Ана җылысы күрмәсә дә…

Ире аның вафаты турында хәбәр иткәч тә, Саниянең безгә беренче тапкыр килгән чагын исемә төшердем. Өебездән ерак түгел генә торучы абзые алып килгән иде аны. Үстергән әбисе вафат булгач (әнисе исән булып та), ятим кызны туганнары авылдан Казанга алып килеп, олы тормыш юлына чыгарырга булганнар бугай. Әниемнең йомшак күңелле булуын белгән күршеләр киңәш иткәндер, күрәсең, алдан беркая да барып тормыйча, иң беренче безгә килергә булган болар. Үзе ятим үскәнгәдер, әнием Санияне бер каршылыксыз үзебездә калдырды ул чакта. Аның өчен аерым урын-җир әзерләп, эшкә урнаштыру турында кайгыртып, тора-бара бөтенләй үз кызына әйләндерде. 18 яшьлек кызны хәтта үз янына йокларга яткыргалый иде әнием. Мин – Саниядән кечерәк, янында ятарга өйрәнгән иркә кыз, кайвакытта үпкәләп тә алам. Шуны сизенгән әнием: «Кызым, бүген яныма Сания ятсын инде», – дип, миннән рөхсәт сорый. Мин гаилә корып, яныннан киткәч тә, Сания озак вакыт бездә торды әле. Кияүгә чыгарга булгач, булачак ире аны әнидән сорап алып китте. Сания үзе шулай теләгән. Дөрес итеп тормыш башлауны Сания ул чакта ук олылар кебек аңлый белгән, күрәсең. Әби үстергән аеруча акыллы буладыр, ахрысы. Югыйсә ана җылысы, ана тәрбиясе күреп үсәргә дә насыйп булмаган бит үзенә…

Саниягә бер яшь чамасы булгандырмы, юкмы, әнисе башка иргә кияүгә чыгып, икенче авылга киткәч, кызын юрганга төреп, авыл җирлегенең өстәленә китереп куя. Әтисенә: «Кызыңны килеп ал», – дип хәбәр итәләр. Тик, әтисе озакламый Фин сугышына китеп бара һәм, ни кызганыч, кызы янына кире әйләнеп кайта алмый. Әтисенең әнисе үстерә Санияне. Инде әбисен үз куллары белән җирләгән 17-18 яшьлек кыз авылдан чыгып китә. Әле дә хәтеремдә: бездә торган чакта, бервакыт, Сания әнисен күрергә барды, мине дә үзенә иярткән иде. Яшь булсам да, әнисе белән ул чактагы очрашуны мин бер дә ошатмыйча кайттым. Без килеп кергәндә, әни кеше, биленә таянып, ишек яңагына сөялеп баскан иде. Без киткәнче шулай басып торды бугай ул. Мин күңелем белән бу ана Санияне кочаклап алыр, иркәләр, дип көткән идем. Ни кызганыч, әнисенең бер генә җылы сүз әйткәнен дә ишетмичә кайтып киттек…

Сания белән ире Мөдәрриснең гаилә тормышлары матур дәвам итте. Иң әһәмиятлесе, аларда ир – ир урынында, хатын – хатын урынында иде. Өч бала тудырып үстерде алар. Ике кызлары һәм уллары, үзләре кебек үк, бернинди эштән дә курыкмадылар, чирканмадылар һәм шул ук вакытта белемле булырга да тырыштылар, укыдылар. Саниянең вафатыннан соңгы сөйләшүебездә ире дә: «Рәхмәт инде үзенә, балаларны тормыш алып барырлык хәлгә китереп калдырды, Аллага шөкер, өчесенең дә бүгенге көндә торыр урыннары, эшләрлек һөнәрләре бар», – диде. Соңгы елларда аерым йорт җиткереп, аерылып чыккан уллары Марс белән киленнәре Алсу, үзләре мал-туар асрап, мунчаларын җиткереп, инде ата-аналарын андый мәшәкатьләрдән арындырганнар да иде. Сания белән Мөдәррис гаиләсендәге кануннар хәзер уллары Марс гаиләсендә дәвам итә.

Без гомер буе Сания белән туганнарча аралашып яшәдек. Үзем дә бер әнигә бер кыз гына. Якын туганнарым булмаганга, ераграк яшәсәләр дә, аларга Тукай районының Теләнче Тамак авылына баргалап йөри идем. Ул үзе, билгеле инде, бигрәк тә әле әни исән чакта, безнең өйгә килеп керүгә: «И, туган йортым!» – дип, колачын җәеп шатлана торган иде. Казанга кайткач, без аның авылына барып киләбез, әбисе үстергән нигезгә керәбез. Авылына кайткан саен, Сания күрше авылда яшәүче әнисенең хәлен белергә бармыйча калмый иде. Әнисе вафат булганчы күчтәнәчләрен, бүләкләрен гел илтеп торды. Баштарак әле мин аның болай җиңел генә әнисен гафу итүен аңлап та бетерми идем. Ул: «Әнием тугыз ай корсагында йөрткән бит мине, язмышы шундый булгандыр, күңелемдә аңа карата ачу йөртә алмыйм», – дия иде. Әйе, әнисенең дә бәхете тулы булмады шул. Санияне һәм аңа кадәр тудырган тагын бер кызын ташлаган ана, соңгы тудырган улы авыру булып, гомере буе шул баласын карап яшәде.

Үзе дә, балалары да соңрак гаилә корганга, олыгаебрак киткәч, Саниягә оныклар карашырга туры килде. Адәм баласына ял кирәк бит ул, ә ял итәргә аның бер дә вакыты булмады. Үзе күрмәгән ана рәхәтен балаларына артыграк та бирде бугай Сания. Ә андый аналарның үзләрен карарга, билгеле инде, вакытлары калмый. Шуңадыр да, олыгая төшкәч, йөрәк авыруыннан интекте ул. Баштарак дәваланып йөргән булса да, соңгы вакытларда оныкларын ташлап чыгып китә алмады. Ул мине, мин аны чакырышып, көтешеп, телефон аша гына сөйләшеп яшәдек. Инде менә, бик теләсәм дә, күрешүләр мөмкин түгел…

Иртәрәк китте бугай Сания бу дөньядан. Тик шунысы куаныч, үзеннән соң ышанычлы токымы, нәселе калды, югыйсә япа-ялгызы башлаган иде бит ул тормышны.

Сания һәм аның кебек гади кешеләр турында бик еш уйланам мин. Менә шундый эш сөючән, үз көчләренә генә ышанып яшәүчеләр тота да инде бу дөньяны, тик үзләре исән чакта андыйларга бәя бирүче юк.

Әлфия ФАЗЛЫЕВА.

Комментарии