- 07.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №40 (7 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
“Безнең гәҗит” интернет сәхифәсендә укучылар арасында махсус сораштыру үткәргән иде. Кеше ни өчен тәмәкегә үрелә, әллә аның зыянын белмиме? Сораштыруда 128 кеше катнашты.
Күпчелек тәмәкенең агулы икәнен белми тарта башлаучы икән. Сораштыруда катнашучыларның 41%ы шулай уйлый. Икенче урында – үзләрен чын ир яки нәфис зат итеп күрсәтергә омтылучылар. Алар тәмәкечеләрнең 29%ын тәшкил итә. Башкаларга иярергә яратучы “слабак”лар – 7%, “перекур” яратучы ялкаулар – 5 % диләр. Сораштыруда катнашучылар тартучылар арасында “сәламәтлекләренә төкереп караучылар юк” дип саный. Бу соаруга берәү дә уңай җавап бирмәгән.
Соңгы сораудан аңлашылганча, сәламәтлек һәркем өчен кыйммәт, ә тәмәке индустриясе чәчәк ата. Тәмәкенең агулы икәнен белми тарта башладым, дип акланучыларны да аңлавы кыен. Бүген аның зыяны хакында күкрәк баласы гына белмәскә, аңламаска мөмкин. Медиклар да, журналистлар да бу хакта гел сөйләп тора. Тик шунысы бар: тәмәке зыянлы дип аңлаткан шул ук табиблар арасында да тәмәкечеләр җитәрлек. Димәк, монда сәбәп башкада. Ә мин үзем тәмәкечеләрне башкаларга иярергә яратучы “слабак”лар, “перекур” яратучы ялкаулар, үзләренең генә түгел, башкаларның да сәламәтлекләренә төкереп караучылар дип саныйм. Иртән эшкә киткәндә лифтка утырмаска тырышам. Күрше-күлән түзми, фатирыннан чыгуга тәмәкесен кабыза. “Тәмәкегезне, зинһар, монда тартмагыз!” дип язып элүләр дә ярдәм итми, лифтта балта элеп куярлык төтен. Шунда балалар белән утырасы, әле лифт еш ватылучан да, тыны кысылучылар, балалар бу очракта нишләргә тиеш?! Шуннан соң башкаларга төкереп тә бирмәгән эгоист тәмәкечеләрне оятсыз, дими ни дисең…
ҮЗЕНӘ АГУ САТЫП АЛУЧЫ
Адәм баласы кәеф күтәрү, стресстан арыну ниятендә тәмәке белән дуслаша, әмма шул «дустының» акрын гына упкын читенә этәрүе хакында сизми. Хәер, алай дию бик үк дөрес булмас – тәмәкенең зарарын бүген һәркем белә. Белә, әмма бик күпләр аннан аерыла алмый. Ни өчен?
Тәмәкенең бөтен Җир шары буйлап таралуының сәбәбе – кеше организмы аңа бик тиз ияләшә, психик һәм физик бәйләнеш барлыкка килә. Бу аның составындагы никотинга бәйле. Әнә шул никотин башта бик кыска вакыт эчендә баш миендә һәм башка органнарда кан тамырларын киңәйтеп җибәрә. Шул сәбәпле кеше үзендә өстәмә көч-куәт барлыкка килүен тоя. Акыл эшчәнлеге активлаша. Ләкин бу тәэсир бик аз вакыт кына дәвам итә. Соңыннан кешенең активлык дәрәҗәсе түбән төшә, апатия барлыкка килә. Баштагы «ләззәтне» тоту өчен, кеше ешрак тарта башлый һәм бу мираж артыннан чабуны хәтерләтә. Кеше, шулай итеп, тәмәкегә тәмам бәйләнә, ансыз яши алмый башлый. Кесәсендә бераз акчасы булса, гаиләсенә икмәк алып кайту урынына, берничә булса да сигарет ала, ә акчасы булмаса, хәтта үтеп барган кешедән теләнергә дә оялмый. Тир түгеп эшләп алган акчасына агу сатып алучыны акыл иясе дияргә буламы?! Әле ярый да үзен генә агуласа…
ТӘМӘКЕЧЕ БАШКАЛАРНЫ ДА АГУЛЫЙ
Англия галимнәре пассив тәмәке тартуның да (тәмәке тартучы янында торучы) үтә зыянлы булуын исбатлаган. Тикшерүчеләр фикеренчә, елга якынча 700 пассив тәмәке тартучы эштә үлә, ә 3 мең ярымы өйдә. Шулай ук тәмәке төтене йогынтысыннан атнага бер генә кеше булса да, хәтта больницаларда, медицина оешмаларында да үләләр. Рәсми мәгълүматларга караганда, Англиядә олыларның 30%ы тәмәке тарта. Ләкин барлык халыкның 42%ы өйләрендә тәмәке төтене суларга мәҗбүр. 11% эштә, үзе тәмәке тартмаса да, төтен сулый. Лондонның Империя көллияте профессоры Кондрад Ямрожик махсус формула исәпләп чыгарган. Аның хисабынча, пассив тәмәке тартучылар арасында үпкә рагыннан, инсульттан һәм башка авырулардан тәмәке төтене аркасында үлүчеләр күп. Бүген Англиядә җәмәгать урыннарында һәм эштә тәмәке тарту рөхсәт ителгән. Медиклар киңәшенә карамастан, хөкүмәт тәмәкедән баш тарту ихтыяри булырга тиеш дип саный.
Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю законы кертелгән илләрдә йөрәк-кан тамырлары һәм башка авыруларның кимүе күзәтелә. Мәсәлән, Ирландия табиблары йөрәк өянәге белән мөрәҗәгать итүчеләрнең 1 ел эчендә 11%ка кимүен әйтә. Бу илдә җәмәгать урыннарында тарту 2004 елда тыелган иде. Мондый мәгълүматлар сәламәтлек саклау буенча башка илләр өчен дә үрнәк булып тора.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Тәмәкене ничек ташларга?
Сүзем тәмәке тартудан ничек җиңел генә котылу турында иде. Уй-хисләремне уятырлык могҗизаны сезнең белән уртаклашасым килә.
Әйтәсе киңәшләреңне янәшәңдәге яраткан балаңа бирә алмавың, ә әллә кайда, ерак шәһәрдә торган кешенең сине тыңлавы – бу бер Аллаһы Тәгалә могҗизасыдыр.
Мин 6 ел элек Менделеевск шәһәреннән килгән бер егеткә тәмәке тартудан ничек котылу серен өйрәткән булганмын. Киңәшемне тоткан. Рәхмәт әйтеп:
– Апа, сез өйрәткәнчә душ алдым. Тәсбих төймәсен уңга таба “Әстәгъфирулла” дип көнгә бер тапкыр (анда 99 төймә) чыктым. Тәмәке тартасым килсә, кулыма тәсбих төймәсен тотып, тагын шушы шифалы сүзне кабатладым, икенче көнне үк тәмәкене күрәсем дә килмәде, – ди.
Тәмәкене улым да тартты. Аңа бернинди киңәш бирә алмыйм. Бары Аллаһы Тәгаләгә ялварам: “Раббым, улыма хәрәмне ризык итмә”, – дим. Ул Чаллыда эшли. Бергә эшләүче Мөхтәр дигән дусты Аллен Каррның “Легкий способ бросить курить” дигән китап биргән. “Дустым, бу китапны укып чык, тәмәкене ташларга уйлама да, рәхәтләнеп тарт. Укып чыккач, икенче көнне үк тартмыйсың”, – дигән.
Ул бу китапны өч көндә укып чыкты. Улымның юлына шундый дус туры китергәне өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт. Тартуын ташлады бит. Раббым, бу хәрәмне кабат ризык кына итә күрмәсен. Ул китапны күрше егетенә бирде. Анысы да тартуны ташлады.
Бездә бер абый 35 ел тәмәке тарткан. Хәзер аңа 75 яшь. Аяклары сызлый башлагач, больницага барган. Барлык анализларны тапшыргач, табиб абыйга:
– Ничә яшьтә тәмәкеңне ташладың? – дигән.
Абыйның исе китә, тәмәкене күптән тартмый югыйсә. Күрәсең, тәмәке төтене кан юлларына зарар китергәнен табиб күргәндер.
Аллен Каррның китабын укып тәмәкесен ташлаганнарның авызыннан көнбагыш өзелми. Димәк, ныклы түгел. Кабат тәмәкене авызга кабарбыз, дип куркалар. Кайберләре курыкмыйча, үз сәламәтлеген жәлләмичә, бер елдан кабат тарта башлый. Әгәр тәмәке тартучы үзен яратса, Аллаһы Тәгаләдән әти-әнисенә бүләк ителгән мәхәббәт җимеше икәнен аңлап, Ходайдан чиста килеш: “Йә Раббым, бу хәрәмне миңа ризык итмә, хәләлне генә насыйп ит”, – дип тәсбих төймәсен тартканнан соң үзе сораса, күңеле борчылмас, җаны тыныч булыр иде. Сүземне кыскартып, шуны әйтәсем килә. Барлык тәмәке тартучыларга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, күңел пәрдәләрен күтәрсен, начар гадәттән котылырга, дөньяның матурлыгын, сихәтлекнең кадерле икәнен аңларга камил зиһенен ачсын.
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Казанда – тәмәке тартуга чик
Татарстан Дәүләт Советы тәмәке тартуны чикли торган канун өлгесен караячак. Ә тәмәкедән зыянлырак кальянны җәмәгать урыннарында тарту рәсми рәвештә рөхсәт ителгән.
Ләйсән атна ахырында дус кызлары белән җыелып кальянныйда утырырга ярата. Мондагы мохит аларга бик ошый, ди ул. Ә кальян тартуның зарары турында алар уйланмый да. “Кафеларга да барабыз, кайвакыт өйдә генә дә тартабыз. Җыелып утырганда кальян – безнең мөһим “йола”. Тәнне җиңеләйтә, башка да китә. Зарарлы түгел дип саныйм, ул бит спиртлы эчемлек тә, тәмәке дә түгел”, – ди Ләйсән.
Кальян тәмәкедән 3 мәртәбә зыянлырак
Ә менә табиблар һәм галимнәр киресен исбатлый. Мисыр галимнәре кальян аша 25 грамм тәмәке тартуны 60 данә гади тәмәке тартуга тиңли. Кальян йола саналган Шәрык халкының уртача гомер озынлыгы бары тик 50 еллар тирәсе генә.
Русиягә күптән түгел генә кергән “кальян” дип аталучы төсле ташлардан ясалган матур уенчык яшьләр арасында популярлашты. Алар кальян тарту тынычландыра, тән һәм җанны җиңеләйтеп җибәрә дип саный, ияләшү тудырмый дип уйлый. Әмма табиб-нарколог Сирень Халиков бу фикерне кире кага. “Башта наркотик, алкоголь да тәнне генә йомшарта кебек, ә аннары ияләшү туа”, – ди ул. “Кальян – тартуның бер төре. Никотин, нинди генә күренештә булмасын, барыбер агу. Кальянга, яшьләрне җәлеп итәр өчен, тәмләткеч үләннәр, хәтта марихуана, спайс кебек наркотик матдәләр дә өстәлә. Әлбәттә, ул ияләшү тудыра. Чөнки аның төп составы – тәмәке. Наркологиядә тәмәке матдәсенә бәйле булу дигән диагноз бар. Кальянның төтене, тәмәкенеке кебек үк, организмга тискәре тәэсир итә. Кайнар төтен үпкәгә керә. Аеруча әни булырга җыенган кызларның киләчәк буынына зарары күп”, – ди табиб-нарколог Халиков.
Табиблар әйтүенчә, кальян тартканда туберкулез авыруын да йоктырырга мөмкин әле. Чөнки сиңа кадәр ул трубкадан чирле кеше тартса, анда Кох таякчыклары кала һәм икенче тартучыга күчә ала.
Казан тәмәке тартмаячак
Татарстанда ел саен 1300ләп кешенең үпкәсендә яман шеш авыруы булу ачыклана, меңнән артык кеше үлә. Бугазда яман шеш барлыкка килүдән теге дөньяга китүчеләр дә арткан. Фактлар тетрәндергеч. Казан шәһәре хакимиятенең матбугат үзәге вәкиле Ләззәт Хәйдәров хәбәр итүенчә, бу куркыныч саннар шәһәр башлыгын моның белән көрәш башларга этәргән. Янәсе, Казан Универсиадага кадәр Русиядә иң “сәламәт” шәһәргә әйләнергә тиеш.
Илсур Метшин җәмәгать урыннарында: кафе, ресторан, төнге клуб һәм хәтта тукталышларда тәмәке тартуны тыярга тәкъдим итте. Чөнки Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы китергән саннар коточкыч. Казан халкының яртысыннан артыгы тәмәке тарта. Алар әйләнә-тирә кешеләргә дә зыян китерә. Казан шәһәре депутатлары шушы тәкъдим белән Дәүләт Шурасына чыгып, ул бөтен Татарстанда кертелергә мөмкин. Кальян тарту урыннарына килгәндә, тәмәке тарту мәсьәләсе кебек, ул кануннар әле каралачак. Табиблар белән очрашулар да, халык фикере дә соралачак. Беренче утырыш 8 октябрьдә булачак”, – ди Ләззәт Хәйдәров.
Клуб, кафе-барларга еш йөрүче Лилия Закирҗанова кафеларда тартуны тыюны дөрес түгел дип саный. Тарткан кеше барыбер качып тартачак. “Тартучылар һәм тартмаучылар өчен аерым утыру заллары гына булсын”, – ди ул. “Без, мәсәлән, кафе-барларга дуслар белән ял итәргә барабыз. Азрак спиртлы эчемлекләр эчкәч, кешенең тартасы килә бит. Бу канун кафеларга да финанс яктан зыян китерер дип уйлыйм. Ә клубларга килгәндә, тарту өчен аерым бүлмә каралса яхшы булыр иде. Чөнки бию залында болай да һава юк, кызу, аның өстенә тәмәке исе дә кушыла әле. Иң мөһиме, ул махсус заллар зур һәм анда яхшы һава алмашу системасы булсын”, – ди Лилия.
Казан “Тәмәке тартмый торган” шәһәр булырмы? Бу чынбарлыкка туры килерлек үзгәрешләр китерерме? Сорау хакимият, табиблар һәм гади кешеләр өчен дә ачык кала. Әлегә мәктәп, югары уку йорты капка төбендә үк тәмәке һәм сыра саткан киосклар – Казан башкаласы өчен гадәти күренеш. Соңгы вакытта «Горпечать» киосклары да тәмәке сата башлады.
Мәликә БАСЫЙР, Ландыш ГОБАЙДУЛЛИНА
azatliq.org
Комментарии