Сабаның Ак әбисе

Сабаның Ак әбисе

Май ае язның иң матур вакыты санала. Табигатьнең чәчәкләргә күмелгән чагы бу. Барлык тереклек кышкы йокыдан уяна, шатлана торган мәлләр.

Менә шундый вакытта өйләре яныннан узганда капка төбендәге эскәмиядә үзенең уйларына чумып утырган әбине еш күрергә туры килә иде миңа. Исәнләшеп киткәндә эчтән генә: «Нинди әби икән?» – дип уйлый идем. Үзем яшьтән әти-әнисез калгач, олы яшьтәгеләргә яратып, кызыксынып карыйм. Бер узган вакытымда, түзмәдем, сораштырып, сүз катып карарга булдым. Әбинең исеме Оркыя булып, яз аеның матурлыгына сокланып, саф һава суларга чыгып утыруы икән. Сөйләшә торгач, Оркыя әбинең әтием Мәхмүт белән сугышка кадәр бер класста укыганнары билгеле булды, хәтта әтием сугыштан яраланып ялга кайткач бергә укыган иптәшләре белән төшкән фоторәсемен дә алып чыгып күрсәтте.

Аның бабасы төп Тимершык кешесе булып, бик оста тегүче булган. Күп йөргән, дөнья гизгән, күп кешеләрне тунлы иткән бабай. Тәкәнеш якларына барып, күпмедер гомер яшәп, эшләп кайта. Тимершыкта калган апасы Хәят бик үтенеп чакыргач, кире Тимершыкка кайтып төпләнә. Аның берсе Кафия, икенчесе Сәет исемле ике баласы була. Улы Сәетне дә тегү эшенә өйрәтә. Сәет абый гражданнар сугышында катнашып, контузия алып кайта. Аннан кайткач авылның иң чибәр кызларының берсе булган Бибиәсмага өйләнеп, аларның биш балалары туа: иң олысы Оркыя 1922нче елның 1 июнендә туган, аннан Әюп, Сания, Нәкыя һәм Наҗия. Әнисе Бибиәсма бишенче баласын тапканда вафат була. Шуннан соң әтиләре Сәет Байлар Сабасыннан Хәлимә исемле кызга өйләнә. Ул хатыннан да биш бала туа. Гаилә ишле булгач, Сәет абыйга тегү эшеннән килгән акча гына җитми башлый, һәм ул яңа оешкан Лесхоз бистәсенә килеп урнаша. Бу 1931нче ел була. 1932нче елны аны Сәрдә ягындагы урман кордонына күчерәләр. Шуннан бу кордон Сәет кордоны исемен йөртә башлый. Монда күчкәндә Оркыя апага 10 яшь була. Яшьтән укуны ярата, белемгә тартыла. Бишенче класстан тугызынчы класска кадәр Байлар Сабасының шахтерлар төзеткән мәктәбендә укып, яшәвен Гөлбикә (Ногманова) апаларда яши. Менә шул вакытта минем әтием, Ленинград блокадасы матросы Мәхмүт белән укыганнар да инде алар. Тугызынчы классны тәмамлагач, Оркыя апа 1939нчы елдан 1942нче елның мартына кадәр халык судында эшли. Эшен пөхтә башкаруын күреп, 1942нче елда аны Саба банкына бухгалтер итеп чакыралар. 1950нче елда Чүриле районы банкына күчеп, өлкән хисапчы һөнәрен үзләштерә. 1952нче елда Абуталип исемле Түбән Тәкәнеш егете белән танышып, кияүгә чыга, ә 1953нче елда кызлары Наилә дөньяга аваз сала. Абуталип абый Бөек Ватан сугышында катнашып, армия хезмәтендә җиде елын уздырып кайткан егет. Башта Суслонгерга эләгә. Анда вакытта әнисе Мәсрүрә әби ипиләр киптереп, Түбән Тәкәнештән Суслонгерга кадәр илтә. Суслонгерга Ворошилов килеп киткәч кенә андагы солдатларны фронтка озаталар. Абуталип абый Украина фронтына эләгә, «Бөек Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә. Күп еллар ДОСААФта эшли.

Оркыя апаның да «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исеме һәм күп санлы медальләре бар. Хәзер олы кызы Наилә тәрбиясендә тыныч, рәхәт, матур тормыш кичерә. 1нче июньдә аңа 97 яшь тулды.

Муса АБДУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Фотода: Икенче рәттә сулда Оркыя апа

Комментарии