Сугыш хатирәләре

УРА! ӘТИ КАЙТТЫ!

Сугыш дәвам итә. Җиңүнең безнең якта икәненә инангач кына, кешеләрнең күңеленә җылы керде, башлар күтәрелеп китте. Әтиләре сугыштан яраланып кайткан иптәшләремә нык көнләшеп карый идем. Кайсысының башында пилотка, өлкәнрәкләр галифе чалбар киеп алган, билләрендә киң каеш, аякларында кирза итек. Малайларның күңелләре дә күтәренке, бар кешенең дә Җиңү көнен якынайтасы килә.

1944нче елның җәе. Җәйнең кайсы ае булгандыр, әни: «Улым авылның бу ягыннан әтиең кайтып килә икән. Бер абыең сөенче алды. Бар, каршына йөгер!» – диде. Әни үзе дулкынлана, үзе киемнәрен алмаштыра, үзе өй җыештыра, үзенең күзләреннән яшь ага. Ә мин урамга атылып чыктым да, бар көчемә әтинең каршысына торып чаптым. Үзем чабам, үзем малайларга кычкырам: «Ура! Ура! Әти кайта!» Беркем дә берни эндәшмичә, торып басып калды. Ә мин барып әтинең муенына асылындым. Ә әти: «Улым! Бик сагындым сезне. Исән-сау гына тордыгызмы? Сезне күрер көнем дә бар икән», – дип пышылдады. Күзләренә карадым, ул елый иде.

Икәүләшеп өйгә кайтып кердек. Әни чәй әзерләп көтә иде. Әти килеп керү белән, алар икәүләшеп тын гына елаштылар. Әти бик озаклап әнинең башыннан сыйпап торган иде. Озакламый эштән апа да кайтып керде. Тагын күз яшьләре, тагын елау. Бер атна буе бездән кеше өзелмәде. Әтине күрергә бөтен авылдаш кереп чыкты. Күбесе фронт хәлләрен яки сугыштагы ирләрен сорашты: алай-болай очрашмаганнармы? Ул вакытта әтинең ни өчен 1944нче елда кайтуының сәбәбен сорашмаганмын. 9 яшьлек малайга ул кирәк тә булмагандыр инде. Аны мин олыгайгач кына белдем. Ул Сталин карары белән кайткан икән, чөнки ул вакытта инде әтигә 50 яшь булган.

БАҺАДИР ТОКЫМЛЫЛАР ИДЕ

Авылдагы атларның барысын да сугышка озатып бетерделәр. Бакча сукаларга – үгез, печән-салам ташырга тагын шул үгез.

Авыр сугыш еллары үтә торды. Безнекеләр инде Европа аша Берлин юнәлешендә сугышлар алып бара. Озак та үтмәде, Совет армиясе Германия җиренә дә аяк басты. Сугыш бетәргә күп калмаган иде, авылга Герман атлары кайта башлады. Алар өчен яңа ат абзары булдырылды. Шул атларны карар өчен күршебез Абдулла абзыйны куйдылар. Без малайлар да шунда. Авылда ат яратмаган малай булырмы? Герман атларының аяклары юан, тояклары зур, ялтырап тора. Дөресен генә әйткәндә, тәрбия яхшы булганы күренеп тора. Болар – авыр йөк атлары. Безнең як атлары белән чагыштырганда, Германныкылар – гигант.

Печән вакыты җиткәч, әти печән чабып алып кайтырга дип шул атларның берсен колхоздан сорап торды. Әле дә хәтеремдә, печәнгә барганда әтидән дилбегәне сорап алдым. Әй бара лап та лоп, юырту турында уйламый да. Печәнлеккә килеп җиткәч, әти атны туарып, чирәм утларга җибәрде. Герман аты зур тояклары белән җирне дөпелдәтеп ашарга китте. Ә минем бу атка атланып карыйсым килә. Әти ризалашмый, печән чабарга кирәк, вакыт юк, ди. Ә мин һаман аптыратам. Йөдәтә торгач, әти мине атның сыртына утыртты. Аның сырты сәке киңлегендә, ботны аерып атланып та булмый. Үзем генә төшәргә уйлаган идем, очтым-төштем. Китереп басса, сыта иде. Акыллы икән, урыныннан да кузгалмады. Аяк астына карады да, минем шул тирәдә булуымны күреп, утлавында булды. Чигәм янындагы галәмәт зур дагалы тояклары әле дә күз алдымда. Кайтыр алдыннан яшенле яңгыр ява башлады. Әти белән ат астына кереп ышыкландык. Киңлеге җитәрлек. Юлга кузгалгач, яңадан дилбегәне сорадым. «Мә, улым, тотып кайт. Бу атлар безнең шартларда яши алмаслар. Боларга ашатырлык азык юк бездә. Белмим, белмим…» – дип, юл буе сөйләнеп кайтты.

Әтинең сүзләре рас килде. Хәтеремдә юк, колхоз фермаларында алар күпме чыдый алгандыр. Чыннан да, моңарчы яхшы тәрбиядә яшәгән атлар коры су да салам белән генә тора алмадылар (сугыш бетеп кенә килгән чак), берәм-берәм үләксә базына китә тордылар. Күрәсең, әсирлеккә төшкән атлар булгандыр. Күршебез Фатыйма апа үлгән аттан бер кисәк ит кисеп алган булган. Ачлык еллар иде шул, бик күпләр ачлыктан кырылды. Тиздән Фатыйма апа да күбенеп үлде.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии