Онытырга хакыбыз юк

Мин сугыш чоры баласы. Кечкенә сеңлемне бала арбасына салып, әни янына басуга имезергә алып бара торган идем. Иген басуы авылдан 4-5 чакрым ераклыкта. Без барып җиткәндә өйлә була. Апалар әрәмә кереп, тамак ялгар өчен кача-поса бодай куырып йөри. Күз алдына китерегез: эссе кояш астында кул белән урак урган апалар тамакларын туйдыру өчен кача-поса бодай куырып йөрергә тиешме? Үзем язам, үзем уйланам: ни өчен әле алар үзләре чәчеп үстергән игенне качып кына, курка-курка гына ашарга тиеш?

Мин бу хакта язып та тормас идем. Беләм, заманы шундый булган, андый хәлләр ул вакытта бездә генә дә түгел. Бу язманы язарга Совет чорында дин юк иде дип сөйләшүләр этәргеч бирде. Әйе, дөрес сүзләр, ул вакытларда дин юк иде, ләкин халык иманлы иде.

Дин кушканча озын күлмәкләр киеп, башларына күзләре генә күренеп калырлык итеп яулык бәйләп, эсседән качып, кара күзлек кенә киеп йөрсәләр, уракны кем урыр иде соң. Сугыш вакытында безнең тыл көчле булды, тыл көчле булганга, совет сугышчылары нинди көчле Гитлер армиясен җиңде. Колхозчылар көнне төнгә ялгап эшләп, үзләре ач калса да, илне икмәксез итмәде. Шуңа да ул чор кешеләрен динсез иде дип сөйләргә хакыбыз юк.

Сталинны да чәйнәмәсеннәр. Аны чәйнәү халык файдасына түгел, буржуйлар файдасына, Жириновский кебек кешеләр файдасына. Ул Совет чорын хурлап, чирек гасыр Дума депутаты булып торса да, үзе илгә бер бәдрәф эшләрлек файда китерде микән? Сталин палач булгач, ник алайса халыкны немец басып керергә мөмкин урыннардан тынычрак җирләргә, завод-фабрикаларны ник тыныч урынга күчерделәр? Ул заводларның күбесен ябылган килеш эшләтеп җибәрделәр бит. Шунысы бәхәссез: Сталин юктан бар иткән кеше. Нинди хурлык: совет чорында төзелгән завод-фабрикаларны, колхозларны бетерсәк тә, без булдырабыз, дигән булабыз. Алар американнар тарафыннан бетертелде. Бу сүзләрдә әллә хаклык юкмы? Безнең Актаныш районында гына да берничә миллионер колхоз бар иде.

Депутатларга да әйтер сүзем бар. Йә әйтегез, кирәкме безгә депутатлар? Кирәк булса, ни өчен кирәк? Тел язмышы хәл ителгәндә алар, ярыкка поскан тараканнар кебек, тыныч кына карап яттылар. Керемебезнең 80 процентын Русиягә биреп, ни өчен алар безне үз телебездә сөйләшүдән тыя? Безнең депутатларга аяк терәп сөйләшергә була бит, ул вакытта без сезгә салым түләмибез, дип. Безнең ил җитәкчеләрендә горурлык юк икән.

Марат ШӘЕХОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы

Комментарии