Халыкка 450 меңлек «хезмәт»

«Безнең гәҗит»нең 22нче санында (9 июнь, 2021 ел) «Бу кызык» дигән язма басылды. Кайбер җырчылар 40-50 меңгә җырлый, ә кайберләре, оялмыйча, 450 мең сум сорый икән. Мин моны оятсызлык дип бәялим. Авыл халкы, терлекчеләр, механизаторлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләп, бу акчаны ике елда да эшләп ала алмыйлар. Ә авыл халкы булмаса, тамагың ач булса, бик җырлыйсы килми шул ул. Авыл халкы итен, сөтен биреп тора, бераз оялырга кирәк инде. Ул акчаны бит түрәләр үз кесәсеннән бирми, ул – халык акчасы. Әллә районнарда Сабан туенда җырларлык кына җырчылар юкмы? Бар, әлбәттә. Алар әле бушка да җырлыйлар. Ә түрәләргә читтән китертеп күңел ачарга кирәк. Менә бит акча кайларга оча. Өйләре янганнар, баласы авырганнар теләнеп акча җыя. Әнә шундыйларга бирергә кирәк акчаларны. Җырчылар халыкка хезмәт итә, дип мактанышалар. Кайда сездә иман, әхлак? Ике сәгать өчен 450 мең сум акча алу – халык өчен эшләү түгел инде. Үз кесәләрен калынайту өчен генә. Нәфесегезгә чик куегыз бераз.

Ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии