«Аның кебек кеше була да алмый, булмаячак та!»

«Аның кебек кеше була да алмый, булмаячак та!»

Бик яхшы тормыш итәбез бүген, җәмәгать! Уты, суы, газы – бар да йортларга кертелгән. Ә шул уңайлыкларны тудыручылар турында уйлаганыгыз бармы? Андый геройларыбыз безнең арада бит. Әнә, Шәйхетдинов Илсур абый – шундыйларның берсе. Ул – безнең йортларга иң беренчеләрдән булып газүткәргеч торбалар сузган, бүген рәхәт яшәвебезгә үз өлешен керткән кеше.

БУЛЬДОЗЕРДАН – «ГЕРОЙ» ИСЕМЕНӘ

Арча районы, Әрнәш авылында укытучылар гаиләсендә туып-үскән Илсур абый үзенең халыкка нинди игелекле эш эшләячәге турында уйлап та карамагандыр, мөгаен. «Укытучы гаиләсендә тугач, мин дә үрнәк булырдай укытучы булырга теләдем», – дип искә ала бит ул. Шуңа да, мәктәпне тәмамлау белән, Арча педагогия көллиятенә укырга керүе дә очраклы хәл түгел, билгеле. Әмма аннары районның машина-трактор станциясенә эшкә урнашып, механизациягә тартыла башлавы аның тормышын тамырдан үзгәртеп җибәрә.

1960нчы елдан бирле Илсур Шәйхетдиновның тормышы «Татнефтепроводстрой» тресты белән бәйле. Хезмәт юлын гади бульдозерчы булып башлаган авыл егете бригадир, колонна башлыгы, идарә җитәкчесе, трестның генераль директоры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр үсә. Хезмәт кешене бизи, диләр бит, Илсур абый да трестта эшләү дәверендә җиң сызганып, көне-төне эшли, бөтен Русияне айкап чыга. Хәрбиләрчә ныклыкны үзенә юлдаш итеп ала ул. Янында терәк була алырдай биш бертуган энесенең эшләве дә мөһим роль уйный. Тайгадагы елгалар аша да, сазлыклар аша да нефть трассасын сузу чын мәгънәсендә көч һәм ныклык таләп итә. Илсур Шәйхетдиновның бригадасы беренчеләрдән булып 1220 миллиметрлы торбаларны эретеп ябыштыруның яңа методын куллана. Кайбер җирләрдә бу ысулны сынап караучылар турында ишетелсә дә, практик яктан дәлилләп күрсәтергә әзер булучы күренми.

Шушы ук елларда Шаим-Төмән нефть үткәргечендә дә эшли Илсур абый. Бу вакытка тәҗрибә дә тупларга өлгерә. Шуңа да озын-озын плитәләрне, зур диаметрлы торбаларны ябыштыру серләренә төшенү өчен яшь эшчеләр аның янына килгәләп тә йөри башлый. Гомумән алганда, Илсур абыйның бу тырышлыклары юкка китми: 1975нче елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була ул. Мондый исем алу Илсур абыйның дөрес һәм, иң мөһиме, яратып башкара торган шөгыль сайлавында бернинди дә шик калдырмый.

«ЯРАТКАЧ НИШЛИСЕҢ ИНДЕ – ЙӨРИСЕҢ…»

Илсур абый сыер савучы булып эшләүче уңган-булган Дания белән гаилә корып җибәрә. Ә бер гаилә булып яши башлагач, авырлыкларны да бергә җиңәргә кирәк бит, шуңа да Дания апа Илсур абый белән бергә эшкә йөри башлый. Ни дисәң дә, газүткәргечләр сузу атна-ун көнгә генә сузылмый бит.

«Авылларда гына түгел, бөтен Русия буенча эшләгән кеше ул, – дип яратып искә ала Дания апа. – Аның хезмәте – хөкүмәткә ирештергән бер бүләге. Сезнең кайда булганыгыз юк, дип сорасаң да, дөрес тә булмас, чөнки аның булмаган җире юк. Кешеләр җиңел генә сөйли: газ кергән дә беткән, диләр. Ләкин аның нинди көч, сабырлык һәм сәламәтлек соравын гына аңлап җиткермиләр шул. Үземнең башымнан үткән хәлләр булгач та, бүгенге көн кадерен аңлыйм».

