- 07.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №30 (4 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
“БГ”да (31 март, 2010) “Ник дәшмисез?” исемле язма чыккан иде. Авторы әйтерсең уйларымны укыган. Исемеңне яшермәскә иде, син бит ачы чынбарлыкны сурәтләгән.
Сугыш башланганда миңа 6 яшь иде. Ачысын күрдек шул, тормыш арбасына иртә җигелдек. 1926 елда туган абыемны 18е тулганчы сугышка алдылар. Әтиемне 1937 елның декабрь кичендә йомышчы аркылы авыл Советына чакырганнар да алып китеп япканнар. Нинди гаебе булган, күпмегә утыртканнар – гаиләсенә әйтүче дә булмаган. Сугыш башланганчы Соликамский төрмәсеннән хатлары килгәләгән. Аннары хәбәре өзелгән. Булмаган гаебеннән “акланып”, “Хәтер китабы”нда кайтты ул. Әнкәйнең өзгәләнүләре бүгенгедәй исемдә. “Сугышта булса, солдат хатыны булыр идем, сүз әйтергә дә бирмиләр бит”, – дип елый иде.
Заемның зурысына кул куйдыралар, чөнки кулак гаиләсе. 1931 елның кышкы суыгында өсләрендәге кием белән урамга куып чыгаралар. Йорт-җирне, мал-мөлкәтне, бар булган әйберне тартып алганнар, ташыганнар, этне күз алдында атканнар. Бабамны, 60тан узган бер гаепсез картны да, алып китеп япканнар. Шуннан кайта алмаган ул. Хезмәт сөючән, инсафлы, тырыш, диндар булган. Ике улы, дүрт кызы белән иген үстергән, терлек асраган, зур алма бакчасы тоткан. Тукай әйткәнчә, гаделлек бик тирән күмелә шул.
Ире сугышка киткәндә, авылдашым Әһлисафа апа 5 бала белән кала. Тормыш иптәше сугышта үлә. Балаларының өсләренә -кияргә, ашарларына ризык юк… Ничек яши алсын инде, күптән үлде, балалары да кайсы кая китеп таралды. Алар кемгә кирәк?! Үлгәннәр дәшми. Андыйлар авылымда күп.
Йорт башына бер сыерга 250 л сөт, 40 кг ит, бер сарыкка 1 кг йон, тавыгың булмаса да 100 йомырка, һәм тәмәке үстереп, аның кәүсәсен ярып, эчендәге ак җепселен алып ташлап, киптереп тапшыра идек. Бу түләүләр әле сугыштан соң да дәвам итте.
Эш белән бергә уйнарга да вакыт таптык үзе. Урманга утынга барганда бер-беребезне ял иттереп, чанага утыртып барабыз. Шул ук вакытта җитәкчеләр, куштаннар күзеннән дә сакланырга кирәк. Күрсәләр, арбаны ватып ташлауларын көт тә тор. Болары шайтани адәмнәр булгандыр. Күреп тә күрмәмешкә салучылары да бар иде арада.
Сугыш беткәч, тормыш та алга барды. Ачлык-ялангачлык та әкренләп чигенә төште. Исәннәр гаиләсе белән гомер кичерде, авырлыкларны бергә хәл иттеләр. Балалары да ятим булмады. Ә ятып калучыларга нәрсә? Хатыннары толлык, ялгызлык газабы кичерде, балалары ятимлек ачысын үтте. Менә аларны кирәк зурларга. Сугыш чорында көн-төн эшләүче солдат хатыннары да бик аз инде, сугыш ветераннары да үлеп бетте.
Сугыш чорында яшьне кем тикшереп торды?! Тормыш кемне ничек җикте, шулай булды. Бирелгән бүләкләр дә берәүләрне зурлый, икенчеләрен кимсетә булып чыга, ахрысы. Сугыш ветераннары каберенә военкомат таш куйдыра, 1990 елда чыккан карар нигезендә, ди. Ә 90нчы елга кадәр үлгәннәргә юк икән, карар чыккач үлүчеләргә бар. Күршем кергән иде. “Әткәйнең каберенә барып, барысын да сөйләп кайтам әле. Иртә үләргә түгел, азрак көтеп торырга идең”, – дип әйтәм, ди.
Без, сугыш чоры балалары, Н.А.Некрасовның “Мужичок с ноготок”лары булдык. Сугыш астында калып изелмәвебез, бәйрәм итеп яшәвебез белән бик бәхетлеләр. Йөрәктә яралар зур булса да, бүген мең шөкер итеп яшибез.
Асия ГЫЙБАДУЛЛИНА.
Кайбыч районы, Мөрәле авылы.
Табибларга рәхмәт
Февраль аенда шактый вакыт йөрәк авырулары бүлегендә дәваланырга туры килде. Үз күзләрең белән күргәч кенә, биредә эшләүчеләрнең фидакарь хезмәтенә тулысынча бәя бирергә мөмкинлек туа.
Бүлектә 40 ятак, 41нчесе коридорда. Бүлек җитәкчесе Наталья Николаевна Шебалова һәм табиб Р.М.Миңнуллина җитәкчелегендә шәфкать туташлары тәүлекнең һәр минутында авыруларга ярдәм итәргә әзер. Авыруларның өлкән яшьтә булуларын да искә алсак (күбесенә 60-80 яшь), нинди түземлек һәм сабырлык кирәк аларга?! Өлкән яшьтәгеләр акылы нәкъ сабыйларныкы кебек бит. Һәрберсенең үз холкы. Алар беркемнән дә сорап тормыйча, системаны да алып ташлый, дәвалау вакытында рөхсәтсез торып китә, күп кан югалта, ничәмә-ничә тапкыр урын-җирләрен дә алыштырырга туры килә. Үзләренчә каядыр ашыгалар. Кыскасы, закон үз кулларында. Саклап утырсалар да, төрле хәйләләр табып, зыян эшлиләр дә куялар. Менә шундый авырулар белән эшли алар. Шәфкать туташларының барысын да сайлап алганнар диярсең. Һәммәсе дә тыйнак, сөйкемле, үз эшләренең чын осталары. Менә алар: Р.Ф.Садриева, Э.М.Шакирҗанова, И.А.Аитова, Л.М.Зәйдуллина, Г.Насертдинова, Л.Габдрахманова, Л.А.Шакирова, Э.Х.Вәлиева, Х.Галиева.
Палаталарда якты, җылы, чиста, тәртип. Санитаркаларның, пешекчеләрнең эшләре дә зур хөрмәткә лаек. Үз эшләрен төгәл һәм намус белән башкаралар. Хәзер районда йөрәк-кан тамырлары авырулары аеруча ешайды, үлем-китемнең 60-65%ы шулар белән бәйле. Шулай булгач, бу бүлек эшчәнлегенең никадәр зарур һәм мөһим икәнен аңлатып торасы да юк.
Киләчәктә дә алар ак халатка тап төшермичә, тынгысыз хезмәтләрендә зур уңышка ирешсеннәр. Хезмәтләре бәяләнсен, гаилә бәхете, сәламәтлек, шатлык-куанычлар теләп калам.
Рузилә ЗАРИПОВА.
Азнакай районы Урсай авылы ветераннар советы рәисе.
Канаты каерылган сандугач
(Көндәлектән өзек)
Ул елның мәрхәмәтсез салкын кышы йөрәгемне парә-парә телгәләде. Әле кичә генә синең белән янәшә атлап эшкә барган идем… Ә бүген син юк… Бөтенләйгә киттең. Я Раббым, нигә аердың безне? Нинди гөнаһларыбыз бәрабәренә?
Мине гомер буена бәхетсез иткән ул көннәр еракта калды. Ә йөрәгемдә ул кичә генә булган кебек саклана. Өй, капка алды тулы халык. Минем эштән дә, аныкыннан да хезмәттәшләр, дуслар килде. Башым әйләнә. Пакет-пакет сәдака акчасы…
Аерылышу минутлары килеп җитте. Аны җеназа кабыгына салдылар, күтәреп алып чыгып киттеләр. Азрак баргач, җиргә куеп укыдылар. Ул минутлар бик куркыныч иде. Ходаемнан сабырлык бирүен сорадым. Аның җеназасы өстендәге җәймә җилдә талгын гына җилферди. Әйтерсең лә ул: “Син каласың, мин китәм, без бүтән күрешмибез инде”, – дип, аның соңгы сүзен, сәламен тапшыра. Күз яшьләрен тыеп булмый… Ул җир куенында калды.
Бар дөнья моңсу, сагышлыга әйләнде. Кайларга барырга белмим, башым әйләнеп талпындым. Туачак бала да синсез калды. “Илдә чыпчык үлми”, – ди халык. Үлми дә, рәхәт тә күрми, дип өстисем килә.
Тормышта очраган каршылыклар, кимчелекләр, әрләнү-хурланулар – барысы да йөрәктә ямьсез эз калдыра. Шулай да түзәргә, яшәргә кирәк. Бик еракка китеп, сагышлардан качу юлын эзли башладым. Ходайның рәхмәте, җае да чыкты. Җир итәгенә, җир читенә – Сахалин ягына, Куриль утрауларына эшкә язылып киттем. Менә шунда ялгызым Тын океан ярында ялгыз ташка утырып:
Сандугачның мескенкәйнең
Канаты каерылган.
Бер без генә түгел әле
Иленнән аерылган, – дип җырлый идем.
Динәрә КАДЫЙРОВА.
Кама Тамагы районы, Келәнче авылы.
Җитәкче буласың килсә…
Безнең дәүләттә зур җитәкче булу өчен нинди булырга?
Икейөзле, куштан. Күзең күрсә дә, күрмәмешкә салышырга. Ишетсәң дә, чукрак булырга. Рус әйтмешли, йонлы кул кирәк. Кардәшлек тә мөһим. Дөрес, монда нинди туганың җитәкче бит. Кайберәүләр туганының көтү көткәнен ярата. Дуслык. Бергәләшеп урларга кирәк бит. Әгәр бу сыйфатларга ия икәнсең, димәк, озакламый җитәкче итеп куячаклар. Аннан бар көчеңне биреп, колхоз яки совхозны банкротлыкка чыгарырга. Моның өчен бухгалтерның яхшысы таләп ителә. Икегә икене тапкырлаганда, “Сиңа күпме кирәк?” дигәне. Шуларны үтәсәң, син инде район җитәкчесе буласың. Аны да төп башына утырткач, сине министр итәчәкләр яки президент аппаратында эшли башлыйсың. Профессорлыкка да юллар ачыла: берничә институтны тәмамлый аласың. Шултикле белемле кешеләр идарә иткәч, ришвәтчелек тә, хәерчелек тә, кеше хокукларын бозу да булырга тиеш түгел дә бит. Юк шул, киресенчә.
Хәтта “ТНВ” каналында да уйлап та тормый, кешене мыскыллыйлар. Берсендә: “Ата-аналары шундый яхшылар: бар балалары да – җитәкче”, – дип, мактадылар. Ә менә эшче балаларының ата-анасы начармыни?!
Безгә, гади халыкка, Ходай түземлек бирсен, дип телим. Хөрмәтле җитәкчеләргә исә шуны әйтәсем килә: Аллаһы Тәгаләнең миһербанлыгыннан файдаланып, тәүбә итегез. Аның фарызларын үтәп, яман юл белән җыйган байлыгыгызны хөкүмәткә кайтарыгыз. Шуны онытмагыз: берәү дә җир йөзенә мәңгелеккә килми.
Галимҗан хәзрәт Корбангали ЗАКИРОВ.
Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылы.
Тормыш асылы
Тышкы кыяфәт… Кызганыч, бүген кешеләрнең өчтән икесе нәкъ менә тышкы кыяфәткә генә игътибар бирәдер, мөгаен. Дөресме инде бу? Бәлки кеше тыштан гына матурдыр? “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый”, – дигән халык мәкален ишеткәнегез, мәгънәсе турында уйланганыгыз бармы?
Дөрес, кешенең эчке дөньясы гына түгел, тышкы кыяфәте дә матур булырга тиеш. Әмма тышкы матурлык бирелмәгән кешеләргә нишләргә? Аларның бәхетле булырга хакы юкмыни?! Андыйлар күп түгел, ләкин аз дип тә әйтмәс идем.
Каләмне корал итеп, сезгә бер кеше турында язам…
Аны Рөстәм абый дип атыйк. Ул 1974 елгы, гаиләсе юк. Нишләп дисезме? Ул – инвалид. Кайбер кешенең аяк-куллары юк, күзләре күрми яки колаклары ишетми (Алла сакласын). Ә аның аягы, кулы булып та йөрмиләр, тиешенчә эшләмиләр, тыңламыйлар… Сәбәбе – балалар церебраль параличы (ДЦП, икенче төрле әйткәндә, нерв системасының какшавы).
Ул әти-әнисе белән яши. Алар улларына бик игътибарлы. Кашыктан ашата, үзләре киендерә. “Сабый чакта ук баланың “дөрес булмавы” сизелә иде. Бала чактан Рөстәм инвалид креслосы белән йөри. Аяк-куллары йөрми дип, бер дә үзен кимсеткәне юк, сеңлесе һәм энесе аңа булышып яшәде, – дип сөйли әнисе Рафилә апа. – Бер бәйрәмне дә калдырмый ул. Акчасы да җитәрлек аның: безгә һаман бүләкләр алып бирә, чәчәкләр алып кайта”.
Ә аның эчке дөньясы! Тышкы кыяфәте аяныч булса да, андый эчке дөньяга һәрбер кеше ия була алмый. Ул бик аралашучан, дуслары да күп.
Янында коляскасы булмаганда, ул җирдән шуышып йөри. Үтеп барган автобус-машина йөртүчеләр аны танып алып, өенә кадәр алып кайтып куя. Тик тормыш юлында төрле кешеләр очрый…
Рөстәм абый рәсем ясарга да оста икән бит. Ручка-карандашны бармаклары арасына кыстырып, матур-матур сурәтләр төшерә. Компьютерда да уйный.
Җәйге җылы көннәрдә, аралашырга яратканга, ул күп вакытын урамда үткәрә. Сөйләшүе аермачык аңлашылмаса да, хәйран кеше аны аңлый. Үтеп барганда хәлләрен сорамыйча узмый.
Ә күзләрен, күзләрен күрсәгез! Ул коңгырт төстәге күзләрнең якты нуры сине икенче төрле уйларга, икенче төрле карарларга китерә. Эчендәге яктылык, сафлык бар ямьсез тәнен каплап, тышка чыга аның! Ул яшәргә теләк уята, кешеләргә, дөньяга бүтән караш белән карарга мәҗбүр итә.
Йомгак ясап, язмамны шушындый сүзләр белән тәмамлар идем. Бернәрсәгә дә карамастан, Рөстәм абый матур, үзенчә матур!
Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА,
Алабуга шәһәренең “Яшь журналистлар” берләшмәсе әгъзасы.
Комментарии