- 08.03.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №09 (4 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Туксан яшен тутырган бер әбигә укучыларыгыз бәйрәм белән котладымы дигән идем, алар күптән үлеп бетте бит инде, кызым, дип җавап кайтарды. Нәзирә апа очрагында да шулай булып чыга. 25нче гыйнварда 100 яшен тутырган якташым язучы Илдар Юзеевның (15 ел элек мәрхүм) беренче укытучысы, ул Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында гомер иткән. Тик соңгы вакытта Казанда, кызы Венерада көн күрә. «Миңа да 80 тулды инде балакаем», – дип елмаеп каршы алды Венера апа.
80 яшьтә дә әни дип әйтә алу нинди зур бәхет! Өстәвенә Нәзирә апа Абзалованың бөтен балалары да исән-сау, газизләрен гасырлык юбилее белән тәбрик итәргә дип җыелганнар.
– Әнкәйне котларга энем Роберт (72 яшь) Әлмәттән, сеңлем Эльвира (67 яшь) Түбән Новгородтан кайтты, төпчегебез Альфред (63 яшьтә) туган ягыбыз Яңавылдан килде, – дип сөйләде Венера апа. – 25нче гыйнварда безнең йортта мул табын корып бар туганнар әнкәйне зурладык.
Мин килгәндә Нәзирә апа йоклый иде, шуңа үзен борчымаска булдык. Аның гомер юлы, тормышы турында Венера апа (ул рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эрот Зариповның хатыны) сөйләде.
– Әнкәй тумышы белән Башкортстанның Яңавыл районы Асаудыбаш авылыннан, – ди ул. – Гаиләдә 6 бала (2 кыз, 4 малай, әнкәй 2нче) үскәннәр. Бертуганнары күптән мәрхүм. Әнкәй күрәсең әнисенә охшаган, безнең дәү әни Маһирә 99 яшькә җитеп үлде. Дәү әти Әхмәткирам репрессия корбаны.
Әнкәй хезмәт юлын 18 яшендә өлкән пионер вожатый булып башлаган. Краснокама педагогия училищесында белем алган. 40 ел гомерен мөгаллимлеккә багышлады. Туган авылыбыз Ямады мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирде.
1939нчы елда әткәебез Галиханга кияүгә чыга. Бер елдан әткәйне хәрби хезмәткә алалар. Ул армиягә киткәндә миңа нибары бер ай булган. Әткәй сугышны кичеп, алты елдан соң гына әйләнеп кайтты. Шуннан соң әнкәй тагын өч бала тапты. Әткәй белән әнкәй 44 ел тату гомер кичерделәр.
Әнкәй бик эшчән кеше. Ул елларда тормыш итүләре авыр булуга карамастан, һәрвакыт шат күңелле, ярдәмчел, юмарт, кунакчыл иде. Үзешчән сәнгатьтә катнашырга да өлгерде. Беркем белән сүзгә килмәде. Каенанасы белән 30 елга якын бергә яшәде, күршеләре белән дә туганнары кебек мөнәсәбәттә булды. Балаларны яратты, укучылары да үзен бик хөрмәт итте.
Нәзирә апа 80 яшенә кадәр авылда көн иткән. Шул яшендә дә бакча тутырып яшелчә, чәчәк үстергән. 1нче сентябрьгә баручы укучылар һәммәсе дә аннан килеп чәчәк ала торган булган.
– Әнкәйнең озын гомерле булуын хәрәкәттән һәм кешеләргә карата яхшы күңелле, мәрхәмәтле булудан күрәм. Ул беркайчан тик утырмады. Менә үзем дә аннан калышмаска тырышам. Элек салкын су белән коенсам, хәзер бассейнга йөрим, кызым Ләйсән абонемент алып бирде, – дип елмая Венера апа. – Әнкәйнең чирләгәне юк. Колагы ишетә, күзе күрә. Әйбәт йоклый. Аппетиты яхшы. Тәмле ризык кына ярата. Ит, пилмән, салатларны, помидор, кыярны үз итә. Көн саен бер банан, 300 грамм алма пюресы, груша, эремчек ашый. Әкренләп сәламәт яшәү рәвешенә күчтек.
Мөгаллим кеше булгач, Нәзирә апа элек газеталарны күп алдырган. Безнең өй китапханәне хәтерләтә, ди кызы Венера апа. Телевизордан сериалларны да яратып караган.
– Әнкәй бик бәхетле хатын-кыз, – диде кызы. – Биш буынны күрде, бүген аның 7 оныгы, 11 туруны бар. Динле булды, уразасын калдырмады, бүген дә догада, хәтта, гарәпчә дә укый белә. Яшәсен әле ул, чөнки әнкәем янында үземне һаман бала итеп хис итәм.
Эльмира СӘЛАХОВА

Комментарии