Ак түфли кия алмадым

Ак түфли кия алмадым

1972 ел. Майның кояшлы, җылы бер көне. Без – беренче сыйныф укучыларының күңеле күтәренке, канатлы кош кебек каядыр талпына. Мәктәп бакчасында бергәләп шатланышып, уйнап алдык. Шатланырлык та шул – бүген тәүге тапкыр октябрятлар сафына бастык. Күкрәгебезгә тагылган «Ленин» значогын гел капшап карыйбыз – төшеп калмаганмы, янәсе. Укытучыбыз Разыя апа Сәйфуллина кисәтеп куйды: «Значокны югалткан кеше Ленин бабай оныгы булмый».

Гадәттә, дәресләр беткәч, без мәктәп бакчасында укытучы апабызның эш бетереп чыкканын көтеп торып, аның белән бергәләшеп, инеш буеннан кайтырга чыга идек. Ә беркөнне, без – дүрт кыз, укытучы апабыз белән ике сыйныфташыбызны гына калдырып, асфальт юл буйлап үзебез генә кайтып киттек. Дөньябызны онытып, юл уртасыннан атлыйбыз, шаярабыз, көләбез, җырлыйбыз. Юлда машиналар тыз-быз йөреп кенә торалар. Кайсыларының йөртүчеләре безгә кул селти, бүтәннәре кычкыртып, ачуланып китәләр.

Шулай күңелле генә атлый торгач, бабамның дога өйрәтүе исемә төште дә, шуның белән мактанасым килеп китте. «Доганы ятлаганым өчен, бабам бүген 20 тиен акча белән дә бүләкләде бит!» Берәр дога өйрәнгән саен бабам шулай күңелемне күтәрә – ваграк сүрәләр өчен 10 тиен, озынраклары өчен 20 тиен бирә торган иде. Ә ул вакытларда 10 тиен акчага мәктәп ашханәсендә рәхәтләнеп ашап була иде. Минем бу яңалыгыма берсенең дә исе китмәде. Арадан Хәлимә исемлесе генә: «Миңа да өйрәт әле», – дип куйды. Мин өйрәнгән доганы укыйм, ә Хәлимә минем арттан кабатлый. Шулай укый-укый барып, маллар төягән йөк машинасының артыбыздан куып җиткәнен абайламый да калганбыз. Чырылдашып, юлның ике ягына чәчелдек. Хәлимә генә нигәдер әле бер якка, әле икенче якка чабулап йөрде дә, көпчәк астында калды. Шул чакта ишеткән тормоз тавышы һәм сыйныфташыбызның ачыргаланып кычкырганы әле дә колагымда яңгырый. Без юл читеннән күтәрелгәндә, шофер егет Хәлимәбезне күтәреп, юл буйлап чабулый иде. Күз алдымда Хәлимәнең ап-ак алъяпкычы, сап-сары чәчләре һәм кып-кызыл кан… Өйгә йөгереп кайттым, капканы бикләп куйдым, тәрәзә пәрдәләрен яптым, дер-дер калтырап, куркып, сәке астына кереп качтым. Бабам күпме генә тырышса да, сәке астыннан мине чыгара алмады. «Бабай, чыкма өйдән, таптый!» – дип, үксеп еладым да, еладым. Куркып, мәктәпкә йөрмәгәч, укытучым иртән мине алып китә торган булды.

Сары чәчле, зәңгәр күзле Хәлимәбезне без шул көнне мәңгегә югалттык. Озын гомер насыйп булмаган икән сиңа, сыйныфташым. Ләкин син дога укый-укый бакый дөньяга күчтең. Урының җәннәттә булсын, җәннәт кошлары сиңа шул доганы сайрап, җаныңны тынычландырсыннар иде.

Көннәр көзгә авышкач, безгә судка чакыру кәгазе килде. Укымышлы, гадел бабам, кулына чакыру кәгазен алып, бик озак уйланып торды да: «Кызым, Зәйнәп апаңа да бик авырдыр, ләкин үлгән артыннан үлеп булмый. Бу япь-яшь егетне төрмәгә утыртып, бер кешегә дә җиңел булмас, үлгән бала да кире кайтмас, шофер егетне ничек тә якларга кирәк», – дип, судта миңа ничек сөйләргә кирәклеген өйрәтә башлады. 80 яшьлек бабам хөкемдар ролендә: миннән сорау ала, кабат-кабат сөйләтеп карый. Мин аңа кычкырып, ачык итеп җавап бирергә тиеш. Шулай әзерләндек.

утырышы башланды. Мине алып кереп, урындыкка бастырдылар. Залда тынлык. Күпме кеше тын да алмый, яшьле күзләрен миңа төбәп, сүз башлаганымны көтәләр. «Син генә коткара аласың, мин гаепле түгел бит!», – дигәндәй, шофер абый да карап тора. Кинәт минем күңелемне бу абыйга карата курку катыш нәфрәт хисе биләп алды. «Нишләттең минем дустымны, кая Хәлимә?!» – диеп, барып якасына ябышасы, кычкырасы, елыйсы килде…

Тик бабам өйрәткәнчә сөйләргә кирәк. Сөйләдем, якладым. Хәлимәнең әнисе Зәйнәп апа да бик акыллы, сабыр хатын иде. Үзенә ничек кенә авыр булса да, каршы сүз әйтмәде, чәбәләнмәде.

Суд утырышы тәмамланып, без тышка чыктык. Шулчак, шофер егет йөгереп килеп, мине күтәреп алды да һавага чөйде. Үзе дә, аның янәшәсендәге яшь кенә апа да, мине кочаклап, еларга тотындылар. Әле яңа гына өйләнешкән яшь парлар икән болар. Балык Бистәсе ягыннан үзләре. Алар һаман нидер сөйләнә-сөйләнә елый, мин исә, яшь апаның аягындагы ап-ак ялтыравыклы түфлиләрен күзәтәм. Авыр суд утырышы беразга гына булса да онытылып торды. «Эх, шушы ялтыравыклы түфлине киеп карасаң иде!» Яшь апаның бер алдына, бер артына чыгып, түфлиенә сокланам: «Ай-һай, матур!» Бераздан алар: «Рәхмәт сиңа, сеңлем, без синең янга киләбез әле», – дип, китеп бардылар. Мин канатланып өйгә кайттым, күз алдымда гел шул ап-ак, ялтыравыклы түфли. «Киләбез!» – диделәр бит, бәлки ак түфли алып килерләр…

Узган һәр машинаны тәрәзәдән күзләп, балачак хыялларына чумып, озак еллар көттем мин ул түфлине һәм ак түфлиле чибәр апаны…

Бу вакыйгага инде 41 ел булды. Ләкин гомеремдә бервакытта да ак түфли кия алмадым. Чит илләрдә, чит шәһәрләрдә күп булдым. Иптәшләрем берсеннән-берсе матур, ялтыравыклы ак түфли сайлаганда, кулыма ак түфли алып, тирән уйга чума идем. Хәтеремдә бала чагымның күңелле дә, тетрәндергеч тә мизгелләре яңара. Менә без, Хәлимә белән бергә, Хәнәф бабайның бакчаларын таптап, шаярышып уйныйбыз, менә су коенырга элдертәбез… Рәхәт балачак хатирәләрен исемә төшерәм һәм кинәт тәнне нидер өшетеп ала. Уйларымны, сагышларымны җиңеп, кулымдагы ак түфлине кире куям да, башкасын сайлыйм.

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.

Лаеш шәһәре.

Комментарии