Газ китерелгән дә куелган түгел икән бит ул. Билгеле бер өлкәдә бүленгән җирдә, иң беренче чиратта, бәдрәф, мунча, ашханә, тору урыннары – вагоннар урнаштырыла. Кыскасы, эшчеләр килгәнче барлык кирәк-яраклар да булдырыла. Болары булгач та – тот та яшә дигән сүз түгел. Кышкы салкыннарда вагонда торып кара син! 60нчы еллар… Бүгенгедәй биш минутта ярты каен полосасын кисәргә мөмкин булган электр пычкылары юк, барысы да кул хезмәте белән башкарыла. Иртә таңнан кичкә кадәр пычкы белән утын кисүләрен әле дә онытмый Шәйхетдиновлар. «Минем иң бәхетле көнем турында сорасагыз, ике дә уйламыйча, күмер китергән көн, дип җавап бирер идем», – ди Дания апа. Күмер килү белән эш бераз җиңеләя төшә.

Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, куе тайга суыклары да, чүл һәм сазлыклар да куркытмый Дания апаны. Хәер, чын гаилә шундый булырга тиештер дә инде. «Бөтен гомерем юлда үтте, хәтта баламны да вагонда таптым, – ди ул, көлеп. – Авырлыклар булмый тормый, иреңне яраткач нишлисең инде – йөрисең. Аның өстенә эшчеләрнең киемнәрен юу, үтүкләү, ашарга хәстәрләү дә минем өстә иде».

Шәйхетдиновлар гаиләсенең тату һәм матур итеп гомер кичерүләре, барлык авырлыкларны бергә үтүләре соклану хисе генә тудыра.

БАЛАЛАРДА – БӘХЕТ

Газ кергәненә дистәләрчә еллар узса да, авыр хезмәт юлын үтүче Шәйхетдиновлар гаиләсе бу көннәрне ачык хәтерли. Ачы салкында торба сузулары да, мунчага керергә чират торулары да – барысы да исләрендә. Әнә бит, Дания апа Илсур абыйның югалуы турында ничек дулкынланып сөйли:

– Алар бер урында гына торучылар түгел, гел йөрүдә. Бервакыт Илсур бригадасы белән урманга киткән иде. Кышкы айлар бу: урамда буран котыра. Ә иремнән бер атна хәбәр юк. Шушы буран вакытында урман эчендә адашып, бик озак йөргәннәр һәм, ниһаять, бер йорт табып шунда кунып чыкканнар икән. 12-15 көннән соң гына эзләп алып кайттылар үзләрен. Дөресен генә әйткәндә, исән-имин кайтып җитүләренә гарантия юк иде бит.

Илсур абый бу вакытларны гел искә алып, авыр сулап куя: «Без күргәннәрне бүтәннәр күрмәсен». Чыннан да, безнең кулыбызга барып ирешкән байлыкны югалтмыйча һәм тиешенчә файдаланып, игелеген күреп, үз геройларыбызны онытмыйча яшәсәк иде. Дания апа әйтмешли: «Аның кебек кешеләр күбрәк туса, чын мәгънәсендә коммунизм башланачак. Булганның кадерен белүчеләрдән ул».

Шушы авырлыкларны үтү Илсур абый Шәйхетдиновка бик күп медальләр һәм халык мәхәббәте бүләк иткән. Бүген Илсур абый күкрәген уннан артык медаль бизи. Алар арасында Ленин ордены да, Сталин медале дә бар. Узган атнада КПРФ карары белән «Бөек Октябрь революциясенә –100 ел» медале белән бүләкләнде. Арча районыннан килгән пионер малай да Илсур абыйга рәхмәтләрен белдерде. Барлык дан-шөһрәткә карамастан, Илсур Шәйхетдинов үзенең медале белән түгел, гаиләсе белән горурлана. Дания апа белән бергә балалары Гөлчәчәк һәм Маратны олы тормышка чыгарганнар, чын кеше иткәннәр. Бүген шуларның уңышларына чын күңелдән сөенә алар. Сүз уңаеннан, уллары Марат та әтисе эзләреннән атлый икән. Ул да газүткәргеч хезмәт вахтасында җиң сызганып эшли. Үзләренә тиешле алмаш үстерә алучылар булганда, ата-анадан да бәхетле кеше бармы икән?!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии