«Нет добра без худа»

«Нет добра без худа»

Урысларда «нет худа без добра» дигән сүз бар бит. Анысы булгач, аның «нет добра без худа» дигәне дә дөрес булырга тиеш.

Әйтәсе килгән сүз теле-тапшырулар турында. Элегрәк аны яратып караган вакытлар да булды. Безнең илгә Европа үтеп кергәннән бирле, карамый башладым диярлек. Хәзер аны мәчеткә барырга киенгәндә һәм кайткач чишенгәндә генә карыйм. Нәрсә күрсәткәннәрен белергә шул да җитә. Анда – үтереш, яндырыш, фәхешлек… Файдалы тапшырулар юк, дип әйтмим, ләкин алары бик аз. Мондый әшәкелекләр бигрәк тә нәфис фильмнар аша сеңдерелә. «Нәфис» дип тикмәгә генә әйтмим. Кеше үтерүне тасвирлаган фильм ничек инде нәфис булсын?

Берсендә: «Мин фәлән команда өчен авырыйм», – ди берәү. Ярый әле кайсыдыр акыллыбашы табылып, «җан атам» дип төзәттеләр бу сүзне. Нәфис фильм дигәнен дә берәр төрле башка сүз белән алыштырасы иде аның. Мәсәлән, «ясалма фильм» дип төзәтсәң?

Ярый, бу берәүгә ошый, берәүгә юк, карадың да бетте, дияр идең, бу хәлләр тормышка да күчерелә бит. Тормыш дәресе диярлек бик күп мисаллар китереп була. Атаның үз баласын үтерүе, баланың ата-анасын үтерүе, үз-үзенә кул салуы – мисаллар җитәрлек. Безгә хәзер боларның барысын да телевизордан өйрәтәләр. Артистлар үз балаларын ДНК аша тикшертеп кенә таный. Болар телевидениедә хәзер көндәлек тапшыруларга әйләнде. Моны гаепкә дә санамыйлар, бер кызык караган кебек кенә карыйлар. Бу хакта кем булса да уйлап карый микән?

Бәйрәмнәрдә 50-60 ел элек төшерелгән фильмнарны күрсәтәләр. Беләләр аның халыкка тансык, кирәкле булуын. «Бриллиантовая рука», «Карнавальная ночь», «Девчата», «Трактористы»… – болар яшьләрне тәрбияли торган, патриотик фильмнар.

Тагын бер фикерем: татар теле турында хәзер югары мөнбәрләрдән дә сөйли башладылар. Шулай активлык күрсәтсәк, Инша Аллаһ, уңай якка үзгәреш булмасмы?

Салих ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии