- 08.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №31 (6 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Габделфәт Сафин башкаруындагы «Уфалла арбасы» җырын беренче тапкыр ишетүгә үк бик тә ошаттым. Аны сугыш чоры балалары гимны дип күңелемә салып куйдым. Бу – бөтен сугыш чоры балаларына багышланган бердәнбер җыр. Ул җырны күз яшьләрсез тыңлый алмыйсың. Клибы да күңелләрнең иң нечкә кылларына үтеп керерлек итеп төшерелгән. Клип геройлары – безнең әниләр, әбиләр һәм аларның балалары.
Безнең арбабыз икәү иде. Әни миңа «уфалла арбасы»ның кечкенә вариантын махсус эшләткән иде. Иске самокатның күчәре белән ике көпчәге сакланган иде. Бер оста куллы абзый менә дигән арба ясап бирде. Аның белән елгалардан тал чыбыгы ботаклары ташый идем. Себерке ясап, әни киптерә иде, сарык һәм кәҗә бәрәннәре кыш буе шул себеркене ашыйлар. Тора-бара әни махсус чалгы да, урак та эшләтте. Шулай итеп, кечкенә «уфалла арбасы» белән озак еллар печән, агач яфраклары да ташырга туры килде. Әле ул арба Чистай шәһәрендә дә «кунакта» булды. Апалар педучилищеда укыйлар иде, әни белән азык-төлек илттек. «Уфалла арба»сы безнең буынны ачлыктан саклап калды.
Без Габделфәт иҗат төркеме белән әйбәт мөнәсәбәттә яшибез. Җырчының мактаулы эшләре бик күп. Габделфәт Җырчы Таһир Якупов каберенә мәрмәрдән истәлек ташы куйдырды. Мин җитәкли торган Казан шәһәре татар ветераннарының «Мәңге яшисе килә» клубының әгъзалары бу чарада актив катнаштылар, җырчының хатыны Рузилә ханым белән таныштылар. Безне үз концертларына күп тапкырлар кунак итеп чакырды. Ә мин Таһир Якупов турындагы китабымны Габделфәт әфәндегә бүләк иттем. Ул миңа бүтән китапларымны да чыгарырга матди ярдәм күрсәткәләде. Ул киң күңелле җырчы, мәрхәмәтле, шәфкатьле иҗат кешесе дә.
Бер газета укучысы Габделфәт башкара торган «Уфалла арбасы» җыры турында болай дип язган иде: «Уфалла арбасы»н тыңлаганда ирексездән әнә шул көннәр искә төшә, борынга яңа чабылган печәннең хуш исе бәрелгән кебек тоела һәм ирексездән күзләрдән яшь ага башлый. Рәхмәт сезгә, Габделфәт! Үткәнебезне чагылдырган искиткеч тирән мәгънәле җырыгыз белән өлкән буын кешеләренең күңелләрен кузгаттыгыз. Киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын үзегезгә». Хак сүзләр. Бу сүзләрне чынлап та көн тәртибенә куярга кирәк. «Уфалла арбасы»н премиягә тартасы иде. Хөрмәтле сугыш чоры балалары, сезнең фикерләрне көтәбез. Минем исемгә язсагыз, редакция миңа тапшырыр.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ.
Казан шәһәре.
Комментарии