- 08.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №27 (4 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Дөньяның яшәеш кануннарын яхшы белүче, эш сөючән, югары әхлаклы, бик кешелекле, башкаларга карата бик ихтирамлы бер абыстай яши Казанда. Аны Ак әби дип тә йөртәләр. Сез, мөгаен, сүзнең кем турында барганын абайлагансыздыр инде – Сәйдә абыстай Аппакова ул. Телевизордан да, радиолардан да еш чыгыш ясый. Әле менә «Ком сәгате» тапшыруында бик матур итеп чыгыш ясады. Җәмәгать эшләрендә катнашырга ярата икән, хатын-кызларны иманлы, тәрбияле итеп сакларга тырыша. Үзе дә хезмәт белән үскәнгә, гаиләдә баланы хезмәт белән тәрбияләүнең әһәмияте турында сөйләде.
Сәйдә абыстай белән үземнең дә охшашлыгым бар икән. Ул да химия-технология институтын тәмамлаган, гомере буе тәрбия эшләре белән шөгыльләнгән. Мин дә Мамадыш педагогика училищесында педагогика теориясен өйрәндем. Укытучыбыз Илгиз абый Атнагулов дүрт ел буе педагогика түгәрәге алып барды. Химияне Удмуртия пединститутында һәм Казан дәүләт университетында өйрәндем. 55 ел буе тәрбия эше белән шөгыльләндем. Урыс әйтмешли: «Рыбак рыбака видит издалека».
«Эшкә өйрәтелмәгән балалар, тормыш коргач, гаиләләрен алып бара алмыйлар, – ди Сәйдә абыстай. – Гаилә алып бару өчен акча кирәк. Безнең илдә кредитка чумып, әти-әниләренең сыерын саттырып туй итәләр дә, яшьләр 1-2 айдан аерылыша. Мөстәкыйль тормыш итәргә өйрәтелмәгәнгә инде бу. Безнең татар балалары бәхетлеме? Телен, милләтен алыштырган яки югалткан кеше бәхетле була аламы?»
2014нче ел дип хәтерлим, Сәйдә абыстай «ТНВ» телеканалыннан чыгыш ясады. Ул вакытта да ул тәрбия мәсьәләләрен алга сөрде. «7-10 яшемдә әти мине умарта карарга да, сыер саварга да, утын ярырга да өйрәтте, – дип сөйләгән иде. – Хәзерге балалар телевизор каршында утырып, чирләшкәгә әйләнеп бетә».
Сәйдә абыстай хатын-кызларны хөрмәт итәргә, аларны сакларга кирәклеге хакында армый-талмый сөйли. Әйе, хатын-кызны авырлыклардан сакларга кирәк. Алар бәби тапканда кичергән авырлыкларның бер генә минутын ирләргә биреп карарга иде, аңларлар иде.
Тагын шул тәрбия дигәнгә кире кайтсак, телевизордан балаларга җыен тузга язмаган нәрсә күрсәтү китте. Күз салыгыз әле алар карый торган мультфильмнарга. Күсе самолетта оча, куян сыер сава… Тәрбия эшенә каршы тулы бер индустрия үсеп чыкты. Педагоглар, укытучылар бу хакта алай артык сүз куертмый кебек. Түрәләр үз балаларын чит илләрдә үстергәч, аларга үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын, мондагы хәлләр бик кызыксындырмый.
Ярый Сәйдә абыстай кебек, безнең күзне ачучы абыстайларыбыз бар әле. Аллаһы Тәгалә Сәйдә абыстайга саулык, озын гомерләр бирсен.
Кави МОРЗАХАНОВ,
Түбән Кама шәһәре
Комментарии