Кунак көткәндә

Мин Караганда металлургия заводында эшләгәндә, килүенә әзерләндек. Цехның әйләнәсендәге чирәмне көрәк белән кырып, асфальт җәеп чыктык. заводка килмәде.
Бервакыт Президент Назарбаевны көттек. Барлык шәһәр транспортын туктаттылар. Эштән җәяү кайттык, фатирыма кадәр 7 километр. Меңләгән кеше төркем-төркем кайту үзе дә гаҗәеп күренеш булды. Урамда чат саен икешәр милиционер тора. Кайдан табып бетергәннәр аларны? Ә килмәде.
Берничә көннән тагын шушы ук «концерт». Анысында килде. Аңа шулкадәр кылануны кемдер җиткергән. Ни әйтсәң дә, Назарбаев үзебезнеке бит. Ул – заводта диспетчер, партком секретаре, шәһәр комитетында икенче секретарь булды. Минем үземә дә аның белән күп тапкыр очрашырга туры килде. Назарбаевның җавабы шул булган: «Өегезгә кунак килгәндә, барыгыз да әзерләнәсез бит».
Аның һәйкәлләре Сталинныкын куып җитмәгәндер, бәлки. Шулай да, шуңа якынлашкандыр.
Салих ЗИННӘТОВ.
Зәй районы, Аксар авылы.

Комментарии