Мохтаҗларга ярдәмнән сукбайлар, эшсезләр, хәерчеләр һәм… әрсезләр файдалана

Казан урамнарының һәр почмагында теләнеп утырган сукбайлар бүген күзгә сирәгрәк чалына башлады кебек. Күз күреп ияләнгән затларның шулай кинәт юкка чыгуының сере бар икән: мәркәзебездә Автономияле коммерцияле булмаган «Тернәкләндерү һәм адаптация» Үзәге тарафыннан мохтаҗларга ярдәм итү комплексы ачылган.

Бу хәбәрне ишеткәч тә, «менә бит, безнекеләр дә булдыра» дип уйлап куясың. Күз алдына шунда ук зур, иркен һәм җылы бүлмәләр, акка буялган стеналар килеп баса. Гомумән, комплекс булгач, бу ярдәм итү үзәге больницага охшаган булырга тиештер кебек. Мохтаҗларга ярдәм итү пункты Республиканың Кеше хокуклары буенча вәкиллек һәм Иҗтимагый палата ярдәмендә ачылган. Аның ничек эшләвен үзебез барып карап кайттык.

Бу үзәкнең Баруди урамы, 26нчы йортта урнашканы билгеле булса да, телефондагы картадан бу йортны табып булмады. Ярый соң, әле картага кереп җитмәгәндер, сорап булса да табармын инде, дидем. «Яшьлек» метро станциясендә төшеп, Баруди урамындагы 26нчы йортны эзләп тапканчы, 45 минут үтеп тә киткән. Күз алдыма килгән ниндидер зур бина эзләп йөргәнгәдер, ахрысы, алдымда торган ярдәм үзәген күрмичә ике тапкыр әйләнеп үткәнмен.

Мин уйлаганча зур бина булып чыкмады бу. Алдымда – калай белән төрелгән, кечкенә генә гаражны хәтерләткән бер «бина». Кечкенә вакытта авылларга газ торбаларын алыштыручылар килгәч, гел шундый вагон сыман будкаларда төн куналар иде. Әйтсәм-әйтим: бу да шуннан ары түгел. «П» хәрефен хәтерләткән шул бина стенасына урысча зур итеп «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» дип язылган. Шул язудан будканың 24 сәгать буе ялларсыз һәм төшке ашсыз эшләве турында укырга була. Эчкәрәк үтә төшкәч, үзәкнең ишегалдына килеп чыктык. Биредә зур өстәл һәм утыргычлар куелган. Димәк, мохтаҗлар биредә тамак ялгый ала.

Ярдәм үзәгенең биредә ачылуы очраклы хәл түгел икән. Аның нигә нәкъ менә биредә ачылганы турында якын-тирәдәгеләр дә беләләр. Оешманың генераль директоры Азат Гайнетдинов сүзләренчә, бу урыннан ерак түгел хәерче базары урнашкан. Әз керемле әби-бабайларның юлы аннан өзелми. Алардан тыш йорты булмаган һәм теләнеп утыручылар да бу тирәдә еш очрый. Узган елларда ук «Тернәкләндерү һәм адаптация» Үзәге тарафыннан аларга җылы киемнәр һәм тамак ялгар өчен туклыклы аш бирелә торган булган. Быел исә, күргәнебезчә, бу үзәк киңәйгән һәм «биналы» булган.

Дөресен әйткәндә, монда мохтаҗларга яшәү өчен менә дигән уңайлыклар тудырылган, зарланырлык түгел. Тормышның төбенә төшеп җиткән кешегә нәрсә булса да хан сарае кебек тоеладыр ул. Бина эчендә юыну кирәк-яраклары да, җылы киемнәр дә табарга мөмкин. Аннан соң бирегә мохтаҗлар гына түгел, ә пенсияләре әз булган әби-бабайлар да, ниндидер сәбәпләр аркасында акчасыз, документларсыз калганнар да, яңа гына төрмәдән чыгучылар да килә ала. Аларга беренче вакытка яшәп торырга азык-төлек, киемнәр, акча бирелә. Андыйларга документларын торгызырга, эшкә урнашырга булышалар, кирәк булганда, медицина һәм юридик ярдәм дә күрсәтелә икән. Татарстанда күпме кеше эшсезлектән тилмерә, диләр. Ә бирегә килгән мохтаҗларның күбесенә эш тә табылып куя. Әйтик, үзәктә тәүлек буе кизү торучы үзе дә реабилитация үтүче икән – дәвалана да, акча да эшли.

Оешмага килүчеләрдән күренгәнчә, мохтаҗларның күбесе – ир-атлар, шуңа күрә ир-атларга дип аерып куелган киемнәр тиз арада таралып бетә. Без булганда берничә хатын-кыз да килеп китте. Балалы хатын-кызлар өчен бала киемнәре дә бар. Үзәктә кизү торучы сүзләренчә, ярдәм сорап килгәннәрнең күбесе – эчкечелек нәтиҗәсендә сукбайлыкка төшкән, кайберәүләре – «әшәке» килен яки кияү корбанына әйләнгәннәр. Болардан тыш мал-мөлкәте һәм яшәр урыны булып та, монда килеп ашап йөрүчеләр дә бар икән. Мохтаҗларның өлешенә керәм, дип борчылып тормый, рәхәтләнеп сыптырып чыга, кием-салымын да кыстырып китәргә күп сорап тормый, ди андыйлар. Ярдәм итү пунктында берәүне дә кире борып чыгармыйлар, «синең ашарыңа бар бит» дип кисәтү ясамыйлар. Өстәвенә монда камералар да юк, ә кизү торучы барысын да күреп бетермәскә дә мөмкин. Әрсез кешеләр менә шуннан файдалана да инде. Хәер, урамда да ялган теләнчеләр очрый бит, болар да шундыйлар инде…

Үзәк бер көн дә буш тормый. Татарстандагы бөтен сукбайны, эшсезне, акчасызны үзенә сыйдырып бетерә алмаса да, хәлдән килгәнчә ярдәм итәчәк ул. Менә 23нче сентябрь көнне дә 187 порция кайнар аш таратылган, 114 кеше үзенә кием-салым алып киткән. Көннәр суыту белән, ярдәмгә мохтаҗлар тагын да артачак, шуңа күрә безгә рәхим итсеннәр, ди ярдәм итү пунктын ачучылар.

Мохтаҗларга ярдәм итү пунктының адресы: Казан шәһәре, Баруди урамы, 26нчы йорт. Тернәкләндерү һәм адаптация үзәге телефоннары: (843) 216-44-01, (843) 212-15-81 (болар – 23нче сентябрьгә гамәлдә булган телефоннар, фотода башка телефоннар күрсәтелгән). Үзәкнең сайты: centrra.ru.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии