Саранлыкның чиге бармы?

Күнегелгән гадәт буенча, без ел фасылларын дүрткә бүлеп карыйбыз. Ләкин соңгы елларда алар ике генә фасылга әйләнеп калып бара бугай. Кышлар үтеп, язга чыгуны без бик тиз сизеп алабыз. Кояш нурларын мулрак сибә, табигать уяна, челтерәп, гөрләвекләр ага. Күңел дә каядыр ашкына, нәрсәнедер күреп кала алмам төсле. Бер уйласаң, каядыр барасы да юк кебек. Быел җәй дә озак көттерде. Беренче ае узып барса да, җылысын тиз генә күреп булмады. Язның җәйгә күчү чорында бернинди дә үзгәреш күренми. Көздән кышка күчкәнне дә аңламый калабыз. Дөнья үзгәрдеме, әллә без картайдыкмы? Колакка катырак бер бабай әйткән ди бит: «Без яшь чакта көтүдән сарыклар кычкырып кайталар иде, хәзер авызларын гына ачып кайталар», – дип. Ләкин яз язлыгын итә инде ул. Көннәр салкын торса да май башында туган авылым Кильдуразга кайтып, кырларын, урманнарын, Зөя буйларын урап килергә исәп тоткан идем. Шулай әзерләнеп йөргәндә күңелемә шигырь юллары килде.

Сиңа кайтам, газиз туган җирем,

Басар өчен йөрәк сагышын.

Кырларыңа чыгып, чалкан ятып,

Тыңларга дип тургай тавышын.

Зөя ярларыннан түбән карап,

Күзәтергә сулар агышын.

Урман аланында таң аттырып,

Һәм күрергә кояш баешын.

Күңелем дә тынычланып калыр,

Күрсәм әгәр чәчү барышын.

Басуларга чыгып карый алсам,

Урганнарын бодай, арышын

Җитди сәбәпләр аркасында бу сәфәр булмыйча калды шул. Җиргә ятып тургай тавышларын тыңлап, кырда чәчү барышын күрергә насыйп булмады. Исән булсам, урак урган вакытка кайтып килеп булмасмы. Корбан гаете нәкъ шул вакытка туры килә бит.

Буш вакытта мин шулай хисләргә бирелеп, уйланып утырырга яратам. Шулай күңел тынычлана. Бигрәк тә бала, яшүсмер вакытлар искә төшсә.

Бүген телевизор карап утырам. Бер мәгънәсез тапшыру бара. Сүз байлык, акча, кеше гомеренең кадере турында. Шунда кылт итеп, 1962нче елның 2нче апрель көнендә булган бер хәл искә килеп төште. Мин өченче классны тәмамлап киләм. Авыл җирендә ташулар башланмыйча торып, каникулга чыгу юк иде бит. Сүз уңаеннан әйтәм, безне икенче көнне ялга җибәрделәр. Чөнки бу көнне кояш күзендә эсселек 25 градустан да артып китте. Шундый кисәк кенә кыздырырга кереште, калдык-постык кар көртләре күзгә күренеп юкка чыга башлады. Зур тәнәфес вакытында мәктәпкә хәбәр килеп иреште: Зөянең аръягында дүрт балыкчы бүленеп калган. Без, дәррәү кузгалып, Зөя буена чыгып чаптык. Елга белән авыл арасы бер чакрым гына. Барып җитсәк, бик үк күңелле булмаган күренешкә тап булдык. Елга тулып бозлар ага. Аргы якта су 4-5 чакрымга җәелгән. Безнең ярдан 150 метрлар чамасы эчтәрәк бер утрау сыман җирдә ике балыкчы, алардан 100 метр арырак анкерлы телеграф баганасына ятьмә сапларын бәйләп, тагын икесе менеп кунаклаган. Болар аръяктагы Каенлы авылы кешеләре. Төнлә ятьмә белән балык тоткан булганнар. Аларга хәзер безнең яктан да, теге яктан да беркем ярдәм итә алмый. Зөя өстенә карарга куркыныч. Көймә белән керү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әле ярый безнең авыл кешеләре боларны иртүк күреп, райкомга хәбәр иткәннәр. Казаннан вертолет көтәләр икән. Зур учак ягып җибәрделәр. Кемдер күпердән чыккан такталар өстенә кызыл флаг күтәреп менеп басты. Менә берзаман Казан ягыннан Зөя буйлап очып килүче вертолет күренде. Очучылар боларны күреп алып, туп-туры утраудагыларны коткарырга китте. Вертолет җиргә төшә алмый, асылмалы баскыч ташладылар. Тегеләр төне буе өшеп, күшегеп беткән, баскыч буйлап менә алмый җәфаландылар. Аларны бортка алып, яр буена чыгарганнар гына иде, утрауны су басып китте. Тагын теге икесен баганадан алганда да очучылар бик изаланды. Ниһаять, боларны да коткарып, вертолет кузгалып кына киткән иде, баганага авыл йорты кадәр бер боз кисәге килеп бәрелде дә, багананы төбе-тамыры белән алып, агызып китте. Менә бит ул гомерең бетмәсә! Бер мизгел эчендә барысы да харап була иделәр. Әгәр дә шунда вертолет 10-15 минутка гына соңарган булса?

Шунда кеше ышанмаслык хәл булды. Котылып калучыларның өчесе 25-30 яшьлек егетләр, берсе 50-55 яшьлек ир кеше иде. Яшьләр елыйлар, коткаручыларга рәхмәт укыйлар, кулларындагы сәгатьләрен сузалар. Тегеләр исә алмый, безгә бернәрсә дә кирәкми. Булса, балык бирегез, башка әйбер кирәкми, диләр. Егетләрнең өчесенең берсе юньле-рәтле балык тотмаган, 15-20 см җыен вак-төяк. Ә теге өлкән абзыйның табышы яхшы, капчыгында 3-4 килолы балыклар барлыгы шәйләнә. Ләкин аның балыкларын коткаручыларга бирәсе килми, капчыгын кочаклап, читкә качмакчы була. Халык моны күреп, аһ итте. Шунда да үз кулы белән китереп бирмәде ул балыкны. Безнең авылның Фазлый абый (мәрхүм инде) тегенең кулындагы капчыгын йолкып алып, балыгын очучыларга илтеп бирде. Менә шулай, җәмәгать! Кешенең гомере нинди үлчәүләргә салып үлчәнә икән? Аның бәясе 3-4 кг балык бәясенә тәңгәлме?

Шушы хәлләргә хәйран калып, мәш килеп ятканда, Зөя суы бик нык күтәрелеп, безнең якка таба ага башлады. Бар халык ак таштан түшәлгән юлга ыргылды. Без чабабыз, үкчәбезгә бастырып, су куа килә. Авылга кайтып кергәндә безнең арттагы урамны су баскан иде инде. Бәхеткә, зур су озак тормады. Аның каравы, урамдагы барлык чокыр-чакырларга балык тулып калган иде. Җәй буе кул белән балык тоттык.

P.S. Бу язмамны төгәлләгәндә урамда кинәт кенә караңгылатып җибәрде. Кара болыт чыгып, җил-давыл купты. Татарстан өстеннән гарасат узуы булган икән. Ә җәйнең беренче көнендә урамда кар бөртекләре оча иде. Чаллыда ап-ак кар явып узган. Дөнья да буталды, саташты

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии