Уйга килү

Уйга килү

Тарихчы Рафаил Бәзертинов борынгы үткәнебез, мәдәниятыбыз турында том-том китапларын, мин шул юнәлешле «Безнең юл» гәҗитен чыгарып йөргән вакытта Үзәк Азия якларында күп йөрдек. Татар һәм төрки дөньясын инкыйраздан коткарабыз, дип, җан-фәрман килеп, Кыргызстан белән Казахстанның иҗтимагый һәм фән оешмаларында күп тапкыр очрашуларда булдык, төрле конференцияләрдә катнаштык.

БИШ АТА

2000нче еллар башындарак Алматада булган вакытта казах дустыбыз Морат безне бер җәмгыятькә алып барды. Күпләр күреп күнеккән сөйләшү-фикер алышу урыны түгел иде бу. Монда кешеләрне, Аллаһыга, дингә килгән кебек, нинди дә булса рухи мохтаҗлык, күңел ихтыяры китерә икән. Шәһәр йортының бер фатирында урнашкан, «Урда» дип атала торган бер мәркәз бу. Аның хуҗабикәләре күбесе ислам диненең фарызын үтәүче, ләкин, алга керебрәк әйтим, алар сирәк кешедә генә очрый торган, мәрхүм рухының «тавышын ишетә» торган сәләткә ия казах хатын-кызлары. Алар кебек үк, «Урда»да хезмәт куючы ир-атлар да бар икән. Хатын-кызлар акку, ә ир-ат – сункар дип атала. Татарча әйтсәк, аккош белән шоңкар була торгандыр.

«Урда»да мәчеттәге кебек чиста-пөхтә. Түр як бүлмә идәненә тоташ келәм җәелгән. Диварда безгә таныш булмаган, бишесенең биш төрле холкы бөркеп торган аксакал агалар сурәте эленгән. Хәер, кайберләре кыяфәтләре белән без белеп үскән әкият геройларын хәтерләтә иде кебек.

Монда җыелган кешеләрне төрле язмыш китерүгә карамастан, алар ачык йөзле, ләкин бер-берсен белмәгәнлектән, үзара бик аралашмый иде. Хуҗабикәләр сөйләгән һәм өйрәткәнне тыңлап кына утыралар. Сорау туса, ипләп кенә сорау бирәләр дә, җаваптан канәгать калалар кебек.

Безгә монда берничә көн рәттән барырга туры килде. Үзләренчә ут белән тазаладылар, күңелләребезне алда буласы сәфәргә – казахның әлеге биш бөек яки даһи бабасы яткан каберлеккә барырга әзерләделәр. Юлда барганда: «Ата, бата», – дип, күңелдән теләк кабатларга куштылар.

Якшәмбе җиткәч, аккулар, безнең белән «Урда»га йөргән кырыклап кешене автобуска утыртып, шәһәр читенә алып киттеләр. Юлда базарга тукталдык. Мәрхүмнәрнең рухына рәхмәт белдерү бүләге буларак, һәрберебезгә метрга метр үлчәмле бишәр аклык «мата», ягъни ак тукыма алдырдылар.

Без янына килеп туктаган беренче кабер далада ялгызы гына. «Урда» диварында сурәте торган Сөенбай акын төрбәсе булып чыкты ул.

Кабер ташы өстендә күп итеп өелгән ак тукыма өстенә без дә, мәрхүмнең рухы шат булсын дип, аклыкларыбызны куйдык. Аннары шул тирәдә бер урынгарак бастык. Журналист гадәте белән, диктофонымны кабызып җибәрдем. Аккуларның берсе «Фатиха»ны һәм тагын хәтереннән ниндидер Коръән сүрәсен укыды. Шуннан соң үз-үземне кая куярга белмәслек ниндидер мизгел булып алды һәм, безнең арада ыңгырашулы бер тавыш ишетелде: «Те..» Кыска пауза. «Тө». Аннары тагын: «Төн…» Мин һәм минем кебек хәлнең ни икәнен аңламый калган кайбер кешеләр, аккуларның берсенә авыр булып китте, дип уйлап, каушап калдык. Нәрсәдер әйтергә теләп тотлыгучы аккуга башка аккулар, үз борын асларына гына нәрсәдер сөйләнеп, өшкергән төсле итеп, секундлар эчендә куллары белән ярдәмче манипуляцияләр ясап алдылар. Аннары тагын ургылып сүз яңгырады: «Төнгекүк!» Һич көтмәгән мизгелдә минем аркама кисәк салкын тир бәреп чыкты. Төнгекүк – бу минем Иске Казан тавында бер-ике ел элек кенә кабул иткән икенче, ягъни рухи исемем. Һәм, гаҗәп, ул һич көтмәгәндә монда яңгырый?!

Акку, транс хәленә кереп, миңа багышлап бата яудырды.

Бата – бата сорап килгән кешегә мәрхүм рухының үгет-нәсихәте ул. Ә акку һәм сункарлар – арадашчы.

Бу бөек бабалар культының бер төре. Исәннәр Аллаһ-Тәңредән мәрхүм рухын үз катына (җәннәткә) алуны, рухның тынычлыкта туенуын сорарга тиеш. Ә киләчәк дөньяга киткән мәрхүм бабаларыбыз рухлары исәннәргә үз батасын бирә.

Аккуның казах телендә әйткәнен аңлап бетерерлек түгел, җитмәсә, тиз сөйләде. Мин әйтелгәннәрнең мәгънәсен отарга тырышып уйга чумгач, берничә минуттан акку: «…Төнгекүк, дип, балам, бата түктем юлыңа», – дип кистерде дә, безнең белән килгән барлык кешегә бата бирде. Соңыннан аккулар бабалар рухы кемнәргә кабер өстеннән ак тукыма алып китәргә кушканын әйтте. Бу мәрхүмнең рәхмәте-мәхәббәте кебегрәк кабул ителә.

Без Сөенбай акынның каберен калдырып китеп барганда анда тагын кеше тулы автобус килеп калды.

Шуннан соң без Кайназар батыр, үзенең кыллы уен коралында уйнап киләчәкне багучы (баксы) Туктибай, шагыйрь Җамбыл Жабаев һәм Сарыбай би (судья) төрбә-каберләрен зиярәт кылдык. Аккулар, чиратлашып, һәрбер мәрхүм ата рухының батасын безгә җиткерде. Казахлар бабаны – ата дип әйтә.

Сарыбай би рухы батасыннан аңлашылганча, ул мине үз кайгыртуына, үз «канаты астына» алган икән. Гомумән әйткәндә, рухлар үзләренең арадашчылары (акку һәм сункарлар) аша кешеләрнең үткәнендәге тормыш хаталарын, киләчәк юл юнәлешен күрсәтә һәм билгеле бер дәрәҗәдә киләчәгеңне дә әйтеп бирә икән. Үлгәннәр рухлары ничек белә безнең киләчәгебезне, диярбез. Беләләр, чөнки алар киләчәк дөньялыкта яши…

Алматага кайтып барган чакта мин аккулар янынарак утырып, аларны өйрәнергә тотындым. Сөйләүләренә караганда, алар гадәти тормыш алып бара торган кешеләр. Ләкин, Тәңренең бирмеше, рухларның әманәте булып кайчандыр ачылган шушы сәләтләре белән алар кешеләргә хезмәт итәргә бурычлы икән. Моңардан котылып та, качып та булмый, диләр. Әманәтне үтәмәсәләр – аларны төрле авыру, интегүләр көтә.

Аккулар белән сөйләшкәндә, алар миңа карата төшкән батада нәрсәләр әйтелгәнен җиткереп барды, кайбер сүзләр тәрҗемә ителми калмасын дип, диктофонымны кабызып, тыңлатып алдым, аларның тәрҗемәсен кәгазьгә язып бардым.

Кайтып китәр алдыннан аккулар безнең янга килеп, миңа Алматада калып торырга кирәклеген әйттеләр. Рафаэль Бәзертинов бу сүзләрне ишетү белән кырт кистерде: «Юк, мин аны калдырмыйм, китәбез, безнең әһәмиятле эшләребез бар…» – диде. Шулай булгач, ни өчен калырга кирәклеген аңлатып тормадылар. Тик мин соңыннан, еллар узгач кына, баталарның тәрҗемәсеннән ни өчен калып торырга кирәклеген аңладым…

ҮТӘЛМӘГӘН ӘМАНӘТ ҺӘМ СЫНАУ

Берничә ел вакыт узды. Бервакыт, өйдә нәрсәдер эзләгәндә, баталар яздырылган теге аудиотасма килеп чыкты. Савытына тәрҗемә язылган кәгазь дә кыстырылган иде. Кабызып тыңладым, язылганны укыдым. Һәм нәрсә ишетәм: мәрхүм бабалар рухлары җиткергән сүзләр тормышка ашкан бит! Әйтелгән сынаулар узылган. Хәтта минем өйләнәсе ел, фасылы белән алдан әйтелеп, чынбарлыкка туры килгән булып чыкты.

Ләкин, кәгазьдә серле сүзләр һәм аңлашылып бетми торган җөмләләр дә язылган иде. Арада: «касиет», «Төркистан» һ.б. дигәннәре дә бар. Аны хәзер аңлыйм мин, касиет, тәрҗемә төрләрен гомумиләштереп әйткәндә, – рухи сәләт ул. Ә ул вакытта тасма табылгач, уйга калдым. Батадагы кайбер сүзләр күңелгә тынгылык бирмәде.

Әллә борчулардан булдымы, бервакыт сәламәтлек, үзе авыртусыз, үзе күңелсез үзгәреш кичерде: үт куыгыннан чыккан үт суы авыз эченә кадәр үтә. Нәрсә булса-булыр – табибка бармадым. Җәй җиткәнне көттем дә, яз ахырында Алматага чыгып киттем.

Юлга чыгар алдыннан үт куыгы төзәлеп киткәндәй булды, хәтта берничә көннән ул турыда онытып та җибәргән идем.

Биш атага бу юлы күпмедер дәрәҗәдә әзерлекле бардым. Шул ук юл, шул ук чиксез дала, шул ук төрбәләр…

Баш иеп, ниятләнеп, ихлас күңел белән килүемә карамастан, беренче батада ук мәрхүмнәрнең рухларыннан миңа карата ачулы «канәгатьсезлек» килеп иреште: Төркестанга олы сәфәргә барырга кушылган, нишләп әйткәнгә колак салмаганмын, янәсе.

Бата вакытында шулай ук беренче кабул ителешкә аңлашылып бетми торган билгеләр, үгет, кемнәрнедер кайгыртырга, ярдәм итәргә кушкан сүзләр яңгырады. Билге дигәннән, берсе аның болай иде: «Өеңә кайткач, сары килер, аптырама моңа, улым, бу сынау». Тагын бер батада миңа, исеме әйтелмәгән бер дус кешемә, берничә буын бабаларын искә алуны оештыру кирәклеген әйтергә кушылды. Кайсы дус икәнен аңладым. Ләкин аптыратканы шул булды: каян килеп аккуларга дустымның мәрхүм бабалары исемнәре мәгълүм?! Шул ук кеше турында озакламый кара тулпар алачагы әйтелде. Кара тулпар ул күчерелмә мәгънәдә, ә асылда – кара машина. Юл йөрү куркынычсызлыгы чарасы буларак нәрсә эшләргә тиешлеген дә кайтып хәбәр итәргә кушылды. Мәрхүм рухларының миңа карата кистереп әйткән төп сүзе дә яңгырады – Төркестанга бар!

Ул чакта җәйгә кереп барган вакыт, көньяк Казахстанда хаҗ сәфәрендә йөрерлекмени – челлә. Татарстанга кайтып киттем. Өйгә кайтып барганда тагын авызга үт килә башлады.

Дустым, чыннан да, берничә айдан кара машина алды. Махсус түгел, шулай туры килде. Мин әйткәнне калганнар да үтәде. Шуннан соң үт килү тукталды.

КЫРЫК АТАДАН КЫРЫК БАТА

2014нче елның сентябрендә мин янә Алматага барып, Төркестан җиренә аяк бастым. Безнең төркемдә булган унҗиде кеше биш көн буена төрлечә сынау узды. Болар турында барлык нечкәлекләре белән, бәйнә-бәйнә сөйләргә ярамый, әлбәттә. Ләкин, хикмәт-гыйбрәт өчен, кайберләрен әйтми булдыра алмыйм.

Сәфәр вакытында кыска вакытка гына туктала-туктала барсак та, гел юлда булдык, табигатьнең әллә нинди искитмәле урыннарын күрдек, дистәләгән бөекләрнең: Укаша атаның, Гайшә Биби, Салман Фарсы, һ.б. кабер-төрбәләрен зиярат кылдык. Кайда гына булсак та, һәр урында могҗиза күрдек. Хәтта таш арасында, биек тауда урнашкан Акбураның искитмәле матур төрбәсенә төнге бердә барып чыктык. Әлеге шомлы караңгылыкта, куркыныч кыялар арасында Акбура төрбәсен даими карап торучы кешенең хуҗалык корып шунда яшәп ятуы үзе бер гаҗәп булды. Ул моны хөкүмәт күрсәтмәсе белән түгел, үзенең күңел кушуы буенча эшләгән. Һәм без барып күргән шактый гына кабер-төрбәнең дә карап торучысы бар икән. Шунда хаҗилар өчен тукталып ял итү, кунып калу шартлары да тудырылган.

Меңәрләгән чакрымнар узып, кайсы бөекнең, кайсы мәрхүмнең төрбәсе янында тукталсак та, без хәер-догада, һәрвакыт тәһарәтле булырга тиеш идек.

Тәүлеккә берничә сәгать кенә йокы тия торган ул көннәрдә мин эчке дөньям белән үзгәрә башладым. Элек алганнары да, әле менә төнге өчтә алган баталар да бик хәтәр уйландыра. Ныклы дип уйлап йөргән фикер-инанычларга башка таяну ноктасыннан, башка күзлектән карый башладым. Дөрес, бата һәр кешегә төрлечә төшә, ә минеке күңелемне тәмам тынгысызлады.

Казах халкының борынгы тәңречелектән килгән бөек бабалар культы гадәтләрен ничек итеп ислам дине йолалары эчендә саклап килеп, бүгенге көндә дә шуның яңарышын кичерүен күрдем. Минем элек күрмәгән нәрсәләрне күңел күзем күрә башлады. Безнең дә бит исеме дә телгә алынмый ятучы, пәйгамбәрләргә тиң бөекләребез, искә алып дога көтеп ятучы дистәләгән ханнарыбыз, йөзләгән, бәлки меңәрләгән бөекләребез – руханиларыбыз, тарханнарыбыз, морзаларыбыз, бәкләребез һәм милләтебез өчен изге һәм кадерле урыннарыбыз бар. Ни өчен казахлар баш сөяге Эрмитажда ятучы соңгы ханнары Кенесарыны олылап, догадан калдырмый да, ни өчен татар халкы Казанның соңгы ханы Ядкарьнең каберен дә белми, рухын да искә алмый?! Ә бит башка бөекләребез дә кадерләп, дога белән искә алуны көтеп яталардыр.

Безгә шуны аңларга кирәк, көрәш ул без яшәгән яссылыкта гына түгел, ә күренмәс дөньяда да бара. Милләт ул җирдә генә башланып, җирдә генә бетми. Милләтләрне ярату ул Аллаһ-Тәңренең эше!

…Әллә безгә Аллаһ-Тәңре кушканнардан ерак торып, бабалар тәҗрибәсен онытып, баталарын тыңламый-ишетмичә, һаман да аңлашылмый торган «кыйммәтләр» буенча яшәү ошыймы?!

Дамир ШӘЙХЕТДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии