- 08.09.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №35 (4 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
12нче июнь – Русия көне. 1992нче елда бу көнне Русиянең бәйсезлеге турында декларация кабул ителгән иде. Шуннан соң бездә аны һәр елны бәйрәм итә башладылар. Казанда да бәйрәм ителә ул. Быел да төрде җирләрдә оештырылды бәйрәм чаралары.
Илдә барган вазгыятьне аңламаган яшьләребезнең журналистларга интервью биргәндә ничек куанганнарын күрсәгез! Ә вазгыятьне аңлаучылар милли хисләре аяк астына салып тапталганда алай куанышып йөрмәгәннәрдер дип беләм. Илдә милләтләр арасында тигез хокуклылык булмаганда, Конституциядә язылган законнар тупас рәвештә бозылганда, урыс булмаган халыкларның туган телләрен бетерүгә корылган сәясәт алып барылганда шатланырлык әйбер күренми шул. Бу көнне бәйрәмнең ямен җибәреп, нахакка наркотиклар белән эш итүдә гаепләп кулга алынган коллегалары Иван Голуновны яклап, журналистлар митинглар оештырды. Голуновның гаепсезлегенә инанган Мәскәү халкы да чыкты митингка. 500ләп кеше кулга алынды. Алар арасында бу тирәдән үтеп кенә барганда тоткарланган очраклы кешеләр дә булган. Журналистның чынлап та гаепсез булуын расладылар. Шушы хәлләрдән соң полиция вәкилләренә ничек ышанырга? Алар үзләре халыкны төрле тәртип бозулардан сакларга, якларга тиеш бит. Зур чыгымнар тотып, «милиция» сүзен «полиция»гә алыштырып, гадел хөкем вәгъдә иткәннәр иде түгелме соң? Полиция хезмәткәрләре үзләре китереп чыгарган җәнҗал аркасында ике генерал погонсыз да калды әнә. Хәзер бу эшнең заказ бирүчеләрен ачыкларга кушылды. Полиция тарафыннан оештырылган мондый очракларның күп булуы турында да сүзләр булды. Безнең милләттәшебез, Мәскәү университетында аспирантурада укучы Азат Мифтаховны да наркотиклар белән бәйле кулга алганнар иде. Аны яклап, Мәскәүдә митинг, Казанда ТИҮ пикет оештырган иде.
Голуновны яклап, журналистлар урамга чыкмаса, мөгаен, бер-ике елга утыртып та куйган булырлар иде әле. Танылган журналистлар катнашып, бу өлкәдәге таныш-белешләре аша коллегаларын яклап кала алдылар. Әгәр дә гади эшче булса, аны кем яклар иде?
Бәйрәм көнне бәйсез радиолар бу хакта көне-төне сөйләп торды. Кызыксынып, телевизорны да кабыздым, янәсе, ни әйтерләр икән бу турыда. Ә анда илнең кораллануы белән мактану, Украинадагы хәлләргә багышланган тапшырулар гына иде. Шушы хәлләрдән соң куркыныч була башлый.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии