Биш улын югалткан Ана

Бөек Җиңүнең нинди хакка бирелгәнен һич кенә дә онытырга ярамый! Меңләгән кеше гомерен йоткан бу сугыш. Шул чактагы һәр гаиләгә кагылган ул. Кайберләренә аеруча аяусыз булган…

Мин шуларның бары берсе – Гражданнар сугышында – бер, ә Бөек Ватан сугышында дүрт (!) улын югалткан олы Ана хакында язам.

Ярәшеп куйган булганлыктан, ата-анага каршы бара алмаган Зифа унбиш яшен тутырган да кияүгә чыккан. Туган-тумачаны сөендереп, бала артыннан бала тапкан. Ир белән хатын унике ел гына яшәп калган: Ибраһимы базарга киткән җиреннән чирләп кайткан да озак ятмыйча гүр иясе булган. Зифа җиде баласы белән яшьли тол кала.

Ничек итсә итә, кеше арасында балаларын ким-хур итеп үстерми ул. Инде үсеп җитеп, кул арасына керә башладылар дигәндә, Гражданнар сугышы башлана, Хәсәне шунда һәлак була. Бу зур кайгыны үткәреп, алга таба яшәргә кирәк. Калганнарын башлы-күзле итәсе бар бит. Эштән курыкмаган егетләр бер-бер артлы өйләнеп башка чыга. Янында төпчеге – Саматы торып кала. Шау-гөр килеп яшәп ятканда, 1941 елның 22 июне килеп җитә. Көне-сәгате белән хәрби комиссариатка чакыртып, повестка тоттыралар ир-егетләргә.

…Унбиш ел бригадир булып эшләгән Ибраһим иң беренчеләрдән армия сафына алына. “Исән-сау кайтырга тырышырмын”, – ди ул үзен озаткан дүрт баласы белән хатынына. Аның артыннан чират энекәшләренә дә җитә. Дәүләтша, Хуҗаәхмәт, Самат – барысы да сугышка китә.

Һәм озакламый, бер-бер артлы, “кара кәгазь” килә башлый. Менә шуларга түзеп кара әле син? …Кайгысыннан сөйләшми торганга әйләнә Ана.

Сугыш беткәндә Зифаның фронттан кайтыр кешесе булмый инде. Барысының үлеме турында хәбәр инде күптән алынган. Күңел көтә үзе: киткәндәге төсле бер-бер артлы кайтып керерләр кебек. Тик юкка. Уллары күренми…

Барлык кайгы-хәсрәтен үзе белән алып, Зифа карчык 1959 елны бу якты дөньядан китеп бара.

Равия ГАЗИЗУЛЛИНА.

районы, Зур Өске авылы.

Әйтсәң – сүз, төртсәң күз…

Исәнләшә белик, туган!

Беркөнне район хакимияте бинасы янында бер төркем белгечләр белән сөйләшеп торабыз. “Ак йорт” тирәсендә белгеч буларак хезмәт куя башлаган яшь иптәш яныбызга килеп күрешә башлады. Башкалар белән кул биреп күрешсә дә, миңа кул бирәсе итмәде. Күрешергә дип сузылган кулым һавада эленеп калды. Бу хәлне фаҗигагә санамасам да, күңелдә начар тәэсир калды. Югыйсә ул да, мин дә чит планетадан төшкән кешеләр түгел. Бер урамда яшәмәсәк тә, икебез дә Теләчедә гомер кичерәбез ләбаса. Аннары, ни үзенә, ни әти-әнисенә, ни нәселенә яманлык кылган кеше түгелмен. Кыскасы, башкаларга кул биргәндә, миңа да бирмәскә бернинди җитди сәбәп юк кебек.

Икенчел уйларым белән күңелдән генә булса да аны акларга тырыштым. Бәлки, танымаган гынадыр? Я алдан күрешкән идем дип, кул бирмичә генә ялгышкандыр, бу дөньяда ни булмас?

Беренче юлга дип, моны кичердем. Тора-бара бу хәл онытылган да булыр иде. Ни кызганыч, аның тарафыннан мондый “әллә кемлек” яңадан кабатланды.

Кәттә киенеп, текә машинада җилдерүче, төшемле эшкә урнашып, мул гына имеп ятучы бу бәндә кеше аерырга маһир, ахрысы. Бу байлыклар һәм тормыш уңайлыклары үз тырышлыгы белән тудырылса ярар иде?! Барысы да атасы акчасы. Аның зур дәрәҗәсе һәм күп әшнәләре бәрабәренә сатып алынган. Алтын медале дә, институтка укырга керүе дә, укуы да, дипломы да, төшемле эш урыны да һәм… хатыны да! Шундый “затлы” кеше малае була торып, хәерче нәсел кызына өйләнмәс бит инде! Барысы да ата малы, ата тырышлыгы ләбаса. Хәзер андыйларны “яңа татар” диләр. Шулардан бернинди кыйммәтләрне дә белми, санга сукмый торган яңа, куркыныч буын үсеп чыкты. Әлеге буын озакламый җитәкчелек канәфиенә үрләсә, кеше кадере турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

Бүген ул, әйтерсең Алланың кашка тәкәсе. Шунысын да онытырга ярамый: ата малы белән ерак барып булмый, аннан исәнләшергә өйрәнергә дә туры килер. Кем әйтмешли, дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса…

Аны мәктәптә дә, гаиләсендә дә бу гамәлгә өйрәтмәгәннәр. Бәлкем, соңгысында кешене кешедән аерырга, эш урынына, катлавына, байлыгына карап күрешергә кирәк, дип үстергәннәрдер. Ә менә безне, һәрхәлдә, пионерда, комсомолда тәрбияләнгәннәрне, олыны – олы, кечене кече итәргә, ике куллап күрешергә өйрәттеләр.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.

районы.

Сөрде елгасында кеше сөяге

Май ахыры. Бик матур көн. Бөтен җирне яшел төстәге нәфис үлән каплаган. Шушы матур болын буйлап улым белән өйгә кайтабыз. Мин укытучы. Улым беренче сыйныфны тәмамлый. Ул дәресләреннән соң мине мәктәп коридорында көтеп утырган. Ә улымның дусты Илнар өйгә кайтып чәй эчкән дә балык тотарга төшкән. “Илнар, балык чиртәме?” – дип сорадык. Ул берни дә дәшмәде, бары тик “шыпыртыгыз” дигәндәй, иреннәренә бармагын аркылы куйды.

Күп тә үтәргә өлгермәдек, Илнарның кычкырган тавышына борылып карадык. Ул безгә таба йөгерә һәм бертуктаусыз нидер кабатлый иде. “Әйдә, әни, көтик. Бәртәс тоткан, ахры”, – диде улым. Чыннан да, аның кулында нәрсәдер бар. Абынып егылды, тотлыга, нәрсәдер әйтмәкче була. “Бэ-бэ”дән башка аваз чыкмый. Аның кулында кеше башы сөяге иде. Кечерәк, бала башы, ахры. Аскы казналыгы юк. Аптырашта калдык. Сөяк тонык төстә. Су төбендә озак яткандыр, мөгаен. Кире борылып, баш сөяге “тоткан” урынга киттек. Ермак турысы. Димәк, су белән агып төшкән. Ермак башы кайда? Уйларымны Сөрде белән Түбән Оры ягына күчердем. Халык телендә бу як Пумыр дип атала. Әлеге исемне бүген бик сирәк кеше генә беләдер. Сәер исем. Монда татарлар күчеп килгәнче марилар яшәгән. Татарлар күчеп килгәч, алар үз кабиләләре ягына киткән. Күчмәгәне күчмәгән, татарлар белән гомер иткән. Авылыбызның исеме – Сөрде. Бу күчеп киткән мариларның бакчаларын сөргәнгә күрә шулай аталган.

Татарлардан алдарак руслар килеп мариларга үз диннәрен таккан. “Пумыр” сүзе “помер” дигән сүздән ясалган, ахры. Чөнки Пумыр ягында мари зираты булган. Сугыш вакытында ташландык зиратны арык атлар белән сөргәннәр. Ерак басулар яткын җир булып калып торган. Без балалар белән шул зират өстеннән бәрәңге чүпләгәнбез.

Түбән Оры белән Сөрде арасында асфальт салу эшләре башлана. Юлны күтәртәләр. Теге мари зиратыннан кеше сөякләре чыга. Аларны җыялар, күмәләр. Кеше сөяге җирдә ятарга тиеш түгел. Ә бу башны күрми калалар, ахры. Табигать аны кеше күзеннән үзе яшерә. Агым сулар белән су төбенә, инешкә.

Кешеләр сөрсәләр дә, юл күтәрсәләр дә, зәңгәр чардуганлы юан каен үсеп утырган соңгы мари каберен тигезләргә, юкка чыгарырга җөрьәт итми. Ул әле дә тора. Кавемнәрнең, дәверләрнең истәлеген саклый. Җәяүлеләр дә, атлылар да, автомобиль йөртүчеләр дә бу кабер яныннан тыныч кына үтә алмый.

Саимә КАСЫЙМОВА.

районы, Сөрде авылы.

Редакциядән: әлеге мәкалә авторы – минем яраткан укытучым Саимә апа. Язмада телгә алынган кабер балачактан ук күз алдыбызда булды. Көн саен ул безне Сөрде һәм Яңа Кенәр мәктәпләренә озатып кала, аннан кичен каршы ала иде. Ләкин аның караучысын күрмәгәнгә, ни рәвешле башка каберлекләр белән бергә юкка чыкмаганына, бүгенгәчә ничек шулай торганына гаҗәпләнә идек. Үзара әллә нинди хорафатлар да сөйләшкәләдек: имеш, юлда үлеп калган мари кешесе җирләнгән анда…

Тик күп еллар узып, Казанга күчеп яши башлагач кына, бу кабернең серен белдем. Ул Казанда озак еллар бергә яшәгән күршебез Аркадийның әбисе кабере булып чыкты. Алтын куллы кеше каберне карап, чардуганнарын алыштырып торып, аның ишелүенә юк куймаган. Шуңа ташландык зиратны сөргәннәр, ә кабергә тия алмаганнар… Туган авылым Түбән Орыдан әллә ни ерак түгел, Арча районы Шурабаш авылы егете Аркадий кебек шулай үткәннәргә ихтирам белән сакчыл карасак, тарих югалмый, ата-бабаларыбыз тыныч күңел белән ятар. Менә бит: еллар узган, зират юкка чыккан, ә бер кабер бу урында зират булганлыгын искәртеп, һаман утыра бирә.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Дөрес яшәгез!

Безне әти-әни тәрбиялим, дип баш ватмады. Ә шулай да начар юлга басмадык. Чөнки эшләп үстек. Шул иде безнең тәрбия. Ачлык-ялангачлык булса да, теш-тырнагыбыз белән яшәргә тырыштык.

Колхоз эшенә 13-14 яшемдә үк җигелдем. Яшь чак – юләр чак. Эшләдек тә, сөйдек-сөелдек тә.

Миңа хәзер 71 яшь. Ялгызым диярлек ике кыз, ике малай үстердем. Хәзер 9 оныгым, 1 оныкчыгым бар. Әни-әби, дип кенә торалар. Бер бәйрәмне дә калдырмыйча, бүләк-күчтәнәчләрен төяп килеп җитәләр. Балаларымны дөрес тәрбияләдем, дип саныйм. Яшьтән үк эшләттем. Малайларым да өй җыеп, идән юып үсте. Армиядә хезмәт итеп, үз бурычларын үтәде. Рәхмәт хатлары гына килеп торды. Балаларның тәрбиясез булуында мәктәпне генә гаепләргә ярамый. Барысы да ата-анадан тора. Оясында ни күрсә, очканында шул була.

Хәзер күпчелек ата-ана байлык артыннан куа, ә бала тәрбияләргә вакытлары калмый. Кулларына акча тоттыралар да шуның белән эш бетте. Көнен кайда үткәргәне белән дә кызыксынмыйлар. Менә шуннан эчкече, наркоман килеп чыга да инде. Безнең бистәдә генә дә ничә бай малае 30 яшенә дә җитмичә теге дөньяга китеп барды.

Олыларга да зарланасы түгел, гел хәрәкәттә булырга кирәк. Мин җәй буе бакчада эшлим, урманда йөрим. Гөмбә, җиләк-җимеш, үлән җыям. Шулардан тәмле чәй эчәм. Төшенкелеккә бирелергә вакытым юк. Көз, яз айларында йоклар алдыннан бер-ике сәгать һавада йөрим, 18 сәгатьтән соң ашамаска тырышам. Аллага шөкер, сәламәтлегемә зарланмыйм. Сүзем ахырында шуны әйтәсем килә: яши белгән кешегә дөнья бер дә начар түгел!

Рәсимә ХАФИЗОВА.

Азнакай районы.

Карар кирәк

Җиңү көне узып китсә дә, әз-мәз тәкъдимнәр кертмәкче булдым. Фронтовикларны ил бик зурлады, пенсияләре гади халыктан 3-4 мәртәбә югары булды. Халык соравы буенча инде бу. Тәкъдимем шул: сугышта үлгәннәрнең балаларына (алар да пенсионер инде) пенсияне бер-ике йөз сумга булса да арттырсыннар иде. Хөкүмәт шундый карар кабул итсен. Сугышта булганнарның балалары бик күп авырлык күрде бит. Әниләре су ерып, капчык асып, бәләкәй чакларында элеватордан орлык ташып, ач ат һәм сыер белән җир эшкәртеп, чәчү чәчеп, икмәк үстереп, барысын да кырып-себереп, фронт өчен дип хөкүмәткә озатып, үзләре ризык күрмәде. Үзем дә башлангыч класстан уку ташлап, хатын-кызлар белән эшкә җигелдем. Тылда да корбаннар булды. Яшел борчак кузагы ашаган малайларны кыйнап та үтерделәр. Сыер асраучылар май ашамады, төрле салым, заем өчен бирде. Өстән торып, бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләттеләр. Хәтта үлгәннәрне дә төнлә генә күмгән очраклар булды. Бәлки, хөкүмәт боларны исәптә тотар һәм сугышта үлгәннәрнең хатыннарына, балаларына пенсияне арттырыр.

Мөгәмбәр ГАЛИЕВ.

Азнакай районы, Җиңү бистәсе.

Комментарии