә чакырудан гыйбарәт иде. Корноухово авылы китапханәсе мөдире Татьяна Угарованың чыгышы белән башланып киткән чара Ленинград чолганышының ачысын вә төчесен үз җилкәсендә татыган шәхесләрнең истәлекләренә нигезләнеп төшерелгән «Ленинград блокадасы балалары» дип исемләнгән документаль фильм карау белән дәвам итте.

…Залда тынлык. Бары тик экранда йөрәкләргә шом салып атышкан тавышлар, самолет гүләүләре, халыкның ачыргаланып кычкырганы гына ишетелә. 1941нче елның сентябреннән башланып, 1944нче елның 27нче гыйнварына кадәр дәвам иткән Ленинград блокадасы вакыйгаларын, шул еллар рухын бар тулылыгы белән ачып бирә алды бугай әлеге фильм. Залда утыручы хатын-кызлар мышык-мышык борыннарын тартып, ара-тирә күз яшьләрен сөртеп куйса, ир-атлар исә дулкынлануларын яшереп тора алмыйча, вакыт-вакыт тамак төпләрен кырып куйды. Ә балалар исә дөньяларын онытып фильмны тамаша кыла.

«Ул елларда Ленинград зур бер йортны хәтерләтә иде. Каршыбызга очраган һәркем үз туганыңдай якын, кадерле булып тоелды безгә. Ачлык, мәрхәмәтсез «үлем тырнагыннан» безне нәрсә коткарып калдымы? Шәфкатьлелек, яхшылык һәм киң күңеллелек», – дип искә ала ул елларны үз истәлекләрендә берәү. «Үзеңә авыр булса да, синнән дә мөшкелрәкләр бар, шуларга булыш!» дигән принцип буенча яши ул елларда һәркем.

Изображение удалено.Әлеге фильмны карагач, залда утыручы һәркем үзе өчен нинди дә булса бер нәтиҗә ясап, үзалдына: «Безнең тормыш җәннәт икән бит!» – дип, бер генә тапкыр кабатламагандыр.

Бүгенге тормышыбыз җәннәт кебек булса да, без – кешеләр әнә шул шәфкатьлелек, яхшылык һәм киң күңеллелек кебек сыйфатларга нык сусадык бугай. Үткәннәргә карап, фикер йөртеп, әз генә шәфкатьлерәк вә киң күңеллерәк буласы иде…

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Корноухово мәдәният йорты мөдире

Комментарии